ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Тынлык»: Гөләндәм туташ/ханым һәм аның хыялындагы мәңге яшь Сәйдәш

0

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Тынлык» спектакле нигезенә Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте (1975 елда «Казан утлары»нда басылганда жанры «кечкенә роман» дип күрсәтелгән) салынган. Ягъни, без бөек композиторга Гөләндәм туташ күзләре аша карыйбыз.

«Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәре моннан 7 элек Тинчурин театрында театрның 85 еллыгы уңаеннан куелган иде. Ул Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның биредә куйган соңгы спектакльләренең берсе булды. Гөләндәм туташ ролендә – Резеда Сәлахова, Гөләндәм ханым – Әлфия Хәсәнова. Салих Сәйдәшев ролендә – Зөлфәт Закиров иде.

Әсәрнең төп герое – Гөләндәм туташ. Әлеге героиняның тормышта прототибы булуы да билгеле: ул – Фатыймаи-Зөһрә.

Повесть сюжеты буенча, Әхмәтҗан бай кызына музыка дәресләре бирергә талантлы яшь композитор Салих Сәйдәшевне чакыра. Салих кызны укытып кына калмыйча, аны татар яшьләре катнашкан мәдәни дөньяга алып керә – театрга, Шәрык клубына чакыра. Салих белән Гөләндәм бер-берсенә гашыйк була. Әти-әнисе Гөләндәм туташны кияүгә бирергә җыенганда, яшьләр качарга сүз куеша. Әмма Гөләндәм кача алмый, кызның батырлыгы җитми, ул тәкъдиренә буйсына.

«Бу әсәр Казаннан читтә яшәгән бер ханымның кечкенә генә истәлеге нигезендә язылды. Кызганычка, минем үземә аны күрергә туры килмәде: мин эзләп барганда, ул инде дөньяда юк иде (1963 елны вафат булган). Кызы Ләлә ханым белән очрашкач, ул миңа әнисенең Салих Сәйдәшне еш кына искә төшерүен, аның көйләрен пианинода яратып уйнавын, ә үләр алдыннан Сәйдәш музыкасын ишетергә теләвен сөйләп бирде. Билгеле, бу әсәрне язганда, мин истәлек иясенең исемен үзгәртеп алуны кирәк таптым», – дип язган Әмирхан Еники, повестена соңгы сүз итеп, 1975 елда.

Кариев театры 50 елдан соң, шушы әсәрне нигез итеп алып, «Тынлык» спектаклен чыгарган.

Спектакльне чакырылган режиссер Виктория Печерникова сәхнәләштергән. Инсценировка/пьеса авторлары – Виктория Печерникова үзе һәм Айдар Әхмәдиев. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Рәссам – Ксения Кочубей. Ут куючы рәссам – Антон Поморев. Пластика буенча режиссер – Елена Музеева. Хореограф – Марат Казиханов.

Спектакль бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланса да, ул Сәйдәш турында түгел, ә бәлки, кайчандыр Сәйдәшне яраткан туташ турында. Ягъни, Фатыймаи-Зөһрә исемле туташ кайчандыр үзен Салих исемле яшь егет укытуын һәм ике яшь кеше арасындагы җылы хисләр турында көндәлек язып, шул көндәлекне Әмирхан Еники укып, әлеге вакыйгалар дөньяга чыккан.

Сәйдәш мәхәббәтенә бәйле әлеге тарихка параллель итеп Тукай мәхәббәтен дә китерергә мөмкин. Без Габдулла Тукай мәхәббәте турында да Зәйтүнә истәлекләре аша беләбез – ул язып калдырган һәм шагыйрь мәхәббәтенә бәйле барлык әдәби-нәфис әсәрләр шуның нигезендә туган.

Тегесе дә, монысы да, әлбәттә, туташлар ягыннан бер яклы караш, гафу итегез!

Әйе, Фатыймаи-Зөһрә белән очрашу – Сәйдәш биографиясендәге нәни генә берничә якты мизгел, әмма ул мизгелләрдә әсәр ясарлык потенциал бар икән – нигә ясамаска?! Кыскасы, кызлар көндәлегеннән Сәйдәшкә багышланган (бигүк багышланмаса да) әсәр туган.

Чынлыкта бу әсәр – Гөләндәм туташ язмышы, аның сайлау алдында калуы һәм вафатыннан соң табылган көндәлек аша ачылган серләр турында.

Ризык белән чагыштыруым өчен гафу үтенәм: спектакль катлы-катлы татар гөбәдиясе кебек эшләнгән, әйе, төрле ингредиентлар винегрет кебек кушылмаган, гөбәдия кебек катлам-катлам салынган.

Вакыйгалар 1918-1919, 1949, 1954, 1963, 1980 елларда Казанда һәм Урта Азиядә бара. 1918-1919 елларда без Казанны һәм Әмирхан Еники язган сюжетны күрсәк, 30 елдан соң (1949 ел) Гөләндәм белән Салих Сәйдәшевның Урта Азиядә очрашуы – спектакль авторларының фантазиясе, гәрчә ул елларда Салих Сәйдәшев чыннан да Урта Азиядә булса да.

Спектакльдәге күренешләрдә Салих Сәйдәшев күп катнашса да, без аны биредә Гөләндәм туташның алдагы тормышына этәргеч ясаган кеше буларак кына күрәбез. Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүче әдәбият галиме, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина сүзләре белән әйтсәк: «Гөләндәмнең Фәйзи Биккинин, Мансур Мозаффаров, Солтан Габәши, Кәрим Тинчуриннар белән танышуы – Салих чакырган хөр рухлы, матур чынбарлыкка аяк атлавы ул». Салих Сәйдәшев этәргеченнән ул күренекле музыкант, мәгърифәтче булып җитешә, авыр елларда пианино аның һөнәренә, балаларын туендыра алырлык инструментка әверелә.

Мин хәзер Виктория Печерникова һәм Айдар Әхмәдиев үргән сюжетны язарга җыенмыйм – спойлер булмасын. Инсценировка авторлары вакыйгаларны репрессияләр чорына бәйли. Ни өчен ул Роберт/Салих әнисен кичерә алмаган, һәм бу вакыйгада Сәйдәшнең «гаебе» нидә? Гөләндәмнең вафатыннан соң көндәлек ничек итеп барысын да ачып биргән? Һәм ни өчен әсәр «Тынлык» дип атала?

Спектакльдә Гөләндәмне 3 актриса уйный: яшь Салихка гашыйк булган яшь Гөләндәм (Әмирхан Еники язган Гөләндәм) – Гөлүсә Гыйбадуллина, Салихны икенче кат күргән һәм сайлау алдында калган Гөләндәм (Айдар Әхмәдиев Гөләндәме) – Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, өлкән яшьтәге Гөләндәм – Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина.

Ә менә Салих Сәйдәшев берәү генә – ул рольне Инсаф Хәләүтдинов башкарды. Инсафның Кариев театрында рольләре байтак булса да, бу, мөгаен, аның беренче зур, җитди роледер. Әйе, Сәйдәш картаймый – ул һаман да ак костюмнан һәм эшләпәдән. Сәйдәш картая да алмый: чөнки ул – көндәлекләрдәге истәлекләр аша торгызылган образ. Без аны бары тик көндәлек язган Гөләндәм сүзләре һәм шул көндәлекне укыган оныгы Азиза күзләре аша гына күрәбез.

Шунысы да игътибарга лаек: Тинчурин театрында куелган «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә Сәйдәшне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкарса, биредә бу рольдә аның укучысы башкарды. Аларның бөек композиторны күзаллауларында хәтта ниндидер охшашлык та бар иде кебек.

Ә көндәлекне табып укучы Азиза ролендә – театрның яңа яшь актрисасы Гөлшат Далматова. Гөлшат, Казан театр училищесын тәмамлагач, берничә ел Түбән Кама ТЮЗында эшләгән һәм быел (яңа фамилия белән) Казанга – татар театрына әйләнеп кайткан. Кинорежиссер Александр Далматовның хатыны ул һәм «Тынлык» – Кариев театрында аның дебюты.

Салих Сәйдәшев, өч Гөләндәм, Гөләндәмнең улы Роберт (Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев) һәм оныгы Азизадан (Гөлшат Далматова) кала барлык артистлар берничә роль башкара. Бу – бераз буталчыклык та тудырды кебек, әмма буеннан-буена табышмаклы сюжет ясалгач, җеп очын ычкындырмаска тырышып, спектакль дәвамында игътибарны читкә юнәлтмичә утырсаң, бик тиз аңлыйсың. Әйтик, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Вафина Гөләндәмнең әнисен дә уйный, Әшрәф Синяаева булып та җырлый. Рамил ВафинШамил Усманов та, куркыныч дәрәҗәдә игътибарлы һәм матур билгесез кеше дә. Башта Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская булып чыккан Татарстанның атказанган артисты Алсу Шакированы Шукрона Маликовна ролендә күреп, киеренкелектән чыгып, бер рәхәтләнеп көләсең.

Спектакльнең декорацияләре бик матур булуы да игътибарга лаек. Спектакль дәвамында алар үзгәрә, җанлана. Фортепиано гына – декорациянең алыштыргысыз элементы.

Композитор Миләүшә Хәйруллина да темага сак кагылып, бөек композитор турындагы әсәрне музыкаль яктан зиннәтле итеп бизәгән. Яшь Гөләндәм белән яшь Сәйдәшнең хореографиясе өчен хореограф Марат Казиханов һәм пластика буенча режиссер Елена Музеевага рәхмәт (кемгә күбрәк рәхмәт икәнен белмим – ләкин яшьләрнең композициясе искиткеч иде. – авт.).

Иҗади команда төрле чорларны һәм шәхесләрне чагылдырган әсәрдә «ляплар» калдырмаска тырышып эшләгәннәр. Әлбәттә, гарәп имлясында язылган көндәлекне 80 нче еллардагы оныкның укый алуы – авторларның фантазиясе. Чынбарлыктагы көндәлек «искечә» язылса да, авторлар Әмирхан Еники әсәрен үз фантазияләре белән дәвам итәләр икән, алар бит көндәлектә Гөләндәм соңрак нәкъ менә улына «киләчәккә хатлар» буларак кириллицада яза, дип тә уйлый алабыз.

«Тынлык» – Кариев театрының затлы шәхесләр турында затлы спектакле.