ru24.pro

Intertat.ru

Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Все новости

8 марттагы бәйрәм ялы дүшәмбегә күчерелә

Intertat.ru 

Россия халкы март башында өч көн рәттән ял итәчәк. Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март – якшәмбегә туры килә һәм ул дүшәмбегә күчерелә. Бу турыда Президент академиясе эксперты Татьяна Подольскаяга сылтама белән «РИА Новости» яза.

Читать дальше...

Дилә Нигъмәтуллина абыйсы белән хәзерге мөнәсәбәтләре турында: «Бутамаска кирәк...»

Intertat.ru 

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, иҗади проектларына нокта куелуга карамастан, абыйсы белән элекке кебек үк якын аралаша. Бу хакта ул язылучыларыннан килгән күпсанлы сорауларга җавап биргәндә әйткән. Күптән түгел генә Дилә Нигъмәтуллина «Абый-сеңел» дуэтының таркалуы хакында хәбәр иткән иде. Диләне абыйсы белән низагта дип уйлаучылар булган икән.

Читать дальше...

Күпкырлы шәхес, галимә Дилбәр Булатова: «Әдәбият һәм аны укучылар һәрвакыт булачак»

Intertat.ru 

Танылган язучы, күренекле журналист һәм филология фәннәре кандидаты, галимә Дилбәр Булатова белән әңгәмәне күптәннән корасым килә иде. Менә форсаты да килеп чыкты - ул эшлекле сәфәр белән Казанга килде.

«Дөнья бәясе кеше иде» - Тинчурин театрында Наил Шәйхетдиновны искә алдылар

Intertat.ru 

Тинчурин театрының Кече залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның тууына 85 еллык уңаена искә алу кичәсе үтте. Кичәнең вакыты катнашучылар соңыннан ашыкмыйча гына ифтар мәҗлесенә барырлык итеп билгеләнгән иде, чөнки сәхнәдәшләре Наил Шәйхетдиновны үзләрен намазга басарга этәргән кеше дип тә искә алдылар. Кичә үзе дә Наил Шәйхетдинов йөргән «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисовның догалары һәм фатиха сүзләре белән башланып китте.

Читать дальше...

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина: «Казанда мондый зур концертны 6 ел элек куйганбыз»

Intertat.ru 

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның сольный концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.

Хаменеи һәм Иран гражданнары үлеме сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Intertat.ru 

Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Иранның югары җитәкчесе Али Хосейни Хаменеи һәм Ислам республикасының башка гражданнары һәлак булуга бәйле рәвештә, Иран Президенты Масуд Пизешкианның кайгысын уртаклашты. Бу хакта, ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән, «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Киләсе атнада Татарстанда халыкка хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр

Intertat.ru 

4 мартта Татарстанда республика хәбәр тарату системасын планлы тикшерү булачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 10:40 һәм 10:45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләмле сирена җиһазлары кабызылачак (алдан республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә). Ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

«Гайрәтлелеге күренергә тиеш» – Аяз Гыйләҗевка һәйкәлне якыннары ничек күзаллый

Intertat.ru 

2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов 2028 елда Аяз Гыйләҗевның 100 еллыгы булачагын искәртеп: «2020 елда, сезнең ярдәмегез белән, Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага ия булды. Чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Корабны ничек атасаң, шулай йөзеп китә, диләр. Аллаһка шөкер, театр шушы 5 ел эчендә уңышларга иреште, репертуар баеды. Читать дальше...