Грузиядә полиция белән бәрелешләр дәвам итә – «Молотов коктейль»ләре дә эшкә җигелгән
Грузиядә полиция белән бәрелешләр инде дүртенче тәүлек дәвам итә. Илдә хакимлек иткән «Грузия хыялы» фиркасе куйган премьер-министр Ираклий Кобахидзе Европа Берлегенә керүне 2028 елга кадәр кичектерү турында карар чыгаргач, Европа тарафдарлары урамнарга чыкты. Башта чагыштырмача тыныч рухта башланган каршылык хәрәкәте урамнарда полиция белән бәрелешләр белән дәвам итә. Митингка чыгучылар баррикадалар кора, тәгәрмәчләр яндыра, полициягә фейерверклар белән ата. Полиция резин тәпәчләр белән аларны куып таратырга тырыша. Кичә исә полициягә «Молотов коктейль»ләре – яндыра торган сыеклык тутырылган шешәләр аткан видео таралды. Роликтан аңлашылганча, шешә бер полицейскийга тия, ул яна башлый. Полиция исә резина пулялар белән ата башлаган.
Митингка чыгучыларга президент Саломе Зурабашвили кушылды. Аның вәкаләтләре 16 декабрьдә төгәлләнә, әмма президент вазифасыннан китмәячәген белдерде – чөнки ул илдә узган сайлау нәтиҗәләрен танымый.
Грузия «чит ил агентлары» турында карар кабул иткәч, Европа Берлеге Грузияне кабул итү турында сөйләшүләрне туктатты. Кобахидзе Грузия кабул иткән карарны, «илне шантажлау»ны туктату өчен генә кирәкле чара, дип аңлата. Премьер-министр әйтүенчә, 2028 елда ил Европа Берлеге белән сөйләшүләр өчен әзер булачак.
29 ноябрьдә полиция 107 кешене тоткарлады. 30 ноябрь – 1 декабрьдә полиция митингка чыкканнарны парламент бинасы яныннан куып җибәрә алды.
Грузиянең эчендә сәяси көрәш бара. Грузиядә барган вакыйгаларга протест белдереп, Көнбатыш Европа илләрендәге илчеләр отставкага китә, дип яза РБК. Шулай ук Оборона министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Конституция суды хезмәткәрләре дә отставкага китеп, илнең курсына протест белдерә.
Грузия премьеры халыкны таралырга өндәде, әмма әлегә моның нәтиҗәләре юк.
Илдә көч структураларының митингтагылар ягына чыккан очраклары юк.