Альберт Вәлиуллиннан премьера: «Хыяллар»
Татар эстрадасында кинәт пәйда булган Альберт Вәлиуллин актив рәвештә иҗат итә. Ул тамашачыларын кабат яңа җыры белән куандыра.
«Хыяллар» җырының авторлары – Булат Шәрипов һәм Зәлия Нуриәхмәтова.
«Хыялларым, акбүз ат сыман,
Ашкыналар һаман еракка.
Мине эзлиләр алар язмыштан,
Нидер җитми минем йөрәккә.
Хыяллар, хыяллар, корасыз оялар
Сагышлы йөрәгем түренә, түренә.
Өметләр уяна, күңелләр моңлана,
Йолдызлар сибелә күгемә…»