Камилә Вәлиева: «Шок, әрнү һәм кайгы...»
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева фаҗигале төстә һәлак булган танылган спорт комментаторы Александр Гришинны искә ала. Спортчыга Александр белән озак вакытлар бергә эшләргә туры килгән.
«Шок, әрнү һәм кайгы... Фигуралы шуу бүген тынып калды. Александр Гришин арабыздан китте. Якты күңелле, игелекле, чиксез позитив кеше вакытсыз гүр иясе булды. Ул безнең чыгышларны озак вакытлар шәрехләп кенә калмады, көч бирде, ярдәм итте, һәрвакыт терәк булды. Мин аның якты карашы астында чыгыш ясау бәхетенә ия булдым. Александрны беркайчан да онытмам. Туганнары һәм якыннарына сабырлык телим», – дип яза Камилә.
Танылган спорт комментаторы Александр Гришин бәхетсезлек очрагында һәлак булды. Аңа 47 яшь иде. Фаҗига көчле яңгыр вакытында тимер юл платформасында булган.
- Танылган спорт комментаторы һәлак булган