Ленин шалашын ут төртеп яндырганнар
Петербург янында Ленин шалашы янган, дип яза «78.ru».
«В.И. Ленин шалашы» музее директоры Наталья Коваленко шалашны ут төртеп яндырганнарын әйткән. Музей территориясендә Владимир Ленин 1917 елның җәендә Григорий Зиновьев белән бергә Вакытлы хөкүмәттән качып яткан салам шалашның копиясе булган.
Салам шалаш янында 1928 елда истәлек билгесе дә урнаштырылган булган. Анысына тиюче булмаган. Хәзер вандалларны эзлиләр икән.