Главные новости Самары
Самара
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Ямалиев Тямаев турында: «Фирдүс үзенең төп җырын җырламады әле»

0

Рөстәм Ямалиев: «Фирдүс Тямаев, слесарь булса, алтынчы разрядлы слесарь булыр иде»

Шушы көннәрдә җырчы Фирдүс Тямаев Мәскәүдә концерт биргән иде. Үзе дә концертны тамаша кылган Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев җырчының иҗатына бәя бирде.

- Фирдүс Тямаевның үз тамашачысы бар. Ул концертын башка җырчылар, конферансьедан башка гына башыннан алып ахырына кадәр алып бара, рәхәтләндереп бии, тамашачыга да бу ошый, зал аны алкышларга күмә. Аның үз тыңлаучысы бар.

Әмма бер күңелсез әйберне дә билгеләп үтәргә кирәк: Фирдүснең концерты инде яз көне үк булырга тиеш иде. Әмма 2 атна кала «Крокус»та фаҗига булды. Билетларны күпләп кире кайтарулар башланды, концерт өзелү алдында торды. Һәм менә кичә ул «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәген җыйды. 2 меңнән артык тамашачы Фирдүс белән биеде, аны алкышлады һәм аңа кушылып җырлады.

Кемгәдер ошагандыр, ә кемгәдер юк, бу – зәвык эше. Ләкин Фирдүс – бүгенге көндә иң күренекле татар җырчыларының берсе.

Алып баручысы юк иде. Төркеме бик зур, барысы да – үз эшенең осталары. Тавыш яңгырашы, экран, ут – барысы да югары дәрәҗәдә. Тямаев, нәрсә әйтсәң дә, молодец. Ул барысын да кыздырды, – ди штаб җитәкчесе.

Рөстәм Ямалиев Фирдүс Тямаевның Салават, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиевлардан үзенчәлеген әйтте.

- Фирдүс концертларында патриотлыкка зур басым ясый. Беренче тапкыр русча җыр да башкарды. Мәскәүдә Казан публикасы аз. Бездә – күбесенчә Түбән Новогород, Пенза, Ульян, Самара, Саратов татарлары. Салават Түбән Новгород, Ульян, Пенза татарлары алдында мәхәббәт аңлата. Тямаев Казан халкын гына мактады. Салават, Айдар Галимов, Нургалиев Түбән Новгородларны мактый. Шуңа ияләшкән Түбән Новгородлылар моны көтеп җиткерә алмады.

«Мин сезгә Казаннан сәлам алып килдем», «Казан – Мәскәү», «Без – казанлылар – сезне яратабыз, сезне көтәбез», «Мәскәүлеләр, Казанга килегез», – дип басым ясады. Бу – дуслыкка ишарә, билгеле.

Салаватның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры бар бит. Без Тямайдан да шундыйрак җыр көтәбез. Минемчә, ул үзенең төп җырын башкармады әле. Аның «Татарлар» җыры «Мин яратам сине, Татарстан» җырына җитәрлек түгел әле. Аңа тагын бер җыр яздырырга кирәк.

Ул бөтен барлыгын бирде концертына, җырлады, биеде, сөйләде, тамашачыны кыздырды, 6-7 тапкыр костюмнарын гына алыштырды, ул, намуслы хезмәт куйды. Әгәр дә Фирдүс слесарь булса – алтынчы разрядлы слесарь булыр иде, гинеколог булса – гинеколог-виртуоз, – дип шаяртып көлде Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Җамалиев фикеренчә, җырчының аншлаг белән концерт куюында «Мәскәү татарлары штабы»ның да өлеше бар.

- Безнең язылучыларыбыз бик күп. Аның концерты булачагын без дә хәбәр иттек. Иртәгә килсә, ул иртәгә дә тулы зал җыячак. Аның патриотик рухлы җырлары безгә бик якын. Без дә махсус операциягә ярдәм итү белән шөгыльләнәбез. Ул җырларында да әниләр, туган авыл, гаилә темаларын күтәрә.

Шулай ук үз башкару манерасы бар аның. Менә нәрсәдә аның феномены. Ул – чын, ул тормышчан һәм дөресен сөйли. Һәм без Тямаевка ышанабыз. Аның белән бергә җырлыйсыбыз, биисебез, аны киләсе концертларда да күрәсебез килә, – ди Рөстәм Ямалиев.

Фото: © Владимир Васильев