Кукмарада 7 балалы гаиләдә фаҗига: «Торыгыз, янасыз бит!»
29 июль иртәсе, иртәнге сәгать 8ләр тулып киткән чак. Кукмара урамнары буйлап үзәкне өзә-өзә кычкыртып, зур тизлектә янгын сүндерү машинасы үтеп китте. «Тагын кайда икән инде янгын, и Аллаһы Тәгаләм, хәвеф-хәсрәтсез, кайгысыз гына булсын иде», - диеште янәшәдәгеләр. Берникадәр вакыттан соң Югары Арбашта сарай яна икән, дигән хәбәр килеп иреште. «Сарай гына булса ярар, башкасы булмасын», - дип, тагын сөйләшеп алдык.
Сарай гына булмаган икән шул, аннан күчкән ут ялкыны берсеннән-берсе кечкенә 7 баласы белән яшәүче Елена һәм Ленар Корбангалиевларның йортларын да юк итә. Ходайның рәхмәте: 50 яшьлек авылдашлары Азат Ярмөхәммәтовның батырлыгы нәтиҗәсендә, аларның өйдә йоклап яткан дүрт балалары да исән кала.
«Килеп керүгә, балаларга: «Торыгыз, янасыз бит!» - дип кычкырдым»
Ленарны фермага эшкә озатканнан соң, Елена ике баласын балалар бакчасына илтә китә, йокысыннан торган өченчесе дә алар белән ияреп бара. Бакчага барып җиткәч кенә хуҗалыкларында янгын икәнлеген белеп ала ул. Ә бу вакытта яңа гына аерган балын Түбән Арбашта яшәүчеләргә илтеп кайтып килүче авылдашы Азат Нурмөхәммәт улы алар каршысындагы кибеткә керә.
Оныкларга дип, тәмле әйберләр сайлап торганда, урам ягыннан шатырдаган тавыш килде. Машинам шартлый, ахрысы, дип ашыга-ашыга чыктым. Карасам, каршыдагы хуҗалыкның сарай артыннан төтен күтәрелеп килә. Капкаларыннан йөгереп кердем, бер җиргә сарыклар укмашканнар иде, аларны куып чыгардым. Шуннан өйгә ашыктым. Килеп керүгә, балаларга: «Торыгыз, янасыз бит!» - дип кычкырдым. Ул вакытта инде аларны ишектән чыгарып булмый иде, чөнки өй ишекләре арттарак, сарай ягында урнашкан. Кайсы елый, кайсы тораташ кебек катып калган. 3 баланы берәм-берәм алгы як тәрәзәнең форточкасыннан чыгардым. Пластик тәрәзәләр, зур итеп ачылмый да. Шуннан күзем бишектәге сабыйга төште. Бишекне тартып алып тәрәзәдән чыгармакчы булам – сыймый. Янгынны карап торган кешеләргә дә: «Ярдәм итегез әле!» – дип кычкырдым, никтер ул вакытта берсе дә булышырга килмәде. Баланы, ул сигез айлык кыз икән, чүпрәкләргә төреп, икенче сыйныфта укучы кызга форточка аша курка-курка тоттырдым. «Ныгытып тот, төшереп җибәрә күрмә», – дидем аңа, борчылып.
Шул арада форточка аша өйгә Елена да килеп керә. Инде ярдәмгә килгән ир-егетләр белән, веранда тәрәзәсен ватып, өйдән суыткыч, телевизор, мотоблок ише әйберләрне дә чыгаралар. Ә Елена, каударланып, документлар җыя башлый.
«Берзаман өй эчендә икәү генә калдык, янгын инде сарай артыннан бәреп кергән иде, өй диварларын да кмап алды. Өй эченә төтен тулды, сулап булмый башлады. Ә әйберләрен юрганга төреп җыйган Елена форточкада кысылып калды. Аны көч-хәл белән этеп чыгарып, аннан соң үзем сикердем», - ди Азат.
Фото: © Газинур Хаев
«Кайтмый да кайтмый, борчыла башладым»
Бу сүзләрне ишетү, язу, уку да тетрәндерә, ә анда нинди мәхшәр булганын безнең героебыз үзе генә беләдер. Азатның озак вакыт кайтмаавына инде тормыш иптәше Илсөя дә борчыла башлаган.
Азат кайтмый да кайтмый, борчыла башладым, абыйсы Роберт та бал аертышырга булышырга дип безгә килгән иде. Урмандагы умартачылыкка менгәч, яңа бәрәңге ашарбыз дип, бакчага чыктым. Карасам, кап-кара төтен, ут баганалары күтәрелә. Янгынны күреп алуга, Роберт абыйга кереп әйттем, ул шунда чыгып йөгерде. Чөнки энесенең мондый вакытта иң беренче булып ярдәмгә ташланганын белә иде инде ул. Янгын сүндерелгәч, икәүләп кайтып керделәр, кап-кара төтенгә баткан Азат шок хәлендә, берни ачык кына сөйләми. Мунчага юынырга барганда даґ: «Миңа эссе, эссе миңа», - диде ул. Күңел киеренкелегеннән урманда бал аертканда гына көн дәвамында әкренләп кайтты ул.
Эссе булмыйча соң! Балаларны коткарганнан соң, ул өенә кайтып китми, ә Корбангалиевларның күршеләренә ут капмасын дип, булыша башлый. «Өскә бер чиләк салкын су коям да тагын китәм», - ди.
Азатның тормышында янгыннар очрап торган. Монысы – унынчысы. «Иң мөһиме: каушап калмаска, карап тормыйча ярдәмгә ашыгырга кирәк», - диде ул.
Азат Ярмөхәммәтовка 50 яшь. Ул - югары белемле энергетик, 3 кызының әтисе, ике оныгына бабай. Үз һөнәре буенча берникадәр эшләп алганнан соң, умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә Өркеш урманында 40 баштан артык умарталары бар, хуҗалыкларында 14 баш эре терлек асрыйлар. Яшел Үзән районында туып-үскән Илсөясе белән бар эшне дә бергәләп башкаралар, чын мәгънәсендә, иңнәрен-иңгә куеп гомер итәләр.
Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
Азат тормышта да батыр һәм тәвәккәл ул. Шундый булмаса, моның кадәр хуҗалыкны алып бара да алмас иде. Иртәнге сәгать 4тән без инде аяк өстендә. Малларны караганнан соң, умарталыкка китәбез дә, көн дәвамында шунда булабыз. Пай җирләребез бар, печән чәчәбез, иген үстерәбез, – ди Азатның тормыш иптәше.
Ярмәхәммәтовларны Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова бары тик мактап кына телгә ала. «Алар безнең күршедә яши. Азат абый – герой ул, мин аның белән горурланам, - ди җитәкче ханым. – Ул булмаса, нәрсә булачагын күз алдына китерергә дә куркам. Аның ярдәме белән без фаҗигагә тарымады».
Әйе, чын герой ул Азат Ярмөхәммәтов! Янәшәбездә булган безнең заман герое!
Бүгенге көндә 7 бала белән (иң олысына - 12 яшь) бернәрсәсез урамда калган Корбангалиевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 2202200923366874. Телефон номеры – 89393752417, Корбангалиева Елена Юрьевна («для погорорельцев» дип күрсәтергә).