Казанда урамында машина 11 кешене бәрдергән
Казанда Вишневский һәм Калинин урамнары чатында 11 кешене бәрдергәннәр. Бу хакта, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән, «Татар-информ» яза.
Якынча мәгълүматлар буенча, таксист тукталыш белән автобус арасына барып кергән. Ул вакытта автобустан кешеләр чыга торган булган. дип яза «Mash Iptash» телеграм каналы.
Авариядә барлыгы 11 кеше зыян күргән. Тугыз кешене төрле диагнозлар белән хастаханәгә алып киткәннәр, калганнарына хастаханәгә бару таләп ителмәгән.
Урында ашыгыч ярдәм һәм полиция эшли.