Данир Сабировның йорты янып беткән күршесе шатлыгы белән уртаклашты
Юмор остасы Данир Сабиров күршесе Ирек абыйның 1 ай элек яңа йортына күчүе турында хәбәр итте.
Артистның күршесенең 2 ел элек йорты янып беткән иде. Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе бу хакта үз социаль челтәрләрендә сөйләгәч, язылучылар 1 миллион сумга кадәр акча җыйды.
Видеода күренгәнчә, артист күршесенең яңа йортында утыра. Әле эшлисе эшләр бар, Ирек абый булганыннан канәгать һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә.
«Җылы, су, түшәм бар. Тагын нәрсә кирәк инде? Азрак акча җыярбыз да түшәмне ясарбыз. Менә монда душ, киләчәктә монда сауна булачак. Әмма әле планда юк. Бу – минем йокы бүлмәсе, оныкныкы, кызныкы. Менә шулай әкренләп тырышып ясыйбыз. Кешеләргә бик зур рәхмәт, алар булмаса, мөгаен, мин шалашта яшәр идем.
Яңа йортка дога укытырга кирәк бит. Миләүшә белән син дә керерсең, әбиләр чакырып алырбыз. Монда тиздән «әбиләр полянасы» була», – дип сөйли-сөйли, Ирек абый яңа йорты белән таныштырды.
«Бу зур эштә катнашкан һәр язылучыма һәм дусларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм. Кылган игелекләребез меңләтә әйләнеп кайтсын. Мондый сынаулар беркемнең дә ишеген какмасын иде», – дип тә язган артист.
Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»
Данир Сабировның икенче күршесе яна, бер күршесенә ул 2 миллионга якын акча җыйган иде