ru24.pro
Новости по-русски
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Безгә, нишләп сез беркем белән дә талашмыйсыз, диләр»

0

Иҗади дуэт белән «Татар җыры»нда җәһәт кенә сөйләшеп алдык.

Ризат, Зинира, дәрәҗәле исем алуыгыз белән котлыйбыз! Хәлләрегез ничек, сез – эстраданың иң тыныч парларының берсе бугай, үзегез килешәсезме?

Зинира: Бүгенге тормыш бит болай да тыныч түгел, 3 көнлек дөньяда тагын әллә нинди шау-шулар куптарып яту нәрсәгә кирәк инде ул. Аны кемдер аңлый, кемдер аңламый. Безгә ул кирәкми, матур гына эшләп, яңа җырларыбыз белән тамашачыларыбызны сөендереп торабыз. Без иҗат белән халыкны тәртипкә өйрәтергә тиеш бит, әллә ниләр кыланып түгел.

Ризат: Тормышта «алтын урталык» дигән әйбер бар, безнең өчен ул: гаилә, балалар, сәхнә. Бүгенгесе көндә болай да ир-ат белән ир-ат, хатын-кыз белән хатын-кыз яши, шундый заман җитте. Яшьләр өйләнешә дә 1 көннән аерыла. Безнең традицион гаилә кыйммәтләрен саклап каласыбыз килә. Балалар үстерү, традицион әби-бабаларыбыз яшәгән гаилә тормышын пропагандаларга кирәк. Безгә күп әйтәләр инде, нишләп сез беркем белән дә талашмыйсыз, дип.

Зинира: Сезгә шундый бер очкын кирәк, диләр. Ләкин безнең өчен андый уен очкын кирәкми.

Уйлаганыгыз юкмы соң берәр пиар алым турында, кайбер җырчылар бик еш куллана кебек андыйларны.

Ризат: Безгә аны әйткәннәре бар инде: әйдәгез, пиар өчен берәр хәл чыгарып алыйк, бөтенесе сезнең турыда язар, сөйләр, дип.

«Талашканнар» дипме?

Зинира: Янәсе, Ризат хыянәт иткән...

Ризат: Аннары безне каядыр күргәннәр дә, ә ул синең сеңлең булган икән. Ялгышканнар икән.

Зинира: Безгә андый әйбер кирәкми инде, Аллаһ сакласын андый хәлләрдән.

Концертлар кую ничек бара, хәзер бар әйбер дә кыйммәтләнә бит.

Ризат: Үзебезнең юлыбыз белән барабыз, үзебезнең тамашачыбыз бар. Безнең өстә 16 кеше, төркемебез зур. Аларның барысының да гаиләләре, кредитлары, башка мәшәкатьләре, шуларны да уйлап, без аларны эшләтергә, акчалы итәргә тиеш. Шуңа артык уйланып торырга вакыт юк, үз эшебезне башкарырга тырышабыз.

Зинира: Җырдагыча: «Барганы бара тора, калганы кала тора»...