ru24.pro
Intertat.ru
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Мөслимдә әдәби десант: язучыларга ошаган/маган станция, язучы өчен иң зур дәрәҗә нәрсә?

0

Иртүк ТР Язучылар берлеге бинасы яныннан Мөслим районы якларына 20 ноябрь көнне кузгалып киттек. Әдәби десант делегациясен ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла җитәкләде. ТР Халык язучылары, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары Марсель Галиев һәм Нәбирә Гыйматдинова, Язучылар берлегенең экс-рәисе Рафис Корбан, күренекле язучылар Рифат Җамал, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Рахман Шәфыйгуллин, язучы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ белән аралашып, хәл-вакыйгалар турында сөйләшеп һәм төрле кызыклы хәлләрне искә алуларын тыңлап барып җиттек. Юл сизелмәде дә. Мөслимдә исә делегациягә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Тукай премиясе иясе Факил Сафин, танылган шагыйрә һәм радиожурналист Әлфия Ситдыйкова һәм Әлмәттән каләм остасы Минзифа Әхмәтшина белән шулай ук ТР Язучылар берлегенең экс-рәисе, Тукай премиясе рәисе, Актаныштан Мөхәммәт Мирза кушылды.

Мөслимнең үзәк китапханәсендә

Мөслимдә Әдәбият һәм сәнгать көннәре ничек башланды?

Күпсанлы чаралар циклы хакимияттә җитәкчеләр белән очрашудан һәм программа белән танышудан башланды.

«Республика әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, райондашларны һәм яшь буынны алар белән якыннан таныштыру безнең районның матур традициясенә әйләнеп китте. Без үзебезнең якташ язучыларның юбилейларын һәм истәлекле даталарын бергәләп үткәрергә тырышабыз. Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен рәхмәт!» – дип сәламләде әдипләрне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова безне ике көнлек бай эчтәлекле программа белән таныштырды.

«Без күтәренке күңел белән килдек Мөслимгә. Чөнки Мөслим – республикада аерым бер урын тота. Халкының бердәмлеге белән дә, сәнгатькә, әдәбияткә мәхәббәте белән дә. Бу очрашулар безнең традицион, 20 еллап дәвам итә. Шуңа күрә дә, бик эчтәлекле, җылы программа көтәдер безне», – диде ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Аннан соң бөек җырчы Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан «Мөслимлеләр әдәбиятта һәм сәнгатьтә» музеена юл тоттык. Юл уңаеннан әдипләребезне Мөслимнең брендына әверелгән казның статуясы янына бастырып та фотосурәткә төшереп алдым. Мөслимдәге Бөтенроссия кимәлендә үткәрелеп килгән Каз өмәсе фестиваленең даны еракларга таралды инде күптән.

Язучыларны иң башта «Шәхесләр станциясе»нә алып килделәр. Анда Мөслим ягыннан чыкккан күренекле кешеләр турында мәгълүмат тупланган. Электрон таблодан да, күпсанлы фото, стендлардан мәгълүмат алырга була торган «ноу-хау».

Күренекле шәхесләребез белән горурланып яшибез. «Шәхесләрдән бизәлә туган як тарихы» дип исемләнгән электрон станцияне тәкъдим итү тантанасында барыгызны да күрүгә шатбыз һәм сәламлибез. Әлеге электрон станция безнең районда өчәү. Икесе Батырлар йорты музеенда урнашкан. Беренчесе аның Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган, ул безнең шулай ук өч бүлектән тора: сугыш, тыл ветераннары һәм дәһшәтле еллар балаларына багышланган. Икенче станцияне булдыру максаты – махсус хәрби операция фронтларында һәлак булган ир-егетләр истәлекләрен мәңгеләштерү. Аңарда шулай ук Әфган, Чечен сугышы ветераннары турында мәгълүмат тупланып бара, – дип башладылар чараны мөслимлеләр.

Бездә ел саен язучылар һәм шагыйрьләр Әдәбият һәм сәнгать көннәренә килгәндә, районыбызга нинди дә булса яңалык кертергә һәм сәнгать әһелләренә бу хакта сөйләргә, яңарышлар белән таныштырырга тырышабыз. Безнең әлеге Әдәбият һәм сәнгать музеена үзебезнең җирлегебездә туып-үсеп иҗатта танылган шәхесләр турында мәгълүмат җыелган иде. Әмма елдан-ел мәгълүмат арта тора. Һәрвакытта да мондагы стендларны яңартып, тулыландырып тору чыгымнар сорый, шуңа күрә дә, без мондый электрон станция булуы бик уңайлы булачак, дигән фикердәбез. Әлбәттә, станциянең электрон экранында күрсәтелер өчен мәгълүмат кирәк. Бу җәһәттән исә музейның хезмәткәрләре Равил Тимкин, Нәзирә Бәдертдиновалар зур тырышлык куя, – диде станция ачылышында район башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы.

Танылган иҗат әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә заманча бер ысул булып торган станциянең нечкәлекләре белән музейның фәнни хезмәткәре Равил Илдар улы таныштырып узды.

Музейга, теге яки бу шәхескә багышланган почмак ясау нияте белән киләләр. Ләкин 2015 елдан безнең язучыларга багышланган зал төп музейда бар инде. Әмма анда бик кысырык булу сәбәпле, ул мәдәният йорты бинасына күчте. Мондый станция бик кулай. Әлбәттә, язучыларыбыз үзләре турында үзләре материаллар тәкъдим итсәләр, бик яхшы булыр иде. Әле биредә станция тулыландыру стадиясендә. Бу станциягә яшь буыннан әдәбият һәм сәнгатьтә билгеле шәхесләрне дә кертмәкче идек, – дип сөйләде ул.

Электрон экран форматында булган станция чыннан да шактый уңайлы җайланма икән. Моңа үзебез дә инандык. Шулай да мөхтәрәм язучыларыбызның күңелләренә «станция» сүзе бик хуш килмәде… Нигә дисәк?! Татарча түгел. Икенчерәк исем белән үзгәртергә, дигән фикерләрен һәм бу электрон җайланманы баету буенча киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Станция Әдәбият һәм сәнгать көннәре программасында «киоск» дип тә аталган иде.

Бу көнне әлеге станциягә Мөслим сандугачы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов һәм җирлектә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Лилия Шәймиева белән Марсель Гыйльфанов исемнәре дә өстәлде. Әйтергә кирәк, Лилия ханым – безнең коллегабыз, «Татмедиа» АҖ «Мөслим-информ» мөхәрриятендә эшли.

Лилия Шәймиева

Ркаил Зәйдулла: «Минемчә, чын язучы икән кеше, шуннан да зур дәрәҗә юк! Әгәр дә аның язганнары халык күңеленә барып җитсә, бу инде – әдәбиятта үз урыны булган язучы»

Көннең икенче яртысында «Мизгел» яшьләр үзәгенә бару булды. Билгеләп үтик, «Мизгел» әле чагыштырмача күптән түгел генә зур төзекләндерү эшләреннән соң ачылды. Бик матур, яңа! Янәшәсендә генә, ерак түгел Җиңү паркында да булдык, мемориалга чәчәкләр салдык.

Биредә «Кадерледән дә кадерле туган үскән ил генә» диелгән түгәрәк өстәл артында әдәбият турында фикер алышулар кызу барды.

Бу тематика бик гади дә, җәелеп китсәң – бик катлаулы да! Шулай да сүземне бер мәзәк хәл белән башлыйм әле, бу – әдәбияткә керә микән, юк микән… Менә чибәр кыз Эльвира барыбызның да нинди премия, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булганыбызны тәфсилләп атады. Беркем дә рәнҗемәгәндер, затлы исемнәрегез онытылмагандыр.

Шәмсия Җиһангирова:

Минеке онытылды бит әле. Мөслим районының шәрәфле гражданкасы мин.

Ркаил Зәйдулла:

Элекке заманда мәзәк хәлләр аеруча күп була торган иде. Шулай итеп татар язучылары бер төбәккә баргач, алып баручы әдипләрнең югары регалийларын санап киткән инде: Югары Советы депутаты, Тукай премиясе иясе, Андерсен дипломы ияләрен… Безнең 20нче гасырның икенче яртысындагы иң бөек язучы дип саныйм – Әмирхан Еники утыра икән. Алып баручының кәгазендә «Әмирхан Еники – язучы» дип кенә куелган икән… Бу шуны укый да, моңа да азрак булып тоелгандыр инде, «Чаян» журналы редколлегиясе әгъзасы, ди. Минемчә, чын язучы икән кеше, шуннан да зур дәрәҗә юк! Әгәр дә аның язганнары халык күңеленә барып җитсә, бу инде – әдәбияттә үз урыны булган язучы. Ул регалийларны әйтеп узу гадәткә кергән инде, кайчакта рәхәт тә булып китә – башкарган эшләреңне санаулар. Ләкин бу – иң мөһиме түгел!

Бүген иң мөһиме – әдәбиятнең торышы, барышы һәм киләчәге. Бернинди язучыга да рәис буларак, моны яз, тегене яз, дип әсәр яздырып булмый, җәмәгать. Кулдан тотып яздырып булмый, язучының сәләтенә генә түгел, фикер йөртешенә бәйле ул. Без бик катлаулы заманда яшибез, дөнья һәрвакыт катлаулы инде ул. Ләкин күптәннән бу кадәр булган юк иде. Кәефебез дә вазгыятькә, барган вакыйгаларга турыдан-туры бәйле. Канкоеш бара махсус хәрби операция зонасында. Һәлак булган якташларны каршы алабыз, җирлибез. Сезнең районнан да 27 ир-егет бу яу кырында вафат булган икән. Дөрес, язучыларның әсәрләрендә дә бу хәл-вакыйгалар сурәтләнә, әмма ул гомумиләшсен өчен вакыт кирәк. Вакыт һәр нәрсәне үз урынына куя. Безнең менә Бөек Ватан сугышы чорын искә алсак та, сугыш дәверендә зур романнар язылмаган, ә соңрак. Ә кечерәк хикәяләр шул вакытта нәшер ителгән. Менә безнең дә күптән түгел генә Рифат Җамал җитәкчелегендә язучылар Донбаска барып кайтты. Һәм аларның шигырьләрендәме, очеркларындамы шушы вазгыять тасвирланыр, дип уйлыйм. Шуннан соң «Татмедиа» конкурс игълан итте. Махсус хәрби операциядәге ватандашларның каһарманлыкларын сурәтләгән әсәрләре кабул ителә анда, приз фонды да шактый олы. Ул да бер нәтиҗә бирер. Шуннан соң без Язучылар берлеге каршында «Язучы» нәшрияты ачтык. Анда әсәрләрне бастыру мөмкинлеге тудырылган. Берничә ел элек әдәби тәрҗемә мәркәзе булып торган үзәгебез ачылды. Анда төрле телләрдән саллы антологияләр нәшер ителә, китаплар даими рәвештә дөнья күрә.

Туган як, туган тел, диалектлар байлыгы чагылдырган әсәрләр дигәндә, Мөслимдә яшәп иҗат итүче, 90 яшен тутыручы Роза апа Хәбибуллина – ачык бер мисал! Мөслим теле – әдәби телгә иң якыны. Менә бөек, ТР халык язучысы Фоат абый Садриев, атаклы, балалар әдәбияты үсешенә бик зур өлеш керткән Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов, Лилия Садриевалар әсәрләрендә дә Мөслим теле чагылыш таба.

Танылган язучы Марат Кәбировның бер интервьюсында шундый сүзләр әйтүе хәтердә калган: «Элек әдәбият тәрбия һәм идеология коралы булган. Ә бүген ул күңел ачуга корылган әйбергә әйләнеп бара...»

ТР халык язучысы Марсель Галиев:

Мин үзем тумышым белән күрше Азнакай районыннан гына. Шуңа күрә дә Мөслимне сагынып, яратып киләм. Марат Кәбировның бу фикерен ошатмадым әле, килешмим. Элек идеология ачыктан-ачык булса да, хәзер дә бар ул яшерен рәвештә әдәбиятта һәм матбугатта. Бүгенге көндә әдәбият югарырак баскычларга менде һәм примитив идеология белән шөгыльләнми. Хәзер ватанпәрвәрлек мәгънә тудырырлык дәрәҗәдә була башлады. Аны без телевизорны кабызсак та күрәбез.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфыйгуллин:

Безнең язылган әсәрләрне, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк. Әлбәттә, язучыларыбыз хәзер активлыкларын арттырырга, ил күләмендә яңгырарлык әсәрләр язарга тиеш. Әле безнең фәлән йөз ел эчендә Россия күләменә чыккан Гүзәл Яхина кала. Аны күпме тәнкыйтькә дучар итүләренә карамастан. Безнең Татарстанның нәфис фильмнар төшерә торган үз киностудиясе булырга тиеш. Акча юк диләр, бар ул финанслар!

Язучы-шагыйрә, галимә-педагог Рифә Рахман:

Әдәбият дәрьясе үсәргә тиешме, үзгәрергә тиешме? Бу мәсьәлә язучыларны бик нык борчый. Ул, минемчә, журналистларны тагы да ныграк борчый. Безнең берничә журналист барлыкка килде, үзләренең телләре дә бик камил түгел. Һәм алар, без урам телендә язарга тиеш, дигән фикерне алга сөрәләр. Шулайрак үзләре дә язалар. Без әдәби телне сакларга тиеш! Интернет челтәренең киң таралыш алуы да безнең әдәбият теленә шактый зыян салды. Һәр кеше блогер. Блогер булгач, үзе язганнарын халык укыгач – язучы итеп үзен хис итә. Блогерлар арасында татарча хатасыз язган кешене күргәнем юк әле, русларда бигрәк тә хаталы. Без русча әллә ни камил сөйләшмәсәк тә, русча грамоталы язабыз бит. Чөнки, кагыйдәләрне беләбез. Шуннан соң язучылар арасыннан да берничә авторны да беләм: сюжетны төзедем, геройлар бар – калганы редакторлар рәтләп бетерерләр, укучы аңлагач җитә, дип язганнар да бар. Бу – дөрес юлдан китү түгел! Әгәр дә шушы фикерне яклыйбыз икән, без кая барып чыгарбыз?! Төрки халыклар хәтта «нәфис әдәбият» ди бит! Нәфислек – матурлыктан да нечкәрәк, – диде шагыйрә.

Безнең әдәби тел бозылу телевидение белән радиога да бәйле. Анда хатасыз сөйләгәннәр сирәк. Аларның телен бит үрнәк итәбез. Ә әлеге көндә халык фикерне өстен күрә, хаталарга игътибар итми. Бу җәһәттән Язучылар берлегендә берәр утырыш ясау да кирәк, дип исәплим. Бүгенге көн әдәбиятына караганда, борынгы чор, 20нче гасыр башы әдәбиятын укыйм.

Сөйләшү барышында алга таба Язучылар берлегенең экс-рәисе Рәфис Корбанның махсус хәрби операция яугире, Россия Герое Рәсим Баксиков турында повестена да тукталынды. «Казан утлары» журналында басылып чыккан бу әсәренә карата фикерләрен әйтте ул.

Мөслимдә яшь каләм осталары үсә: яшьлек белән илһамлы иҗат

Мөслим районы редакциясе каршында да каләм тибрәтүчеләрне, һәвәскәр язучыларны туплаган әдәби берләшмә эшләп килә. Бүгенге көндә дә җирлектә көнүзәк шигырьләр иҗат итүчеләр дә, башка жанрда каләм чарлаучы иптәшләр дә бар. Яшьләр белән гаять актив эшләүче шагыйрь, 22 мәртәбә МХО райондашларына гуманитар ярдәм илтүне оештырган Рүзәл Минһаҗев белән дә безне таныштырып үттеләр. Ул исә үзенең иҗат җимешләрен укып ишеттерде. Шулай ук шигырьләр иҗат итүче җырчы егет Илназ Морзаханов та язучылар хозурына шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итте.

Рүзәл Минһаҗев

Әлбәттә, олпат язучыларыбыз яшь каләмдәшләренә киңәшләрен бирделәр. Шигырьләрендәге кимчелекләрен тә атадылар, мәсәлән, әлегә ритм аксавын. Шулай да, күңелләрен төшермәскә, ә дәрт-дәрман белән иҗат итәргә өндәделәр. Аларның әсәрләрен Чаллы һәм Әлмәт язучылары утырышларында яки Казанда тикшерергә, дигән тәкъдим яңгыраттылар.

Язучы Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды

Роза Хәбибуллинаның иҗат кичәсе

Район мәдәният йортында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, РСФСРның мәгариф отличнигы һәм хезмәт ветераны Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль иҗат кичәсе оештырылды.

Роза апа – барлык хезмәт гомерен балаларга багышлаган укытучы, китапханәче һәм язучы буларак якташлары тарафыннан хөрмәтле.

«Без Сезне район Советы, башкарма комитет исеменнән ихлас тәбрик итәбез. Бүгенге бәйрәмгә бик күп каләм осталары килде. Сез – үзегез генә түгел, Роза Шакировна, ә гаиләгез белән район үсеше өчен тырышлык куйган, хезмәт иткән кешеләр. Без бөтенебез дә моны яхшы беләбез. Сезнең һәрбер әсәрегез тәрбияви мәгънәгә ия. Алга таба да ныклы сәламәтлек телибез, 90 яшьтә сәхнәдә юбилей үткәрү – зур батырлык ул», – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм юбилярга Мөслим районының Мактау грамотасын тапшырды һәм бүләккә шәл бирде.

«Роза апаның иҗат тормышы – гомере буе кеше күңеленә, балалар күңеленә сәяхәт итү белән бәйле. Аңа затлы әсәрләрен язуга мәктәптә укытуы да ярдәм иткәндер. 2003 елда «Казан утлары» журналында аның «Яшьлегем серләре» дигән бәяне басылган иде, һәм ул шунда ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Аллага шөкер, сез роза гөле кебек балкып торасыз, киләчәктә дә әсәрләрегез белән сөендерерсез, дип ышанабыз», – дип бәян итте сәхнә түреннән Ркаил Зәйдулла.

Роза Хәбибуллина 2013 елда Язучылар берлеге сафына кабул ителгән.

«Сез чыннан да Язучылар берлеге сафына алынгач та сынатмадыгыз. «Мулла килене», «Миләш юлы» һ.б. әсәрләрегез бер-бер артлы дөнья күрде. Роза апаның әсәрләрендә Мөслим сөйләме күзгә бәрелеп тора һәм җанны назлый. Сезнең телегез бик нык назлы, күңелгә якын. Сез әле дә роза гөледәй балкып торасыз», – диде Ркаил Зәйдулла Роза Хәбибуллинаны тәбрикләгәндә.

Менә тормыш кызык бит ул. Урамдашлар булып яшибез. Авыл тормыш-көнкүрешенең барлык этапларын бергә үттек. Роза Шакир кызы һәм Ильяс Абдулла улы – районның күрке булып хөрмәт яулаган гаилә булды. Ильяс Абдуллович хастаханәдән кайтып кермәде, ул безнең тәнне дәваласа, Роза Шакировна – мәктәптә үсеп килүче буынны тәрбияләде. Минем өчен иң зур яңалык шул булды: бер вакыт Роза ханым бик сәер елмаеп килеп керде. Әйтәм, бу елмаюда нидер бар. Әлбәттә, мәхәббәт түгелдер, димен (көлеп). Бик йомшак сөйләшә: «Фоат, бер әйбер язган идем», – ди… Бер әйбер дигәне – бер повесть булып чыкты! Иҗат кешесе икәне болай да күренеп тора иде инде. Мәкаләләрен укыганым, чыгышларын тыңлаганым булды. Повестьны укып чыктым. Роза апа ручкасын, дәфтәрен тотып кереп җитте. Мин инде анализ ясыйм, беренче язган әйбер «төерлерәк» була. Бер нәрсәне калдырмыйча дәфтәренә теркәп барды һәм, төзәткәч, яңадан күрсәтте. Мин хәйран калдым ул чакта… Гомерем буена редакциядә эшләп, әдәбият түгәрәге җитәкләп, кеше язганны укый-укый күзем бетте инде. Күп кенә иҗатчылар әйткәнне кабул итә алмый, тәнкыйтьне үз итми. Ә Роза апа әсәрен шулкадәр яхшырткан иде, мин бик нык сөендем. Менә әйбәт хуҗабикә төче камырдан коймакны гөжелдәтеп пешереп тора бит, шуннан соң Роза апа бер-бер артлы яхшы-яхшы әсәрләр язды, – дип сөйләде Фоат Садриев.

Нәбирә Гыйматдинова:

Идарә утырышында Роза апаның кандидатурасын Язучылар берлегенә алу өчен тикшергән чаклар истә. Роза апаны чакырып керттек. Бер мәлне килеп керде шул кадәр матур ханым! Шаккаттым, аның кап-кара чәчләре, йөзендәге мөлаемлык, затлылык! Ул укытучы икән. Профессиясе аңа шундый матур әсәрләр иҗат итәргә ярдәм иткәндер дә, мөгаен. Минем сезгә тагын бер исем тагып калдырасым килә: сез – Мөслимнең акъәбисе!

Шәмсия Җиһангирова исә юбилярны котлап җыр бүләк итте һәм түбәндәгеләрне әйтте:

Сезне ничек яратканымны күзләремнән күрәсездер. Сезгә төрле исемнәр тактылар. Сез – матурлык эталоны! Сезгә карагач, матур булмыйча һич кенә дә мөмкин түгел, – диде ул.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлеге вәкилләре дә Роза апа Хәбибуллинаны котладылар. Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин:

Мондый юбилей үткәрү күп кешенең бәхетенә тими. Без сокланып, «күз тимәсен сезгә» дип карап торабыз. Язучылар берлегендә булуыгызда минем дә өлешем берникадәр бар. Мин рекомендация биргән идем. Сез минем йөзгә кызыллык китермәдегез, хәзер инде кызыллык сезнең йөзегезгә китермәскә тырышам. Әле яңарак кына типографиядә «Мәйдан» журналының яңа саны басылып чыкты. Анда, сезгә багышлап, «Авылдашым» дип язылган мәкалә бар.

Мөслим районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина:

Хөрмәтле остазыбыз! Ихлас күңелебездән, барлык мәгариф хезмәткәрләре һәм шәхсән үземнең исемнән бүгенге матур, күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, бүгенгедәй затлы һәм зыялы булып калуыгызны телибез. Һәм инде иң мөһиме: Сез – безнең чыннан да карап торган, сокланган һәм горурланган остазыбыз. Безнең Мөслим лицеенда бер төркем ветеран укытучыларыбызның үз куллары белән язылган истәлекле язмалар бар. Минем кулымда – Роза апаның педагогик хезмәтенә багышланган буклет. Ул 1989 елны Алабугада нәшер ителгән. Роза апаның үз куллары белән язганнарыннан өзек укып китәм:

Миңа 9 һәм 5нче рус сыйныфларын бирделәр. Сыйныф җитәкчесе итеп тәгаенләделәр, 12 сәгать укыта идем. Укучылар ул вакытта аз иде, шуңа күрә дә яшь укытучыларга дәресләр аз кала иде. Ә менә җәмәгатьчелек эшләре байтак булды. Мин үз инициативам белән әдәби түгәрәк оештырып җибәрдем. Түгәрәктә программадан тыш әдәби әсәрләр белән таныштыра идем.

Сәхнәдән Роза Хәбибуллина якташларына һәм кунакларына мөрәҗәгать итте:

Кадерле авылдашларым! Казаннан «кырык эшләрен кырык якка калдырып килгән» каләмдәшләрем! Кардәшләрем, туганнарым, дусларым һәм хөрмәтле укучыларым! Бүгенге кичтә минем исемемә әйтелгән хөрмәтләү сүзләрегез 90 елның язлары, җәйләре вә кояшы кебек җанымны яктыртты, җылытты! Минем турыда бик күп сөйләделәр инде. Шулай да бер-ике сүз әйтеп китәм. Мин бит сугыш чоры баласы. Балачагыбыз, үсмер елларыбыз бик каты авырлыкта үтте. Шуңа күрә дә, без барыбыз да – минем замандашларым – дөньяның кадерен, ипекәйнең кадерен, тынычлыкның кадерен белеп яшәдек. Бөтен яшьлегемне һәм белемемне балалар тәрбияләүгә, укытуга багышладым. Һәм мин моны тормышымның иң олы мәгънәсе дип саныйм. Яшьли корган планнар, хыяллар тормышка ашты, дип уйлыйм. Аларның гамәлгә ашуына мин меңләгән кешегә бурычлы. Әткәм-әнкәмә, туганнарыма, бергәләп 31 ел эшләгән мәктәп коллективыма. Мин бик бәхетле мөгаллимә булдым! Аннан соң мәктәп коллективымда коллегалар белән бик тату яшәдем.

Мин холкым белән бик нык ипле кеше, тавыш-гауга һәм скандаллар куптарып йөри торган кеше түгелмен. Мин эшләгәндә өч директор алмашынды: Виктор Александрович, Марат Шәйхирахманович һәм Мөҗәһит Заһитович. Миңа нинди эш кушсалар да намус белән башкардым, беркайчан эштән баш тартмадым. Шул сәбәпле дә, бервакытта да авыр сүз ишетмәдем, гел мактау белән генә телгә алындым. Ә язучылыкка килгәндә, һич көтелмәгән хәл булды. Инде пенсиягә чыгып, Мөҗәһит Заһитовичлар мине 1989 елда лаеклы ялга озаттылар. Ләкин, бу лаеклы ял тыныч булмады. Ул 90нчы еллар иде. Монда утырган өлкәннәр барчагыз да беләсез. Ул чор илебез тарихында, тормышымда иң фаҗигале вакыт булды. Советлар Союзы җимерелде, без төзегән социализм бетте, колхозлар таралды, завод-фабрикалар ябылды… Миллионлаган кешеләр эшсез калды, шул ук кадәр халык «йөрәкләре ярылып» үлде. Минем язмышымда да бу вакытлар фаҗигале булды. Әмма миңа Аллаһы Тәгалә юлын ачты, мин хастаханә китапханәсенә эшкә кердем. Китап укырга әвәс медиклар килеп йөрде, «гыйльми китапханә» дип йөртелә иде, матур әдәбият тә булды. Мин шунда яза башладым, бер хикмәт булды, шуннан соң инде ничек язучы булып китүемне Фоат Садриев сөйләде инде. Рәхмәт сезгә, – дип йомгаклады зур иҗат кичәсен Роза апа.

Роза Хәбибуллина

Язучылар яшь буын белән күреште: «Сезне Ходай Тәгалә бәрелеп-сугылып язучы булудан сакласын»

Мөслимдәге Әдәбият һәм сәнгать көннәренең икенче өлеше язучыларыбыз мәктәпләрдәге укучылар белән очрашып дәвам итте. Бу көнне язучылар, төркемнәргә бүленеп, районның үзәгендәге һәм авылларындагы уку йортларына юл тотты. Мин Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова һәм Факил Сафин белән Мөслим гимназиясенә бардым.

Биредә безне гимназия директоры Азат Мирзаянов, «Мөслим-информ» редакциясе баш мөхәррире Римма Авзалова һәм җирле телевидение операторы Динар Нуретдинов каршылады. Бу урында Факил абыйга укучылар һәм мәктәп коллективы белән үземне бик матур итеп таныштырганына рәхмәт әйтәсем килә.

Минем сезне безнең «Татмедиа»ның «Татар-информ» республика мәгълүмат агентлыгы журналисты Юлай Низаев белән дә таныштырып үтәсем килә. Ул үзе шигырьләр дә яза, Актаныштагы «Актаныш таңнары» редакциясе каршындагы Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсендә дә каләм тибрәтте, хәзер Казанда исеме яңгырап тора. Ул исә сезнең дәвердәшегез булыр инде, укучылар, – диде Факил ага.

Нәбирә Гыйматдинова язучылыкка килүе турында сөйләде:

Гимназиядә шулкадәр матур бер атмосфера, ишектән килеп керү белән саф татарча сөйләшеп каршыладыгыз. Мин сезнең кебек вакытта, балалар, мәктәптә укыганда шигырьләр яза башладым, аннан хикәяләр язарга тотындым. Һәм шушы хикәяләрне Казанга җибәрә башладым. Атна саен җибәрәм, атна саен миңа бер җавап килә. Бер үк төрле җавап ул – «Сезнең хикәяләрегез эшләнеп бетмәгән әле, сезгә фәлән җитми әле, сезгә тәҗрибә җитми… Тырышыгыз, тагын эшләгез» дигән. Минем моңа бик нык ачуым килә иде инде. Ничек инде атна саен җибәреп торам, бер үк төрле җаваплар бирәләр миңа… Шулхәтле трафаретлы җаваплар булган инде. Күрәсең, бер кәгазь чыгарылып куелган да, шунда исем-фамилияне генә өстәп җибәреп торганнар. Бу хатлар гел Шамил Маннапов исемле язучыдан килә иде һәрвакытта да. Әйтә идем: «Эх күрсәм, шушы Шамил Маннапов дигән кешене, тотып кыйнар идем». Менә шулай итеп әдәбияткә килдем. Күңелемне төшермәдем, – дип сөйләде Нәбирә апа.

– Әле миңа 15 яшь тә тулмаган иде, Иваново якларына чыгып киттек, 5 кыз. Ул чорда шулай авыллардан кызларны җыеп йөри торган иделәр, фабрикага эшкә бардык. Фабрика каршында институты, тулай торагы да бар иде. Бик күп илләрдән, хәтта Африкадан студентлар килеп укый иде анда. Яшь кызларбыз бөтенебез дә, дискотекага барасы килә. Дискотекаларның популяр вакытлары, гадәттә, паркта үтә иде алар. Кызлар чыгып китәләр, ә мин язып утырам. Хәтерлим, ике повесть яздым ул вакытта. Безнең тулай торакның коменданты Нина Ульянова дигән бер ханым кызыксына башлады нәрсә язуым белән. Һәм ул язганнарымны миннән алып, махсус Казандагы Язучылар берлеге адресын табып, аларны анда җибәрде. Шуннан соң мине Язучылар берлегеннән индивидуаль семинарга чакырдылар, юл чыгымнарын капларга акча да, «командировочный» да җибәрделәр, бирделәр. Сез инде белмисез дә, безнең бик шәп шагыйрь, язучы-фронтовик, Белорусияне фашистлардан азат итүләрдә катнашкан Зәки Нури бар иде. Ул миңа әйтте: «Сиңа Казанга кайтырга һәм укырга кирәк», – дип. Казаннан Ивановога кайтып киткәндә исә бер капчык китап алып кайтканым хәтердә.

Әдәби эш белән шөгыльләнергә безне ниндидер бер көч сайлап ала.Ул һөнәр дә түгел. Безнең Ватанда меңләгән һөнәрләр бар. Әйтик, укытучы һөнәре бар, директор компетенциясе, музыкантлар, композиторлар, җир казучылар, шофёрлар, кирпеч салучылар, төзүчеләр бар. Алар барысы да шушы «типовой» исемлеккә кергәннәр, һөнәрләр тезмәсендә урыннары бар. Ә язучы һөнәре юк менә, – дип бәян итте Факил Сафин. – Язучы – ул бик серле, гайре табигый күренеш. Без – озак еллар редакцияләрдә эшләгән кешеләр. Шунда олырак кына, 35-40 яшьтәге апалар шигырьләр, я булмаса хикәяләр кебек әйберләрен күтәреп киләләр иде. Мин аларга күз сала идем дә сорый идем: «Алай-болай берәр авариягә очрамадыгызмы?» – дип… Әй китәләр иде сөйләп! «Узган ел ирем белән кайтып килгәндә машинабыз өч тапкыр әйләнеп, башым дүрт җирдә тишелде», – дип… Менә шундый ниндидер бәрелешләр, сугылышлар, кичерешләр аша да әдәбияткә килүчеләр бар. һәм алар арасыннан бик кызыклы әдипләр бар. Ләкин сезне Ходай Тәгалә бәрелеп-сугылып язучы булудан сакласын. Дөньяга һәрвакыт иҗат кирәк. Ул – алга таба әйдәп бара торган бер көч, бер маяк!

Укучылар һәм аларның мөгаллимнәре язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Әлбәттә, аларны язучыларның мәктәп еллары, дөньяга карашлары, теге яки бу фикергә мөнәсәбәтләре аеруча кызыксындырды. Нәбирә апага «Сездә кешеләрне дәвалау сәләте юкмы?» дигән сорау да бирелде әле.

Язучылар мәктәп партасы артында тәэсирләрен язып калдырган фотомизгел

Ахырдан мәктәп директоры Азат Фәрит улы язучыларның да әһәмиятле тәрбияви миссия алып баруларын ассызыклады һәм мәгариф оешмасының эшчәнлеге, музее белән таныштырып үтте. Әйтергә кирәк, гимназиядә «Тылсым» дип аталган укучылар үзләре нәшер итә торган газета чыгарыла икән. Куанычлы күренеш, димәк, яшь иҗатчыларга үзләренең тәүге каләм тибрәтүләрен бастырырга менә дигән мөмкинлек бар!

Азат Мирзаянов

Очрашу кичәсеннән кайткач, башка каләм осталары белән дә аралашып алдык. Рифә Рахман аеруча илһамланып кайтканы сизелде. Ул 27 укучылык авыл мәктәбенә барып төшеп хәйран калган, ләбаса! Шулкадәр әзерлек белән, осталык дәресе алыр өчен, киңәшләр сорар өчен көткәннәр язучыларны.

Көннең икенче яртысында мәдәни ял да истә калырлык булды. Район кинотеатрында күптән түген генә прокатка чыккан «Любовь Советского Союза» исемле киноны карадык. Шулай итеп Мөслим җирлегендә Әдәбият һәм сәнгать көннәренә нокта куеп, Минзәлә якларына кузгалдык.