«Идел»нең «Татар яшьләре көннәре»ннән репортаж: Яшьләр җир җимертеп эшләсә, милләт яшәр
Инде чагыштырмача күптәннән милли иҗтимагый оешмаларда җир җимертеп эшләп йөрмим, шулай да журналист буларак «Татар яшьләре көннәре»нә барырга булдым.
Сөенечле күренеш: «Идел» яшьләр үзәгенә 2021 елда Омск яклары кызы Наилә Галиева тәгаенләнүе белән, оешма чит төбәкләрдәге татар яшьләре белән эш яңа сулыш алды, җанланды. Оешма Татарстаннан хәтта бик еракларда урнашкан яклардагы татар яшьләрен бер йодрыкка туплап, матур итеп эшчәнлеген алып бара.
Россиянең 26 төбәгеннән килгән 150 делегатны чараның рәсми ачылышында мәртәбәле кунаклар сәламләде.
– Бик зур рәхмәт шулай матур итеп җыелышып килгәнегез өчен. Сез – гади генә яшьләр түгел, чын активистлар! Сез – киләчәктә татар милли хәрәкәтен җитәкли торган кызларыбыз һәм егетләребез. Сез беләсез, өлкәләрдәге милли хәрәкәт җитәкләгән апалар-абыйлар олыгая, аларга алмаш кирәк. Без актив рәвештә бу алмашны эзлибез, шуңа күрә шундый зур чара оештырабыз. Мин үзем дә монда 34нче тапкыр катнашам, – дип катнашучыларга сәламләүне ирештерде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм автономия исеменнән «Идел»гә бик олы, заманча принтер бүләк итте.
Шулай ук мәртәбәле кунак «Татар яшьләре көннәре»н үткәрү традициясе ничек барлыкка килгәне, аның чишмә башы турында бәян итте.
– Әле Советлар Союзы дәверендә бу чара каршыдагы мәйданчыкта оештырыла иде. Әлбәттә, иң башта, зур-зур кыенлыклар белән. Беркем дә ул вакытта, бу бит әле – кирәк әйбер, оештырырга кирәк, дип санамый иде. Дәүләт органнары да алдыбызга «егылып төшмиләр» иде. Ә киресенчә, каршылыклар аша узды. Нинди генә авыр вакытлар булмады?! Акча юк иде, оештыручылар оешмый иде. Тик, бер тапкыр да «Татар яшьләре көннәре» үткәрелмичә калмады. Инде шушы чарадан күпме династияләр чыкты, татар милли хәрәкәте лидерларының да бер өлеше нәкъ шушыннан булды. Бу – чын-чыннан ихлас аралашулар, яңа танышулар урыны булды һәм шулай булып кала.
Элек «Татар яшьләре көннәре»нең программасын катнашучылар үзләре әзерли иде. Хәзер инде сез «әзергә – бәзер» киләсез. Сезгә бары тик шушы эчтәлекне үзегезнең башыгызга сеңдерергә кирәк.
«Бу – безнең өчен зур бәйрәм, зур тарих. Без сезнең белән бергә бу тарихны татар милләте, татар халкы өчен сакларга тиеш. Чыннан да бик зур һәм күңелле вакыйга», – диде ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
Шулай ук чараның ачылыш тантанасында бер төркем лаеклы затлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән хөрмәтләнде.
«Идел» үзәге директоры Наилә Галиева: «Татар яшьләре көннәре» елдан-ел популярлаша»
Чараның рәсми ачылышыннан соң Наилә Фазыл кызына берничә сорау бирергә булдым.
Менә «Татар яшьләре көннәре» өч дистә елдан күбрәк үткәрелә. Ул елдан-ел популярлашамы яки сүлпәнәяме, Наилә?
«Татар яшьләре көннәре» елдан-ел популярлаша. Гаризалар бик күп килсә дә, 150 делегат кына чакыру мөмкинлегебез бар. Бик нык киләселәре, катнашысалары килеп, килә алмыйча калганнар да бар. Популярлык артуның сәбәбе – элек монда җыр-биюгә генә күбрәк игътибар булса, ә хәзер күптөрле тренинглар, лекцияләр үткәрәбез. Бизнес, тарих, иҗат һ.б. юнәлешләрне колачлыйбыз.
Һәр ел саен, бәлки, ниндидер үзгәрешләр дә пәйда буладыр. Быел ниләре белән истә калачак бу 5 көн?
Быел – «Идел» яшьләр үзәгенә 25 ел. Шуңа күрә форумыбыз программасында да үзенчәлекләр бар. Быел «Татар яшьләре көннәре»ндә лидер гына сайланмый, ә «Көмеш лидер» да сайлана. «Көмеш лидер»га да медаль тапшыру каралган. Шулай ук иң актив делегация билгеләнә, былтыр да бу бәйгене үткәрдек, бик матур килеп чыккан иде. Иң актив буларак танылган делегациягә 10 мең сумлык сертификат бирелә. Социаль челтәрләрдә форумнан кызыклы, халык игътибарын җәлеп итәрлек постлар куючылар арасында да җиңүче билгеләнә. Моның өчен махсус хештегларыбызны куллану зарур.
«Татар яшьләре көннәре»ндә делегатларыбыз татар мохитенә, милли рух мохитенә генә чуммыйлар, ә үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алалар. Бер-берсе белән танышып, дуслашып хезмәттәшлек итә башлыйлар һәм төбакара проектлар булдыралар. Кайбер төбәкләрдән һәм өлкәләрдән берничә оешма вәкилләре килде. Менә мәсәлән, Башкортстаннан – 2, Төмәннән 3 оешма яшьләре килделәр.
- Наилә Фазыл кызы – Омск якларыннан. Аның булдыклылыгына, чит, рус мохитле төбәктән булуына карамастан саф татарча итеп сөйләшүенә сокландым.
Бай тарихка ия булган «Татар яшьләре көннәре» чын-чыннан төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән милләттәшләрне җыя. Әлбәттә, күңелне бик нык кырган мәсьәлә – «Татар яшьләре көннәре» чараларында да рус теле хакимлек итүе... Шулай да, яшь кенә егет-кызларның милли рухлы булуларына, милли мәдәният, тарих белән кызыксынуларына сокланмау мөмкин түгел.
Татарча белмәүләрен яки белсәләр дә, бик начар туган телдә сөйләшүләрен дә хурлап булмый. Алар бит әле чит төбәкләрдә яшәп тә, туган телнең патриотлары булып калырга омтылалар. Алар яшәгән җирләрдә дә башка мохит хөкем сөрәдер. Әле Татарстанда яшәп, эшләп тә туган телнең «т» хәрефен дә белмәүче, татар мәдәнияте Мәккәсе Казаныбызда да татарча аралашырга оялучылар юк түгел.
Башкортстаннан якташларымның да матур гына эшләүләрен, яшьләр сәясәтен шактый уңышлы гамәлгә ашыруларын күреп сөенеп куйдым.
Бөтендөнья татар конгрессы БР вәкиллегенең җитәкчесе Альфред Дәүләтшинның яшьләргә «яшел ут яндыруына» шатландым.
Екатеринбургтан «Яшен» оешмасы җитәкчесе: «Татар яшьләре көннәре»нә ел да киләбез»
Екатеринбург шәһәреннән «Яшен» оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов әлеге зур чарада ел да катнашуларын әйтте һәм фикерләре белән уртаклашты.
– Безнең оешма – Урал федераль округында иң зурлардан. Үзебезнең яшьләр үзәге бар. Якынча 250 кеше безнең сафта. Бирегә 13 делегатыбыз килде. «Татар яшьләре көннәре»нә ел да киләбез, актив катнашабыз. Мәгариф, спорт, социаль проектларны гамәлгә ашырабыз. Көн саен бездә татарча сөйләшү клублары, биюләр үтә. Бушлай волейбол уйнарга мөмкинлек тә бар. Киләчәктә, аена бер, бокс буенча да тренировкалар үткәрергә ниятлибез. Өлкәннәр белән дә эшлибез. Хәтта кулинария буенча да мастер-класслар уза бездә, – диде ул.
Ринат ассызыклавынча, яшьләр милли оешмада бик актив.
«Яшьләр хәзер бик актив, мин 2017 елда бу оешманы җитәкли башладым. Югары уку йортлары белән эшлибез. Безнең эшләр социаль челтәрләр аша да даими яктыртыла. Һәрбер чарага 1-2 яңа кеше килә, гадәттә. «Сарафан радиосы» яхшы эшли. Яңа килгәннәр анкета тутыралар», – дип билгеләп үтте ул.
«Хис-кичерешләр бик матур. Башкалар белән дә танышабыз, үзебезнең оешманы да танытабыз. Башкалар белән аралашып, яңа танышулар булдырасы, эшчәнлектә кулланырлык лайфхаклар өйрәнәсебез килә», – ди «Яшен» яшьләре.
Иҗтимагый эшчәнлек&коммерция: Киләчәк – яшьләр кулында
Гадәттә, коммерция, эшмәкәрлек һәм иҗтимагый эшчәнлекне бер тоташ төшенчә итеп күзалларга өйрәнмәгәнбез. Хәер, заманалар үзгәргән саен, төшенчәләр дә тулылана. Хәтта кайчан гына әле бик сәер тоелган күренешләргә дә яңача караш белән карый башлаганны да сизмибез төсле. Тарих, шәҗәрә төзү, психология һәм милли орнаментлы калфак-түбәтәйләр ясау кебек мастер-класслар, лекцияләрне берникадәр читкә куеп, мин исә эшмәкәрлекне сайларга булдым.
Ни дисәң дә, заман таләп иткән тема. Әлбәттә, бу очрашуга кергәндә шикләндем: ничек инде иҗтимагый эшчәнлектә акча эшләп була, әле кесәңдәге акчаң чыгып очмаса, бик хуш бит. Һәм беләсезме, инандым, була икән ул эшмәкәрлек белән җәмәгать эшен дә алып барып. Моны безгә Төмән, Саратов якларыннан килгән делегатлар да дәлилләде.
– Мин үзем Саратовтан булам, 4 ел буена татар яшьләре оешмасына җитәкчелек иттем. Күпләр иҗтимагый хезмәтне энтузиазм белән генә корылган дип саный, ә ул алай түгел.
Мин яшьләр оешмасын җитәкли башлаганда, үзем дә, фикердәшләрем дә студентлар идек. Әлбәттә, төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар һәм очрашулар үткәрә башладык. Шул ук вакытта, без ничектер акча эшләү юлларын вә ысулларын эзли башладык. Уйлый идек инде, иҗтимагый эш – түләүсез, акчасыз, дип.
Нәрсәдән без башлап җибәрдек соң эшне? Татар дискотекалары оештыра идек. Алкогольсез дискотекалар ул, шуның өчен, билгеле, аларны үткәрү җиңелдән түгел. Бина бар иде, иң башта дискотекаларны иганәчеләрнең ярдәме белән үткәреш булды. Алга таба, бартерлар ясап оештыру эшен җайладык. Без бәйгеләр, популяр булган квестлар вакытында бартерлар белән булдырылган бүләкләрне бирә идек. Шуннан соң, яшьләрне Казанга алып бару, эшлекле сәяхәтләр уздырдык. Кичке чараларга Элвин Грейлар кебек сәхнә «йолдыз»ларын чакыра башлау да уңышлы булды. Дискотекалар, чаралар символик түләү белән үткәрелә башлады.
Саратовта иганәче эшмәкәрләребезнең 95 проценты татарлар булды. Без алардан ярдәм итүне сорап йөрдек, – ди Саратов шәһәренең татар яшьләренең иҗтимагый оешмасыннан Ренал Ихсанов.
– Безнең шундый идея дә бар – татар меценатлары клубын булдыру. Элек-электән, борынгыдан ук татар халкы ярдәмчел, киң күңелле булган бит. Мәчетләрне, мәгарифне элек бит менә татарның меценатлары тоткан, даими ярдәмнән калдырмаганнар.
Без бер 10 кеше берләшеп, 30 мең чамасы акча җыйдык. Һәм, алар белән грантлар булдырган идек. Менә күпчелек халыкның күзаллавында, грантлар – бетмәс-төкәнмәс гаризалар язу, бик күп исәп-хисап эшләре белән бәйле төсле. Ә без, менә презентацияне сорый идек тә һәм нәтиҗәдә ни килеп чыкканын күрсәтәләр иде. Мәсәлән, Тайчылылар клубларында бик шәп коворкинг оештырган иделәр, – дип сөйләде Әстерхан якларыннан Данил Хәлморатов.
Шулай ук билгеле әдип Рабит Батулла, Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин, Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, 4 бизнес хуҗасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Нина Шимина, «7 буын» шәҗәрәләр төзү үзәгенең башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов белән дә очрашулар истә калырлык, үтә дә фәһемле үтте. Ораторлык сәнгате остасы, үзәк Беренче канал мәктәбендә укыган Айрат Заһриевның «Татарлар сөйли» осталык дәресе, Төмәннән психолог Рузилә Илчигулованың тренингларын да халык бик нык ошатты. Татарстанда гаять дәрәҗәдә популярлык яулап алган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» музыкаль күңел ачу программасы да катнашучыларны рәхәтләнеп биетте дә, җырлатты да!
ФИКЕР
– Бүген яшьләр оешмалары эшли инде, театрлар да бар алар өчен. Шулай да бу – кечкенә эш, кечкенә әйбер. Яшь буында милли аңны уяту кирәк, дип исәплим. Милли аң нәрсә соң ул? Ул ана телен, халкыңның тарихын, әдәбиятын һәм йолаларын белүдән башлана. Гомумән, 4 әйбердә тора милләт. Ә хәзерге вакытта, ни аяныч, даими эш юк. Хөкүмәт бу мәсьәләне киләчәктә күтәрсен иде, – дип әйтте Татарстанның халык язучысы, танылган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла.
Токмач кискәндә: «Яулык урындыкта ята, берәрегез булса да бәйләгез, кызлар» дип әйтәсем килде...
Һәр кич саен булган «Идел кызы», «Идел егете», җырчылар һәм биючеләр конкурслары да бик матур үтте. Ә сез күрсәгез делегацияләр үзләренең кандидатлары өчен ничек җанатканын?! Искитмәле, менә кайда чын дуслык!
Минем исә бары тик бер күренешкә тукталып үтәсем килә бу җәһәттән. Бәйгеләрдә егетләр һәм кызлар үзләренең сәләтле яклары, уңганлыклары вә җитезлекләре буенча гына түгел, ә никадәр тапкыр һәм зирәк булуларын да исбат иттеләр.
Тик урындыкта бер яулык та ята иде, аны игътибарга да алучы булмады, тузган чәч белән токмач кисәргә кереште кызыйлар. Бәйгедә генә түгел, ә тормышта да болай аш-су әзерләсәгез, гаиләләрегезне чәчле ризык белән сыйлаячаксыз бит, туташлар.
Юктыр әле күргәнең мондый шәп татар яшьләрен!
Мөгаен, иң көтеп алган тантаналы мизгелләр – «Идел»нең лидерын, «Көмеш лидер»ын, иң актив делегацияне һәм социаль челтәрләрдә биредә үткән чаралар турында иң актив һәм җитез яктыртучы делегацияләрне сайлау, хөрмәтләү булгандыр.
«Идел»нең лидеры булып Оренбург өлкәсенең Асекеево җирлегеннән «Яңа алмаш» оешмасы җитәкчесе Юлия Әбҗәлилова танылды.
– Мин ДТМда 3 ел катнашам. Әлегә «Яңа алмаш» дигән оешмабызга 2 генә ел, әмма барлык өлкәләрдә бик актив эшлибез, тырышабыз. ДТМ – минем өчен зур гына гаилә. ДТМны яратам, көтеп алам. Хәзер минем җаваплылыгым икеләтә зур. Җитәкче булу – бер хәл, ә лидер булып танылуның хисләрен аңлатып та җиткерә алмыйм хәтта. Татар яшьләре шулкадәр актив, безнең оешмада яңа кешеләр дә күп, бергәләп, дустанә мөгамәләдә эшлибез, – дип бәян итте ул.
Нәтиҗәләр буенча быел «Иң актив делегация» исемен Удмуртия якларыннан «Иман» татар яшьләре берлеге яулады.
– Быел безнең берлеккә 30 ел була. Чынлап та, без бик актив. Бу – безнең тәүге җиңүебез генә түгел. Нәкъ 12 ел элек шушындый кубокка лаек булган идек. Монсы – икенчесе! Без бик шатбыз, безне күрә белүләренә, бүләкләүгә. Татар яшьләре көннәрендә алга таба да катнашырга теләгебез бар, кайсыберләребез инде 6 тапкыр катнаша. Чаралар, лекцияләр бик нык ошады, ямьле булды. Монда чын татар мохите, бик күп хис-кичерешләр белән туган якка юлга кузгалабыз, – диде «Иман» активистлары.
Екатеринбургтан «Яшен» оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов белән сөйләшкәннәремне алдарак язып үткән идем инде. Ул «Көмеш лидер» булып билгеләнде.
– Мин дә, минем командам да шундый зур күләмле, искиткеч күңелле чарада катнашубыз белән горурланабыз һәм шатбыз. «Идел»нең «Татар яшьләре көннәре» – мөһим һәм яшьләрнең үсеше өчен ифрат әһәмиятле чара. Екатеринбургка хәзер күпме кирәкле мәгълүмат, яңа идеяләр һәм максатлар туплап кайтабыз.
«Көмеш лидер» булу – ул горурлык та, ышаныч та. Минем һәм шәһәребез яшьләренең хезмәтен лаеклы бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт! Алга таба да татар халкына тырыш хезмәттә булырга язсын, – дип бәян итте ул.
Ә «Иң оператив яктыртучы делегация» исемен «Яшен»леләр яулады.
– Безнең команда бик көчле һәм яхшы. «Яшен»нең һәр сулышы, эше социаль челтәрләрдә даими рәвештә яктыртылап тора. «Татар яшьләре көннәре»нә дә алдан ук контент-план белән килдек. Бик күп итеп, кызыклы һәм халыкның игътибарын җәлеп итәрлек фотолар, видеороликлар һәм постлар урнаштырып барырга тырыштык. Екатеринбургта һәр җомга саен татарча сөйләшү клублары эшли, ай саен зур чаралар уза. Алардан оператив итеп репортажлар чыгарабыз, – ди «Яшен» җитәкчесенең урынбасары Яна Бархаева.
Язмамның ахырында, әлбәттә, мондый зур һәм матур чара өчен «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиевага һәм аның командасы булган, үзәкнең белгечләре Салават Кадыйровка, Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиевага, Динар Шәймәрдановка һәм Гөлнара Хөснитдиновага рәхмәтлелекне белдерәсе килә. «Яшьнәп торган яшел чак» дигән бик хак әйтем бар халкыбыз телендә. Яшьлек тә шундый күңелле чаралары, кызыклы очрашулар һәм яңа танышулар белән рәхәт.