ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рамил Хәйретдинов: «Күз яшьләремне тыеп тора алмадым...»

0

Җырчы, алып баручы Рамил Хәйретдинов бик күп кунаклар чакырып, зурлап, үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны котларга күпсанлы туганнары, якыннары җыелган. Араларында Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев, Илназ Минвәлиев, DJ Radik, Резедә һәм Артем Пискуновлар кебек «йолдызлы» кунаклар да булган.

Әмма Рамил Хәйретдинов өчен туган көн мәҗлесенең иң шатлыклы, иң күркәм мизгеле балалары сюрприз итеп башкарган җыр булган. Әминә белән Салават Гүзәл Уразова репертуарыннан «Әти» җырын башкарган.

«Нинди генә дәрәҗәле җырчы дусларым чыгыш ясаса да, юбилеемның иң матур мизгеле – балаларымның җырлавы булды. Миңа белгертмичә, яшереп кенә әзерләгәннәр, иң мөһиме – тере тавышка. Күз яшьләремне тыеп тора алмадым...» – дип язды ул, әлеге видеоны үзенең сәхифәсенә урнаштырып.

Роликны караган дуслары Рамил һәм тормыш иптәше Рамиләнең балаларына матур, дөрес тәрбия бирүенә соклануларын белдерә.