Әлфия Йосыпова: «Татар теле, әдәбияты юнәлешен тәмамлаучылар беркайчан да югалып калмый»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында профессор, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпованың Казан университетында татар телен укыта башлау, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасын булдыру темасына ачык лекция уздырды.
Әлфия Шәүкәт кызын тыңларга КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары һәм мөгаллимнәре, чит илләрдән килгән студентлар җыелган иде.
Профессор үзенең лекциясендә, Казан университеты ачылуыннан башлап, бүгенге көнгәчә институт эшчәнлеге, андагы татар телен укыту эшчәнлеге белән таныштырды, кызыклы фактларга игътибар итте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мәгълүм булганча, 1804 елда, Александр I указы белән, башкалада Казан Император университеты ачыла, баштан анда 4 факультет булдырыла. Аларның берсе – «Факультет словесности» – тел белеме факультеты була. Шушы телләр факультетында Көнчыгыш телләр укытыла башлый. Көнчыгыш телләргә гарәп, фарсы, төрек телләре керә, шулар белән бер рәттән татар телен укытуга да ишарә була. Ләкин укыту бераз соңрак башлана. 1812 елда татар теле Казан университетының укыту программасына кертелә. 1812 елдан алып 1829 елга кадәр университетта татар теле укытучысы булып Ибраһим Хәлфин эшли. Соңрак, 1829-1846 елларда бу өлкәдә Мирза Александр Казем-Бек эшчәнлек алып бара, 1846-1855 елларда татар телен укыту Илья Березинга йөкләнә. Шулай ук, 1842-1855 елларда татар телен һәм татар теле белән бергә татар каллиграфиясен Мөхәммәдгали Мәхмүдов укыта.
1855 елда Казан университетында Көнчыгыш телләрне укыту туктатыла, профессорлар һәм укытучылар, Казан университетының Көнчыгыш бүлеге студентлары Петербург университетының Көнчыгыш телләре факультетына күчерелә. Кызганыч, алар белән бергә бу юнәлештә тупланган китапханә дә Санкт-Петербургка китә.
Бары тик берничә ел үткәннән соң, 1862-1872 елларда Николай Ильминский университетта татар телен укыта башлый. Ильминскийдан соң аның эшен Николай Катанов дәвам итә. Ләкин бу чорда университетта татар теле фәнни яктан түгел, гамәли яктан өйрәнелә. Чөнки Россиядә Көнчыгыш сәясәте өстенлек итә, миссионерлык чәчәк ата, шушы юнәлештә кадрлар әзерләү өчен, татар телен гамәли яктан өйрәтә башлыйлар.
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
1921 елда Татарстан республикасы төзелә, татар теле дәүләт статусын ала. Берничә ел онытылып торган татар теле яңадан гамәлгә керә башлый. Татарстанда бөтен төр уку йортларында, төрле оешмаларда, заводларда татар телен укыту курслары барлыкка килә. 1928 елда Казан университетында Совет хокукы факультеты ачыла, әлеге факультетта беренче тапкыр Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы булдырыла, аның мөдире итеп Мөхетдин Корбангалиев билгеләнә. Ул төрле белгечлекләр студентларына татар телен укытуны тәэмин итүче кафедраны 1930-1940 елларда җитәкли. Мөхетдин Корбангалиев русларга татар телен өйрәтүнең уникаль методикасын уйлап таба, дәреслекләр төзи.
1940 елда университетта Тарих-филология факультеты торгызыла. Ул вакытта татар, рус, тарих фәннәре бер факультетта укытылган. Шушы факультет нигезендә 1944 елда Казан Дәүләт университетында Татар теле, әдәбияты бүлеге ачылу турында карар кабул ителә. Бүлеккә мөдир итеп Рабига Хәкимова билгеләнә. Рабига Хәкимовадан соң кафедра мөдире итеп Хатыйп Госманов билгеләнә. Хатыйп Госман кафедра белән 1960 елга кадәр җитәкчелек итә. Һәм 1960 елда кафедра икегә аерыла, икенче кафедраны Мирфатыйх Зәкиев җитәкли.
1955-1960 елларда бүлеккә кабул итү арта. 25 студент кабул ителә башлый, читтән торып уку бүлеге ачыла, анда да 25 студент кабул ителә. Бу чорда институтны тәмамлаган студентлар арасында киләчәктә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен дөньяга чыгаручылар шактый күп була. Татар теле бүлеге үзен үзе кадрлар белән тәэмин итә башлый. Бүлекне тәмамлаучылар аспирантура бетереп диссертацияләр яклый, Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә хезмәт итә, белем бирәләр.
1971-1980 еллар да бик уңышлы еллар була. Бу елларда укыган студентлар арасында танылган мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар, шагыйрьләр бик күп. 1980-1990 елларда бүлекне 474 кеше тәмамлый. Галимнәргә тукталсак, бу елларда институтны Дания Сәлимова, Фәрит Яхин, Фәрит Бәширов, Рөстәм Маликов, Әлфия Йосыпова, Ким Миңнуллин, Дания Заһидуллина кебек фән белгечләре тәмамлый.
Алга таба 1989 елда Казан университетында бик мөһим вакыйга була. Бу елда татар теле, әдәбияты бүлеге Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультеты дип үзгәртелә. Кабул итү арта, 25 урынына 40 абитуриент кабул ителә башлый, факультетның деканы итеп Тәлгат Галиуллин билгеләнә. Тәлгат Нәбиевич факультетны 10 ел җитәкли, 2000 еллар башында, декан итеп, профессор, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев билгеләнә. 1990-2000 елларда факультетны тәмамлаган кешеләр арасында бүгенге көндә фән дөньясында танылган яшь галимнәр күп була.
Фото: © «Татар-информ", Салават Камалетдинов
Хәзерге вакытта да институт фәнни яктан зур эшләр башкара. Институтта төрле елларда берничә фәнни мәктәп булдырылган һәм бүгенгәчә эшләп килә. Зур галимнәрнең җитәкчелегендә аның шәкертләре, шәкертләренең шәкертләре берләшеп, фәнни хезмәтләр язалар. Бездә иң зур фәнни мәктәп – Мирфатыйх Зәкиев барлыкка китергән һәм җитәкләгән Татар телен синхрониядә һәм диахрониядә өйрәнү. Без барыбыз дә – Зәкиев мәктәбе вәкилләре. Икенче зур мәктәп – үз чорында төрки халыклар арасында беренче булып барлыкка килгән мәктәп – Төрки-татар ономастика мәктәбе. Аның башында күренекле галим, профессор Гомәр Саттаров торды. Бүгенге көндә аның эшен шәкертләре дәвам итә. Тагын бер фәнни мәктәп – Флера Сафиуллина булдырган Лингвометодика фәнни мәктәбе. Ул 1990 елларда татар теле укытыла башлагач, «нәрсә белән укытырга» дигән сорауга җавап итеп, яңа дәреслекләр язды. Шуңа күрә без аны лингвометодик мәктәпне торгызган галимә итеп искә алабыз. Флера Садриевна – татар факультетында укучы студентларны дәреслекле иткән шәхес.
Тюркологиядә, шул исәптән татар телендә барлыкка килгән яңа фәнни мәктәп Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә лингвокультурология юнәлешендә төрки дөньяда беренче тапкыр татар теле җирлегендә формалашты, аның җитәкчесе – беренче тапкыр бу темага диссертация язып, үзенең мәктәбен булдырган һәм бик күп кандидатлык, докторлык дәрәҗәле диссертацияләр белән җитәкчелек иткән Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов. Шушы мәктәптә Раушания Нурмөхәммәтова, Фирүзә Сибгаева, Гөлнара Җамалетдинова татар телендә лингвокультурология юнәлешен булдырып, шул аспектка караган фәнни эшләр башкаралар.
Тагын бер кызыклы проект – 2013 елда институт базасында булдырылган «Tatarica» журналы. Ул – шулай ук тюркология, татар теле мәсьәләләрен үз эченә алган журнал. Бу журнал дәүләт программасы нигезендә гамәлгә куела. Татар теле, әдәбиятына караган мәкаләләр бастыра.
Безнең югары мәктәп җирлегендә проект дәрәҗәсендә Каюм Насыйри институты эшли. Ул 15 үзәкне берләштерә, үзәкләр Россиядә татарлар күпләп яшәгән регионнарда һәм чит илдә эшләп килә. Бу институт – татар телен дөньяга тәкъдим итүче, пропагандалаучы институт булып тора.
Беларусиядә Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты үзәге ачылу тантанасында. 2024 ел
Фото: © Каюм Насыйри институты матбугат үзәге
Сез әлегә укыйсыз һәм еш кына, менә мин укып бетергәч кая барырмын инде, нәрсә эшләрмен, эш таба алырмынмы, дип уйланасыздыр. Әлбәттә, күпләрегез укытучы булыр, фән юлыннан китәр, журналист булыр, әмма ләкин дөнья шундый, сезне башка төрле юнәлешләргә дә илтеп ташларга мөмкин. Ләкин татар теле, әдәбияты юнәлешендә белем алучылар беркайчан да югалып калмыйлар, – дип тәмамлады үзенең лекциясен Әлфия Шәүкәт кызы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Казан университетында ачылган Татар бүлегенең 80 еллыгына багышланган «Канат ярганда» дип исемләнгән тантаналы кичә 30 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында узачак.