Главные новости Сарапула
Сарапул
Июль
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Курчакларга милли кием тегүче Әлфирә: «Татар гомер-гомергә кул эшенә игътибар биргән»

0
Курчакларга милли кием тегүче Әлфирә: «Татар гомер-гомергә кул эшенә игътибар биргән»

Әлфирә Азат кызы Әгъзамова белән мин Казанга «Ак калфак» татар хатын-кызлары җыенына баргач таныштым. Зәвык белән тегелгән милли костюмнан бик сөйкемле ханым игътибарны үзенә җәлеп итеп тора иде. Җыенга килүчеләр дә ул кигән күлмәк, калфакларның кайда сатылуы белән кызыксынды. «Мин үзем тегәм. Кул эшләрен бик яратам. Менә мондый милли курчаклар ясау белән дә шөгыльләнәм», –- дип, үзе белән алып килгән эшләрен күрсәтте. Ул курчакларны җыенга килүчеләр бик тиз сатып алып бетерделәр, җитмичә дә калды.

Курчакларның хуҗасы Әлфирә Әгъзамова гармунчы янында уңнан беренче.

Әлфирә апа белән якыннанрак танышкач, аның Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән икәнен белү бигрәк тә сөенечле булды. Кирәк бит, Казанга барып, үзебезнең Удмуртия кешесе белән танышырга! Әлфирә апа белән аннан соң да берничә тапкыр очрашып күрешергә туры килде. Алары инде Сарапулда узган милли чараларда булды. Ул үзе теккән курчаклар, кул эшләреннән күргәзмә оештырган иде.

Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр белән аралашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу бик ошый миңа. Әлфирә апаның да иҗади мохитенә аяк басарга күптән хыялланып йөри идем. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Сарапул шәһәрендә үз өе белән яшәүче Әлфирә апаны эзләп табуга, күңелне соклану, ак көнләшү биләде. Шәһәр үзәгеннән ерак булмаган уңайлы урында, шәхси йортта яшәү рәхәт бит. Ике катлы йортның зур, иркен бүлмәләренең берсен хуҗабикә иҗади остаханәгә әверелдергән. Музейдагы сыман, бер-бер артлы татар, рус, мари, удмурт һәм башка милләт киемнәрендәге курчаклар тезелеп киткән. Әйтерсең лә алар биредә киштәләрне биләп кенә утырмый, бер-берсе белән аралаша, килешеп, туганнардай аралашып яши. Татар орнаментлары белән чигелеп ясалган букчалар, акча янчыклары, үзе бер гардеробны тәшкил иткән төрле халыкларның милли киемнәре, татарча камзул, түбәтәй, калфак, алъяпкычлар – барысы да Әлфирә ханымның бай рухи дөньясын, осталыгын чагылдыра.

«Татар хатын-кызлары гомер-гомергә кул эшенә зур игътибар биргән бит, – ди Әлфирә апа. – Әни тегәргә бик оста иде. Үзе алкалар, бижутерия ясый иде. Әни тумышы белән Башкортстаннан минем, әти – Әгерҗе районы Девятерня авылыннан. Алар мәрхүм инде. Без гаиләдә ике кыз үстек, мин – кечесе. Бар туганнар Ижауда яши. Мин – Сарапулда. Менә, фатирыбызны сатып, әти-әни нигезендә йорт җиткердек. Бакчачылык белән шөгыльләнәбез».

Әлфирә апа Сарапулда мәктәпне тәмамлаганнан соң, ИжДТУда икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Белгечлеге буенча Сарапулның Электрогенератор заводында эшләгән. Ул вакытларда да вакытта да киемнәрне гел үзе теккән. «Хәзер элек теккәннәр гади тоела, мин бит тегүчелеккә укымадым. Үз тәҗрибәмдә өйрәндем», – ди ул.

Моннан тыш, Әлфирә апа – татар иҗтимагый үзәге активисты да. «Яшьлек» ансамблендә җырлый, «Вдохновение» ансамблендә бии. Әледән-әле концертларда чыгыш ясыйлар икән.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары белән мәктәпләргә йөреп, балалар өчен төрле остаханәләр дә оештыралар. Әлфирә апа Зөһрә Сәлахиева белән курчак түбәтәй тегү, калфак ясау буенча дәресләр биргәннәр. «Балаларга андый чаралар бик ошый», – ди әңгәмәдәшем.

Мине иң гаҗәпкә калдырганы, Әлфирә апаның: «Әни генә түгел, әти дә чигәргә ярата иде. Әти төзүче булып эшләде. Пенсиягә чыккач, ул да кичләрен кул эшләре белән шөгыльләнде», – дип сөйләве булды. Ир кешенең чигү, тегү белән кызыксынуы – гадәти булмаган күренеш шул.

Ә Әлфирә апа курчаклар ясау белән Татар иҗтимагый үзәгенә йөри башлагач мавыгып китә. Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт абый Арсланов агачтан бурап ясалган сувенир йорт эшләтеп алып килгәч, «Бу уенчык йортка хуҗалар да кирәк инде», – дип, милли курчаклар ясарга үзе тәкъдим итә Әлфирә апа. Бу тәкъдим барысына да бик ошый. Ул эшкә алына. Курчаклар артканнан-арта бара. Баштарак «Барби» курчакларын үзе сатып ала. «Ә хәзер кешеләр үзләре минем өчен курчаклар ташый башладылар», – ди Әлфирә апа.

Мәкаләм героеның тормышка балаларча сокланып каравы, курчакларны киендереп, матурлык тудыруы – күркәм күренеш. Югыйсә, тормышта аңа шактый авырлыклар күрергә туры килә. 26 яшендә ире Мәскәүгә командировкага киткән җиреннән вафат була. Ул 2 бала белән ялгызы торып кала. 29 яшендә, иреннән калган машина гаражда буш торганга эче пошып, машина йөртү хокукы алу өчен укырга йөри башлый ул. Менә шунда бүгенге көндә гөрләшеп тормыш көткән ире Маратны очрата. Яңа армиядән кайткан, 24 яшен тутырган егет беренче күрүдән гашыйк була Әлфирә апага. Алар бер-берсенә таяныч булып, тирә-юньдәгеләрне сокландырырлык, матур итеп яшиләр.

Курчакларга да Әлфирә Әгъзамова парлар бүләк иткән. Һәр милләт вәкилләреннән матур гаилә төзегән. Аларның үз милли мохитләре бар. Кайсы кызын, киявен янәшә җыеп, курайда уйный. Кайсы кечкенә улын бага. Озын аяклы, кыска итәкле чит ил курчакларының затлы милли киемнәр киеп милләт сагына басуы гаҗәеп түгелмени?! Ул курчакларда гаилә учагын якты, җылы итеп кабызган уңган хуҗабикә Әлфирә апаның үз тормышы, күңел байлыгы чагыла.