ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

23 яшьлек блогер Гүзәлә һәлак булган: ире һәм кайнанасы җәберләгән, дип уйлыйлар

0

Телеграм-каналларда тетрәндергеч видео чыкты: бер хатын-кыз күп катлы йортның тәрәзәсеннән егылып төшә. Ул – Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә яшәгән 23 яшьлек бьюти-блогер һәм косметолог Гүзәлә Мәхмәткулова. Үзенең матур тормышы турында социаль челтәрләрдә сөйләгән һәм башкаларны матур итәргә тырышкан яшь хатынның гомере шулай фаҗигале тәмамланган. Прокуратура фаразынча, ул бу адымга үзе барган, дип яза gazeta.uz.

Әмма социаль челтәрләрдә «хатын-кызны тәрәзәдән төртеп төшергәннәр, аны кайнанасы һәм ире җәберләгән» дип фаразлыйлар. Видеороликта аның башта куллары белән тәрәзәдә асылынып торуын һәм балконга тотынырга тырышуына да игътибар итәләр: хатын-кызның яшәргә тырышуын әйтәләр.

Үзбәкстанда көч куллану очракларына каршы көрәшә торган порталда – «Nemolchi.uz» сайтында видео чыккан булган. Анда Гүзәләнең иптәш кызлары белән язышкан скриншотларын куйганнар. Алардан аңлашылганча, Гүзәлә ире һәм кайнанасы белән авыр мөнәсәбәтләрдә булган. Бер иптәш кызына Гүзәлә: «Үлсәм, яхшырак булыр кебек», – дип язган булган.

«Һәлак булган хатын-кызны өендә җәберләгәннәр, шуңа да ул үзенә кул салган. Аны шушы чиккә җиткергәннәр дип фаразлыйбыз. Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләрен көтәбез», – дип яза «Nemolchi.uz».

Гүзәлә иптәш кызларына ирен өйдә сирәк күрүен, яратмавын, «симез һәм ямьсез» дип кимсетүен әйтә торган булган. Кайнанасы исә сүзе белән генә җәберләп калмаган – Гүзәлә иптәш кызларына ул калдырган көйгән эзләрне күрсәткәләгән. «Үземә ышанычым юк», «үләсем генә килә» дип әйткән сүзләрне еш әйткән. Гүзәләнең ир туганы, «безнең гаилә бу хакта берни дә әйтергә теләми» дип, комментарийлар бирмәгән.

Япь-яшь хатын-кызның үлүе Үзбәкстан җәмәгатьчелеген тетрәндергән. Җырчы Муниса Ризаева болай дип язган: «Барлык Үзбәкстан кайгыда! Кеше болай гына 8 каттан егылып төшми! Нинди чиккә җиткерергә кирәк кешене! Әллә аны ыргытканнармы?» Урикгули псевдонимлы блогер болай дип яза: «Бу суицид булганмы, җинаятьме – анысын тикшерү күрсәтер. Әмма һәлак булучының гаиләдә ничек яшәгәнен инде беләбез».

Гүзәлә кияүгә быел яз гына чыккан булган. Аның блогында 116 мең язылучы бар. Кызны җирләгән көнне аның блогында пост чыга – «авырлы булуы һәм башка имеш-мимешләргә ышанмагыз, дога кылыгыз» дип язганнар.

Гүзәләнең кайнанасы Сәмәрканд шәһәрендә зур урында – Сәламәтлек саклау системасында җитәкче булган. Хатын кайнанасының 22 яшьтә 2 баласы булуы, ә Гүзәләнең 23 яшьтә «хәтта бала да таба алмыйсың» дип әйтүен язганнар. Гүзәлә бу проблемалары турында әнисенә сөйләмәвен әйткән. Иптәш кызлары ир туганына «килен гел көйгән эзләр белән йөри» дип язган, әмма егет бу зарларга игътибар итмәгән.