Күрше төбәктә көнче ир хатынын буып үтергән
Башкортстанның Иглин районындагы Иглин авылында яшәүче ир-ат хатынын үтерүдә шикләнелә. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Тикшерү версиясе буенча, 29 ноябрьгә каршы төндә ир белән хатын талаша, низаг көнчелек аркасында чыга.
Ярсыган ир хатынын буып үтерә, аннары хатын үзен үзе үтергән кебек итеп куя. Шуннан соң ир үзенә кул сала.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.