Автор-башкаручы Гүзәлиягә 50 яшь: «Минем кылларымда уйнамагыз»
Автор-башкаручы Гүзәлия 50 яшьлеген билгеләп үтә. Шулай ук «Гитара» җырының премьерасын да тәкъдим итә.
«Минем кылларымда уйнамагыз, мин гитара түгел, җырымны гына тыңлагыз. Дустым Рауза Хафизова сүзләре», – дип яза ул.
«Миңа 50 яшь. Яратам… Утларда яндырам, үзем дә янам. Теләгәнчә яшим. Могҗизаларга ышанам. Еласам да, яшьләремне күрсәтмим. Ярсу ташкын да, тын елга да - мин. Кыю. Көчле. Йомшак. Чын хатын-кыз», – дип яза ул гомеренең алтын урталыгына җитүе турында.
