Миләүшә Сабировадан өч ингредиентлы салат рецепты
Данир Сабировның хатыны Миләүшә өч ингредиенттан салат рецепты тәкъдим итә.
Салат өчен авокадо, черри помидоры, горбуша консервасы, майонез, лимон согы һәм яшеллек кирәк була.
Яшелчәләрне турарга, катлап тезәргә, горбушаны вакларга, һәр катка майонез салырга һәм лимон согы сыгарга. Салатның өстен яшеллек белән бизәргә.
Салат әзер! Тәмле булсын!