Иске йорт (Марина Абдуллаева)
Ул кичне Катя ноутбук артында курс эшләре белән утырды. Киче дә шундый җылы, якты. Әтисе белән әнисе иртә белән күрше шәһәргә кирәк-яраклар артыннан киткән иде. Катя аларны кичке ашка көтте. Менә тузан туздырып ишек алдына иске «Волга» килеп туктар да, җыйнаулашып табын артына утырып, яңалыклар белән уртаклашырлар, көндәлек вак-төякләр турында сөйләшерләр…
Ләкин машина килеп туктамады.
Таң алдыннан өйгә полиция килде. Формадагы җитди йөзле ике ир-ат яңгыр, кискен борылыш, күпер турында сөйләделәр. Аларның берсе иңбашына кулын салып: «Кайгыгызны уртаклашам. Кызганычка, әти-әниегез һәлак булды», – дигәч кенә Катяның башына коточкыч хәбәр барып җитте...
Бу төнне, һәрвакыт җылы һәм уңайлы булган өй гүя катты, туңды. Катя кухняда озак басып торды, әнисенең буш чынаягына карап еларга да, бар көченә кычкырырга да көч тапмады. Күңелен биләп алган бушлык аны эчтән өзгәләде, йолкыды.
Бу йорт аны әти-әнисе белән бәйләп торган бердәнбер урын булып калды. Аларның адымнарын, тавышларын әле дә бу диварлар белдереп, искә төшереп тора иде.
Хат
Алты елдан соң...
Катяга йортларын сүтәргә карар кылыну турындагы хәбәр-хат гади бер әйбер булып кына күренде – икегә бөкләнгән кәгазь, төссез мөһер. Ул хәтта башта аның мәгънәсен дә аңлап бетермәде. Күзләре җансыз, коры рәсми сүзләргә абынды.
«Хөрмәтле Екатерина Викторовна… йорт сүтелергә тиеш… күчеп китү мөмкинлеге бирелә...»
Бу сүзләр кемнеңдер тормышыннан кисеп алынган өзекләр кебек тоелды. Ләкин соңгы җөмлә, энә булып, йөрәгенә кадалды:
«Күчеп китү вакыты – өч ай».
Катя ишек яңагына терәлеп, йортка бакты. Ул аның эчендәге һәр әйберне хәтеренә сеңдерергә тырышты. Дивар почмагында нечкә генә сузылган ярыкка кадәр игътибар итте, әйтерсең аны буяу пумаласы белән сызып куйганнар.
Бу йорт аның тәүге адымнарын күрде. Әтисенең монда күченгән чагында, чүкеч тотып, ашыгып- ашыгып, нәрсәдер эшләп йөргәнен, әнисенең иске плитәдә мүк җиләге кесәле пешергәнен күрде. Аның иң бәхетле чакларын да, иң авыр мизгелләрен дә күрде. Ә хәзер, еллар үткәч, бу йорт комачау була башлады...
Катя кухняга узды. Искергән, чәчәкләре уңган чынаякка чәй агызды. Бу әнисенең чынаягы иде. Монда гомумән бөтен нәрсә әнисен хәтерләтә: иске тегү машинасында тегеп эленгән пәрдәләр, кәкре-бөкре, әмма ышанычлы итеп борып куелган сөлге элгече.
Ул әйберләрне тартмаларга тутыру мизгелен күз алдына китерергә тырышты. Ләкин аның урынына хәтеренә башка күренешләр килде : әнисе иртән ипи кисә, әтисе, урындыкны шыгырдата-шыгырдата, өстәл артына утыра…
Һәр ярык, һәр тырналган урын – аның тормышының бер өлеше. Ләкин хәзер болар барысы да сүтелергә тиеш.
Гүя өйне генә түгел, аның үткәнен дә юк итәләр...
Глеб
Кич белән Катя янына Глеб килде. Ул аның дусты гына түгел, үзенә урын таба алмаган чакларда һәрвакыт янәшәдә булган кеше дә иде.
Бүген ул яңа пешкән икмәк һәм бер шешә шәраб белән килгән. Алар идәндә утырдылар – чөнки диван да, өстәл дә тартмалар белән тулган иде. Катя бер генә әйберне дә тартмага сала алмады.
– Нишләргә уйлыйсың? – дип сорады Глеб, шәрабны чынаякларга агызганда.
– Нишләргә? – дип кабатлады Катя, чынаягында чагылган үз йөзенә карап. – Нишли алам соң? Күчеп китәм. Әйберләремне җыям. Башкалар кебек. Минем башка юлым бармыни?
– Юл һәрвакыт бар, – диде ул. – Каласың килсә, тәрәзәләрне кадаклап куясың да каршылык оештырасың.
– Нинди каршылык, Глеб? – дип көлемсерәп куйды Катя. – Беләсең бит, бу йортка ничә ел инде? Түбәсеннән су үтә, тәрәзәләрдән җил өрә – урманнан бүреләр ычкынган диярсең.
– Ә барыбер кызганыч, әйеме? – диде ул сак кына тавыш белән.
Катя баш какты.
Кызганыч иде… Хәтта бу мизгелдә йөрәге кысылып куйгандай тоелды. Тик моны тануы авыр иде. Ахыр чиктә, бу бит – бер гади йорт. Такталар, кирпечләр, штукатурка. Нигә әле алар белән бергә үзе дә тамырыннан йолкып алынгандай хис итә?
Сандык
Катя әйберләрен җыя башларга 1 атнадан гына кереште. Ул ашыкмыйча эшләде, гүя акрынрак хәрәкәт итсә, йорт белән саубуллашу өчен күбрәк вакыты калыр кебек тоелды.
Бер шкаф эченнән ул яшел тышлы блокнот тапты. Арасында әнисенең шакмаклап чиккән кыстыргычы да бар иде. Битләре инде саргайган, шулай да алардан сизелер-сизелмәс кенә әнисенең хушбуй исе аңкый иде. Эчке тышлыкта язылган сүзләргә күзе төште:
«Йорт – ул диварлар түгел. Ул – без».
Катя блокнотны күкрәгенә кысты.
Күчеп китәргә 1 атна калгач, ул чардакка күтәрелде. Монда тузан, агач исе белән бергә, үткәннәрнең рухы да сизелә иде. Ул озак кына иске тартмаларны актарды – кайсыларыннан инде онытылган китаплар, кайсыларыннан совет заманыннан калган иске гәҗитләр чыкты. Бераздан Катя почмакта зур сандык күреп алды. Ул тузанга күмелеп, кирәксез әйберләр өеме артында яшеренеп калган иде.
Йозагы күптән ватылганга ошаган. Катя сак кына капкачын ачты һәм чүпрәк-чапрак арасында көмеш шәмдәл күреп алды. Аның шома өслеге ярымкараңгы чардакта тонык кына ялтырый иде. Ул аны кайчандыр, бәләкәй чакта күргәнен хәтерләде.
«Әгәр бервакыт үз-үзеңә ышанычың югалса, – дия иде әнисе, – аны кулга ал. Ул сиңа кем икәнеңне искә төшерер».
Катя бармаклары белән шәмдәлнең салкын тимерен сыйпады. Күңеле чымырдап куйды. Кинәт хәтерендә блокноттагы сүзләр яңгырады:
«Йорт – ул диварлар түгел. Ул – без».
«Мин, – дип уйлады Катя, – һәм минем хатирәләр… Аларны сүтеп булмый».
Күченү
Күчү көне аяз һәм салкын иде. Катя өйнең бусагасында басып торды, кулы белән дивардан кубып төшкән кечкенә генә кирпеч кисәген кысып тотты. Ул аны истәлеккә алды.
– Бар да әзерме? – дип сорады Глеб, соңгы тартманы күтәреп чыкканда.
– Әзер, – диде Катя, һәм аның тавышында элек булмаган ныклык ишетелде. Соңгы тапкыр ишекне япканда, йорт аңа моңсу карап калгандай тоелды.
Катя заманча якты, зур тәрәзәләрдән иртәнге кояш нурлары төшеп торган фатирга күченде. Башта ул монда үзен уңайсыз хис итте. Бер кичне, әйберләрне бушатканда, кухняда Глебның чәй куеп йөргәнен ишетте. Су кайный башлады, аннары савыт-саба чыңы ишетелде. Ул, күрәсең, чәй ясый иде. Бер минуттан бүлмәгә хуш исле үлән чәе таралды.
– Катюш, барысы да әзер! – дип эндәште Глеб.
Катя елмаеп куйды. Чәй исе бик тә таныш, якын иде. Өстәлдә, гаиләсе, үткәне белән бүгенгесе белән бәйләп торган җеп – шәмдәл яна иде.
– Беләсеңме, – диде Глеб, чынаякларны өстәлгә куйганда, – монда элекке йортка караганда күпкә уңайлырак кебек.
Катя уйга калды. Бәлки, ул хаклыдыр. Чын йорт – ул диварлар гына түгел. Ул – үзең тудырган җылылык. Ул – күңелеңдә саклап йөрткән хәтер.
Катя чынаягын иреннәренә якын китерде, ләкин ашыкмады – бары тик җылы парын гына иснәп куйды. Шул мизгелдә аңа ниндидер таныш, назлы тавыш ишетелгәндәй булды. Тышта шәһәр утлары җемелдәде. Аның йөрәгендә, озак вакытлардан соң беренче тапкыр, тыныч, җылы рәхәтлек урнашты.
– Әйе, – диде ул, елмаеп. – Миңа монда ошый башлады.
– Әйдә, утны кабызмыйк, – дип тәкъдим итте Глеб. – Шулай рәхәтрәк.
Катя баш какты һәм шәмдәлгә шәм кабызды. Ут телләре йомшак кына тирбәлде, караңгылыкны таратып, аның күңелендәге авырлыкны да юып алгандай булды. Шәм уты җанланып, бүлмәне җылылык белән тутырды. Һәм бу нурда ниндидер яңалык бар иде.
Бик яхшы яңалык...