Гүзәлем яңа туган сабыеның исемен әйтте
Шушы көннәрдә Гүзәлем белән Салават Миңнехановның улы туды. Гаиләдә күңелле мизгелләр…
«Тормышымның «Минем бәби көткән чагым» исемле гүзәл бүлеге тәмамланды. Аллаһым, балама бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле-гүзәл тормыш насыйп ит. Безнең баһадир Ибраһим улыбыз 3955гр, 55см булып туды, Сөбханаллаһ», – дип шатлыгы белән уртаклаша Гүзәлем.
Шулай ук ул язылучыларына кап-кара чәчле улының видеосын да күрсәтте.
Салават улына Ибраһим кушарга теләве турында узган ел ук хәбәр иткән иде.
«Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда 2 малай. Шуларга исем куштылар», – дип сөйләгән иде Гүзәлем былтыр «ТНВ» телеканалына кунакка килгәч.
«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип, төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават ул вакытта.
«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – дигән иде Гүзәлем.
Иҗади гаиләнең зур хыяллары чынга ашты! Нәни Ибраһим бәхетле гаиләнең бәхетле сабые булып үссен !