ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Иң яхшы һәм иң начар гадәтләр

0

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Аналарның иң яхшылары һәм иң начарлары» дигән язма куйды. Ул яхшы һәм начар гадәтләр турында аңлата.

Аналарның иң яхшылары

  • Дәваның анасы – аз ашау.
  • Сәламәтләнү анасы – зикер (Аллаһны искә алу).
  • Әдәпнең анасы – аз сөйләү.
  • Гыйбадәтнең анасы – гөнаһлардан саклану.
  • Тынычлыкның анасы – сабырлык.
  • Нык, ышанычлы мөнәсәбәтләрнең анасы – тугрылык.
  • Уңышларга ирешүнең анасы – тырышлык.

Аналарның иң начарлары

Ялгышуларның анасы – күп сөйләшү.

Кешеләр арасы бозылуның анасы – үпкәләү.

Мохтаҗлыкның анасы – исраф.

Түбәнсетелү анасы – тәкәбберлек.

Рухи зәгыйфьләнүнең анасы – ялкаулык.

Тән авыруларының анасы – кешеләрне еш зикер итү (артык күп искә алу).

Барлык явызлыкларның анасы – аракы.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.