ru24.pro
Intertat.ru
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Жәвит Шакиров блогер Лесная сорауларына җавап бирә: «Чакырмыйлар...»

0

Блогер Олеся Леснаяның җитмәгән җире юк. Ул «ТНВ» каналына Җәвит Шакировның тапшыруына да барып җиткән. Һәм артистка сораулар «яудырган».

Җәвит абый, сәлам! Ничек хәлләрегез?

– Хәлләр изге, тегеләр бизде. «Труд»тан – «дүрт», җырдан – «биш»ле. Түзеп була, чыдап булмый.

Нинди спорт белән шөгыльләнәсез?

– Спиртбол.

Татар юморындагы өч иң яхшы артист?

– Шамкай, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким.

Тагын «Башваткыч»ка чакырсалар, кире кайтыр идегезме?

– Кайта-ам. Ләкин яшьләргә һәрвакыт юл бирергә кирәк. Рәфил – молодец!

Сезнең кушаматыгыз бармы?

– Борын, Чәүкә!

Тагын бар бит әле: Яшка!

– Ул кушамат түгел. Зәкиевич белән икебез арасында зурлап әйтелә. Ул – Сашка, Мин – Яшка.

Керәшеннәрдән сорау – соңгы елларда ни өчен Питрауны алып бармыйсыз?

– Чакырмыйлар, чакырсалар да, көне туры килми.

Мин, сез зур бәя куйгансыз, дип уйлаган идем.

– Юк, мин гомер буе акча сорый белмәдем. Шуңа күрә безне яраталар, чакырып торалар.

Сезнең берничә шигырь җыентыгыгыз бар бит. Кайчан Язучылар берлегенә керәчәксез?

– Чакыручы юк, ошамыйдыр, укымыйлардыр.

Нәрсә сайлар идегез – интеллектуаль шоумы яки шамакайланумы?

– Хәзерге заманда мин әллә нәрсә башны эшләтеп тормам. Рәхәтләнеп көлеп, гади, матур мәзәк, юмор булса...

Кирәкмәгән йоннарны нәрсә белән аласыз?

– Бер дустым борын эчендәге йоннарны ала торган әйбер бүләк иткән иде, концертка, тапшыруга барыр алдыннан шуны кабызып куям.

Чәчегезне буйыйсызмы?

– Әйе, елга 2 тапкыр.

Сезгә бер табышмак: иртә белән тотабыз, йоклар алдыннан уйнап ятабыз, һәм ул гел чалбар эчендә.

– Рәхмәт! Хәзер мин баш ватам инде. Телефон! Тагын соравың бармы?

Юк!