Главные новости Раменского
Раменское
Сентябрь
2024

4 класс укучысын яндырып үтерүдә гаепләнгән укучыларны махсус учреждениегә җибәргәннәр

0

«Orenday» сайты Раменское шәһәре янындагы Дубовая Роща бистәсендә булган куркыныч хәлләр турында яза.

Әти-әнисе чыгышы белән Орскидан булган Артем «бишле»гә генә укыган, акыллы малай булган, дзюдо белән шөгыльләнгән. 2023 елның 19 маенда, чыгарылыштан соң, 4 класс укучысы Артем (исеме үзгәртелгән) Дубовая Рощага дзюдо белән шөгыльләнгән иптәше янына китә. Һәм әйләнеп кайтмый. Эзли башлагач, җан өшеткеч хәлләр ачыклана.

Бу бистәдә бер төркем малайлар иптәшләрен җәберләп яшәгән. Артем алар белән таныш булмаган, алар аның иптәшенең дуслары булган. Артем, ни сәбәпледер, шул малайлар белән талашып китә, һәм тегеләре аны агач сарайга бикләп куя, ишеген кадаклыйлар. Аннары сарайда янгын чыга. Төтенне күргән кешеләр йөгерешеп килә, әмма ишеген каерып ачканда, Артем инде үлгән була.

Экспертиза янгынның эчтән чыкканын ачыклый. Артем үзе ут төрткән, дип фаразлыйлар – әмма аның әти-әнисе улларының беркайчан да үзе белән шырпы йөртмәвен әйткән. Моннан тыш, җирле кешеләр урам малайларының учак ягар өчен сыеклык сатып алганын күргәнен әйткән. Артемның әти-әнисе улларын башта сугып аңгырайтканнар дигән фараз әйтә – чөнки фаҗига булган урында канлы балта да табалар. Әмма ахыр чиктә, Артем үзен үзе яндырып үтергән, дип фараз белән тукталалар.

Артемның үлеменә сәбәпче малайларны эт белән табалар. Алар 7 класс укучылары булып чыга, аларның туганнары полициядә эшләгән. Малайлар белән бергә бер кыз да була, ул булган хәлләрне видеога төшереп торган.

Бу фаҗигане Александр Бастрыкин контрольгә ала. Эшне бер ачалар, бераздан тагын ябалар. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Тикшерүчеләр фаразынча, малайларның гаебе юк – алар уйнаганнар гына. Ә инде Артемны иптәшләре бикләп калдырганы дәлилләнсә дә, 14 яше тулмаган малайларны җинаять җаваплылыгына тарту мөмкин түгел…

Артемның әниләре ел буе үзләре тикшерү алып бара. Алар шаһитлар белән сөйләшә, экспертизалар уздыра. Чиновникларга каршы да җинаять эше кузгатмакчы була. Аннары, барысының да юкка икәнен аңлап, туган якларына – Орскига кайтып китә. Аларның тагын бер балалары туарга тора икән.

Инде берни дә булмаячак дип, барысына да кул селтәгәч, Раменское суды аларның уллары үлеменә сәбәпче малайларны 3 елга ябык типтагы махсус учреждениегә ябарга дигән карар чыгарган.

«Мин аларның бу спецучреждениегә барып җитүенә һәм 3 ел шунда утыруларына өметләнәм. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Әйе, бу – колония түгел, әмма алар спецучреждениегә дә эләкми кала ала иделәр. Елап утырам. Рәхмәт», – дип язган Артемның әнисе Кристина.