Главные новости Салавата
Салават
Октябрь
2024
1 2
3
4 5
6
7 8 9 10 11 12 13
14
15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Салават Вадим Захаров турында «тутырып әйтте»

0

Салават белән Вадим Захаров Башкортстан якларында бергәләп концерт куйды. «Остаз белән оста» концерты бик уңышлы узган. Уфага тагын бер концерт программасы белән барырга җыеналар.

Салават сәхнәдә Вадим Захаровны үзе стилендә мактап, шаяртып та алган. Салават, Вадим Захаров репертуарындагы велосипед турындагы җыр дөрес сайланмаган, дип саный, бу хакта ул сәхнәдә кызык итеп сөйләп тә алган.

«Вадим белән сугышырлык «весым» юк. Шунда ук җиңеләм. Вадим дигәннән, Вадим җырлады бит инде велисәпид турында. Әйттем бит инде, «җырлама» дидем, Вадим. «Энем, синең җырың түгел», – дип әйттем. Синең җырыңмы ул?

Беренчедән, Вадим, үзеңнең язмышыңа, булмышыңа туры килерлек җыр җырларга кирәк. Үзеңнең халәтең, хәятеңә туры килерлек җыр булырга тиеш, дип аңлатам мин аңа.

«Кай җире ошамый, Салават абый?» – ди. Минәйтәм, алдашырга өйрәнмә, алдашма, Вадим. Син – серьезный кеше, әле сине күтәрерлек велисәпид чыкмаган. Андый велисәпид юк. Квадроцикл турында җырласаң… Шуңа күрә, ярар, үзе беләдер инде.

Сизгәнсез бит инде, Вадим – җылы кеше. Рәхәт кеше ул. Аның эчендә …, чак әйтмәдем, шундый сүз бар бит безнең якта: «Аның эчендә б.гы юк», – диләр. Әйтәсе килгәч, әйтеп бетереп куйыйм инде», – дип, үткен сүзләре белән көлдерә Салават Уфа тамашачысын.

«Иң тәртипле, бер тапкыр да кешегә каршы әйтмәс, аның өчен бөтен дөнья түгәрәк, аңа бөтен кешеләр дә матур», – дип, Вадим Захаровның шәхси сыйфатларын да әйтеп узган Салават.