7 миллион кешенең башына җиткән COVID-19 пандемиясенә биш ел
COVID-19 вирусы турында беренче ишеткән көннән 5 ел узганын аңлау да авыр. Бөтен дөньяда әллә ничә айлар буе төп сүзләр – «битлек», «антисептик», «үзизоляция» булды. Кешеләр өйләреннән чыгарга куркып торды, көн саен авыручылар, үлүчеләр турында мәгълүмат өйрәнде, дип яза «Смартпресс» сайты яза.
Пандемия хронологиясе
2019 елның декабрендә Кытай хакимияте Ухань шәһәрендә билгесез пневмония таралуы турында хәбәр итте. Инде 2020 елның гыйнварында КНР эпидемиологлары пневмонияне яңа типтагы коронавирус китереп чыгарганын ачыклады.
20 гыйнварда Кытайдан читтә – Таиландта инфекция очрагы теркәлә. Күп тә үтми, мондый хәбәрләр башка илләрдә дә ишетелә башлады.
30 гыйнварда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «яңа коронавирус таралу – халыкара әһәмияткә ия хәл» дип игълан итте.
Белоруссиядә коронавирусның беренче очрагы 2020 елның 27 февралендә Ираннан килгән студентта ачыклана.
2020 елның 11 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковид пандемиясе турында игълан итте.
Пандемия бик тиз үсеш алды. Кайбер илләрнең хакимиятләре төрле чикләүләр кертә башлады: чикләрне япты, авиарейсларны туктатты, халыкны битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә, дистанция сакларга һәм үзизоляциягә китәргә мәҗбүр итте.
Пандемия төгәлләнү турында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2023 елның 5 маенда игълан итте.
Бу вирус каян килеп чыкты?
COVID-19ның төгәл килеп чыгышы әле дә булса билгеле түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, вирус лаборатория шартларында (мондый гипотеза да булган иде) түгел, табигый юл белән килеп чыккан, дигән фикердә.
«The Lancet», «Cell» һәм «Nature» мәгълүматлары буенча, вирус кеше организмына Ухань шәһәрендәге Хуанань хайваннар һәм диңгез ризыклары базарында сатылган ярканат ите белән кергән булырга мөмкин. Бу хайваннар коронавируслар өчен «резервуар» булып санала.
Үлүчеләр саны
Пандемия вакытында авыруның рәсми рәвештә 777 млн очрагы һәм 7 млн чамасы үлем очрагы теркәлгән.
Абсолют үлүчеләр саны буенча ковидтан иң нык зыян күргән илләр: АКШ (1,1 млн кеше үлгән), Бразилия (0,7 млн кеше үлгән) һәм Һиндстан (0,5 млн кеше үлгән).
Коронавирустан вакцина
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, хәзерге вакытка дөньяда ковидтан 13,64 млрд доза вакцина ясалган. 5,5 миллиардтан артык кеше бер дозасын булса да ясаткан, ә тулы вакцинацияне 5,1 млрд кеше узган.
Иң күп прививканы Кытайда (1,3 млрд кеше), Һиндстанда (1 млрд кеше), АКШта (270 млн), Индонезиядә (240 млн) һәм Бразилиядә (185 млн) ясатканнар.
Икътисади нәтиҗәләре
Бөтендөнья банкы бәяләмәләре буенча, 2020 елда пандемия башлангач дөньякүләм тулай эчке продукт 3,2 процентка кимегән, БМО докладына караганда, бу күрсәткеч бөтенләй 4,3 процентка төшкән дә.
Халыкара валюта фонды мәгълүматлары буенча, 2020 елдан 2023 елга кадәр дөньякүләм икътисад югалтулары рекорды 3,7 триллион доллар булган. Пандемия барыннан да бигрәк үсеш алган алган илләргә икътисади зыян салган, чөнки аларның күбесе кырыс карантин чаралары кертте.
Ә хәзер ничек?
Табиблар, бүген дә коронавирус беркая да юкка чыкмады, дип әйтә. Тик ул, грипп кебек, сезонлы вирус һәм инфекцияләр рәтенә күчкән.
Хәзер дөньяда коронавирусның яңа XEC төрле актив тарала башлады. Ул Белоруссиядә дә теркәлгән.
Коронавирус һава-тамчы һәм контакт юлы белән йога. Аның билгеләре ОРВИ һәм грипп билгеләренә охшаш. Мәсәлән: ютәл, тамак авырту, хәлсезлек, баш авырту, тән сызлау, температура күтәрелү, тән калтырану, аппетит һәм ис сизү югалу.
Авыру билгеләре һәм аларның чагылу көче организмның индивидуаль үзенчәлекләренә һәм иммунитет халәтенә бәйле, ди табиблар.
Авырган кешеләр шулай ук «постковид синдромы»ннан да интегергә мөмкин. Алар арасында бик тиз ару, тын кысылу, хәтер һәм йөрәк-кан тамыры системасы белән проблемалар, ашкайнату эшчәнлеге бозылу бар.