ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Исле шәмнәр, диффузорларның сәламәтлеккә нинди куркынычы бар?

0

Исле шәмнәр үпкәләргә зыян китерә ала, дип ачыклаган Америка галимнәре. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Исле шәмнәр, диффузорлар һәм интерьер спрейлары кебек исле продуктлар бүлмәдәге һавага нык зыян китерә. Машина газлары урам һавасын ничек пычратса, бу исле әйберләр өйдәге һаваны да шулай пычрата.

Аларның зыянын билгеләү өчен, эксперимент үткәрелгән. Белгечләр ачыклаганча, эрегән балавыз һәм исле башка продуктлар терпеннар бүлеп чыгара. Бу химик кушылмалар исләр өчен «җаваплы». Эрегән балавызда исле майларның концентрациясе күпкә югарырак була, шуңа терпеннар да күбрәк бүленеп чыга.

Тулаем алганда, «исле һаваны» 20 минут сулаган очракта, сулыш системасына 100 миллиардтан башлап 10 триллионга кадәр шушындый нанокисәкчекләр эләгергә мөмкин. Алар шулкадәр вак һәм үпкәгә бик тирән керә алалар.

Исле шәмнәр, диффузорлар озак вакыт кулланган очракта, кешедә ютәл, төчкерү башланырга мөмкин. Шулай ук, күзләрне ярсытырга һәм астманы кискенләштерергә мөмкин.