ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре

0

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем, Мин суыктан, беттән, ачлыктан Үләрмендер шулай, мич башында Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында Батырларча сугышып үләргә, Юк, булмады, сукыр лампа төсле, Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә, Күп эшләргә булган өмитләр, Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» – дип, Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым, Күпмени соң әле яшәдем?! Хәзергедән бик күп файдалырак Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең Шундый көчле яна алганын. Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле, Халкың өчен булса үлемең? Күтәрәлмим, дуслар, мин хурлыгын Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем, диеп, туган ил өчен!

Яулык Аерылганда миңа йөрәк дустым Бүләк итте ефәк яулыгын; Мин ярама яптым ул яулыкны Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә Яулык минем йөрәк турында, Сөйли миңа аның җылы назы Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та, Батырларча алга атладым. Яулык шаһит: сине һәм илемне Йөрәк каным белән сакладым.

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым.

Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм.

Алда, артта, уңда һәм сулымда Киселсә дә юлым; күкрәгем Яраланып канга төренсә дә, Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомерем Коллык белән төгәлләнмәсен!

Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым, Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!»

Мин түгелме шигырь утым белән Ант итүче канлы сугышта? «Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән Елмаермын соңгы сулышта».

«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең Җиңеләйтер үлем газабын, Илемне һәм сине сөюемне Каным белән җиргә язармын».

«Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугарды Йөрәгемнең соңгы тибешен!

Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча, Үтте яннан, минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт!

Чаян чага үзен соңгы чиктә, Бөркет ярдан түбән ташлана. Мин соң бөркет түгел идеммени, Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем. Мин дә соңгы минут килгәндә, Әзер идем, мәгърур канат җәеп, Ташланырга ярдан түбәнгә.

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән.

Көн чыгышы дуслар кулындагы Байрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрәхәттән түгел, Канлы үчтән шулай кыза ла!

Тик бер өмит: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.

Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем.

Урман Кояш батты күптән, ә мин һаман, Авыр уйлар тулы күңелдә, Күз алмыйча күрше урманнардан Басып торам ишегем төбендә.

Бу урманда, бәлки, партизаннар Кичке ашка учак яккандыр. «Бабакай»ның батыр егетләре Разведкадан йөреп кайткандыр.

Партизан «Т», бәлки, төнге яңа Кыю эшкә план корадыр. Аның утырып кылыч кайраганын Ишеткәндәй була колагым.

Урман, урман, мине синнән аера Чәнечкеле тимер коймалар. Аерса да тәнне, коллык сөймәс Мәгърур күңелем өчен юк алар.

Күңелем оча, урман буйларыңда, Сукмагыңны барлый, тикшерә. Кич ятсам да, иртә уянсам да, Синең дәшкән тавышың иштелә.

Урман, урман, мине син чакырасың, Наратларың җилдән тибрәтеп. Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм Соңгы көрәш җырын өйрәтеп.

Урман, урман, миңа чиксез авыр Бу хурлыклы түбән әсирлек! Әйт син миңа, илдәш дусларымны Кайсы почмагыңа яшердең?

Урман, урман, мине илт син шунда Һәм корал бир минем кулыма! Үләр идем аклап йөрәгемнең Керсез антын сугыш кырында.

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт Күрешмәсне сизеп аерылу; Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән Багланганда керсез күңелләр, Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле Аера сине якын дусыңнан. Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар, Күпме иде сөйгән иптәшем, Калдым ялгыз, саклап яңагымда Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагы нинди упкыннарда Мин чайкалып шулай йөзәрмен. Тик һәркайчан сулган яңагымда Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын Үзәк өзгеч авыр сагышның. Елатып һәм кайнар үбештереп, Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт Тавы булып торды йөрәктә. Бер минутлык күрешү бәхете белән Инде, язмыш, мине бүләклә!

Кол

Ул, куркып дошманы алдында Калтырап, күтәрде кулларын. Сугышның иң кызган чагында Ташлады кулыннан коралын.

Дошманы сүгенә-җикренә Кулларын каерып бәйләде. Өстенә тау хәтле йөк төяп, Камчылап, тылына әйдәде.

Ул бара, кан юа җилкәсен Камчы һәм дошманы йөгеннән. Шәм кебек төз буе, нишләсен? Көянтә шикелле бөгелгән.

Кешелек сыйфаты бу чакта, Әйтегез, бармы бу мескендә? Аягы, куллары һәм хәтта Җаны да хуҗасы иркендә.

Юк сиңа кешечә көн итү, Бикләдең син гомер юлыңны, Дошманың алдында, егетем, Бер куркып күтәргәч кулыңны.

Я сугыш син яклап хаклыкны, Я сайла кызганыч коллыкны. Беренче юл нинди данлыклы, Икенчесе нинди хурлыклы.

Хәдичә

Күрше кызы Хәдичә, Шулай гадәттәгечә, Озак йөреп бакчада, Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның Ишетмәгән кайтканын. Шуңар күрә ачмаган Хәдичәгә капканы.

Капкада тимер йозак, Хәдичә көткән озак. Тышта кунып булмый бит, Булса да гәрчә йөз ак.

Ахры кызга уй керә, Төнлә белән кем күрә? Күп тикшерми Хәдичә, Койма аша сикерә.

Кайтып керә йортына, Кайткач бар да онтыла. Тик, кадакка эләгеп, Юбка гына ертыла.

Ул көн «соң» дип ямамый, Аны-моны карамый. Иртән китә хезмәткә, Кичегергә ярамый.

Әле дә кичә соң кайтып, Йоклаган кырын ятып; Күрше карчык эшенә Чак җибәргән уятып.

Менә бара ул, кара! Юбка гына чайкала. Исе китеп хатын-кыз Юбкага карап кала.

Икенче көн ни күрәм? — Бер елыйм да, бер көләм. Урам тулы хатын-кыз, Бар да ерык юбкадан.

Күрче, күршем теккәнче, «Мода» дип, көн үткәнче, Бар да ерган юбкасын Бот төбенә җиткәнче!

Әй, Хәдичә, Хәдичә! Кичегеп кайтып кичә, Нинди эшкә чуалдың — Яңа мода чыгардың.

Кызлар, төнлә йөрмәгез! Коймадан сикермәгез! Тагын әллә ни ертып: «Мода», – дия күрмәгез.

Соңгы җыр Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча Югары, югары! Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә, Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам, Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы Да яшәү тойгысы! Тик инде мин үләм, Бу җырым – соңгысы!

Сөеклемә Еллар буе, бәлки, хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда, Туфрак күмәр баскан эзләремне, Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп, Кайгы баскан килеш керермен. Еллар юар әзен йөрәгеңнән Сине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр булыр, Ялыктырыр сине бу көтү. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән Кыйбат булган сөю хисеңнән Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә, Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул вакытта, Шул вакытта күңлем кимсенер. Шунда гына үлем җиңсә җиңәр, Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү белән Көчле булдым сугыш кырында, Синең сөю, серле тылсым булып, Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән антым Хәтеремдә минем һәркайчан. Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит, Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне! Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.

Яз өмәсе Без кояшка килдек өмәгә, Кардан-боздан җирне арчырга. Вакыт инде кышка үләргә, Яз батырга юлны ачырга.

Кыш кергәннән бирле капкадан, Җир җитәрлек күрде «явызлык». Багор белән ваклап, ваткалап, Җибәриек кышны агызып.

Елгаларны япты, бикләде, Дулкыннарны итте ирексез, Чишмәләрнең юлын чикләде, Болыннарны итте күрексез.

Ул киптерде нәфис гөлләрне, Бакчалардан куды кошларны, Сызганыек, дуслар, җиңнәрне, Ломга алыйк әрсез «дошман»ны.

Боз астыннан чыксын елгалар, Дулкынланып ташып аксыннар, Торкылдашып күктән торналар Көмеш күлгә кире кайтсыннар.

Җир тын алсын, кардан арынып, Баш калкытсын чирәм кырларда, Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып, Көч һәм корал безнең кулларда.

Кояш кадый алтын сөңгесен, Җир дә туйган инде бураннан. Гөрләвекләр гөрләп йөгерсен, Себер әйдә кышны урамнан!

Кыш җиңелде. Ломны, көрәкне Иңгә салып, язгы үләннән Атлый-атлый дәртле, йөрәкле, Без кайтабыз җырлап өмәдән.

Җилбердәтеп җитен чәчләрен, Умырзая безгә елмая; Кар астыннан суза чәчәген Бүләк итеп безгә җир-ана.

Авырудан соң Авыру үтте. Башны айлар буе Чолгап торган томан сүтелде. Маңгайда тир... гүя җәйге таңның Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты, Шатлык аңкый һәрбер сулышта. Шундый сәер миңа, беренче кат Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең Шат сурәте булып каршымда Басып тора көләч больниц кызы, Мамык кулы минем башымда.

Юату Илгә кайткач, урының түрдә булыр, Яшь балалар алыр уратып. Кайгы сине хәзер кыерсытса, Шатлык назлар, җиңү юатыр.

Син сөйләрсең җанлы әкият итеп Безнең авыр яшрен көрәшне. Бу әкияттә күпме ялкын барын Зирәк яшьләр әллә күрмәсме?!

Без әйтербез, безгә кирәк түгел Мактау, бүләк, чәчәк бәйләме. Иң зур бүләк безгә: барыбызга да Илнең уртак җиңү бәйрәме!

Өйгә кайткач, тагын кунак-кунак Йөрешербез әүвәлгечә без. Бер, ичмасам, утырып үз илебезнең Аракысын, кымызын эчәрбез.

Килер ул көн, дускай, тик борчылма, Бары өметең сүнә күрмәсен! Алыштырыр Казан Кремле Тиздән шакшы мыррман төрмәсен.

Маскат килер, безне азат итәр, Казан килеп кулдан җитәкләр. «Челюскин»ны боздан коткарган күк, Кул кысарлар котлап иптәшләр.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә Безнең дә бит тулы хаккыбыз. Иң данлысы – керсез һәм нык килеш Кайтты илгә изге антыбыз.

Дуска Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип, Без алмадык сатып гомерне, Үзебезчә яшәп, үзебезчә Без чиклибез аны түгелме?!

Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе. Бәлки, менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер?!

Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне. Йөзәү булса гомрең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме?

Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү!

Мин тиремне саклап исән калсам, Үлем миннән аша сикерсә, Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп, Ил битемә минем төкерсә?!

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне», Йөрәк минем моңа үчекмәс. Кешеме мин илем үги иткәч, Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомренең тик бер чаткысы, Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы.

Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик. Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда!