Белгеч өрек җимешенең төшен ашау сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтте
Өрек төшен ашау сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы Видное шәһәре клиник хастаханәсенең өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге һәм профилактика үзәге җитәкчесе Зарема Тен белдерә, дип яза «Аргументы и факты».
Ни өчен өрек җимешенең төшен ашарга ярамый?
Табиб сүзләренчә, өрек җимешенең төшендә амигдалин (миндаль) бар. Ул кеше организмына эләккәч, ашказаны согы белән кушылып, көчле агуга – синил кислотасына әйләнә.
Белгеч аңлатканча, өрекнең төше агулануга китерергә мөмкин. Бу очракта баш әйләнү, артериаль кан басымы күтәрелү, күңел болгану кебек симптомнар күзәтеләчәк. Бу җимешнең төше белән агулану хәтта үлемгә дә китерә ала.
«Аны еш ашау сәламәтлек өчен куркыныч», – ди табиб.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) өрек җимеше төшен «билгеле бер шартларда агулы була ала торган продуктлар» исемлегенә керткән. Җимешнең йомшак өлеше ашау өчен яраклы, ә төше исә, амигдалин аркасында, сәламәтлек өчен куркыныч.
Шул ук сәбәп аркасында чия, слива төшен һәм алма орлыкларын ашарга ярамый.
Кемнәргә өрек җимешен ашарга киңәш ителми?
Табиб сүзләренчә, җимешнең йомшак өлеше А витаминына бай, ул күз күрүенең үткенлегенә һәм тән тиресенең сыгылмалылыгына яхшы тәэсир итә, әмма шулай да өрек һәркемгә дә файдалы түгел. Эксперт өрек җимешендә, бигрәк тә киптерелгән җимештә шикәр күп булуы турында кисәтте. Шуңа күрә аны аз углеводлы диетада утыручыларга һәм диабет белән авыручыларга мөмкин кадәр азрак ашарга кирәк. Моннан тыш, өрекне еш кына, җимешнең төсен саклау өчен, күкерт диоксиды белән эшкәртәләр. Бу – аллергия китереп чыгарырга мөмкин, дип аңлатты табиб.