ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Алсу Фаракшина кызын озак көтүе турында: «Йөклелегем 6-7 атналык вакытта өзелә иде...»

0

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина күптән түгел икенче тапкыр әни булу бәхетенә иреште. Артистның авырлы булуын күпләр белмичә калды. Социаль челтәрләргә бәби тудыру йортыннан фотолар керткәч, бик нык гаҗәпләндек. Баксаң, Алсуның бәби көткәнен яшерүе юкка гына булмаган икән. Күз тияр дип курыккандыр. Чөнки Алсу белән тормыш иптәшенә, икенче тапкыр әти-әни булганчы, шактый катлаулы юл узарга туры килгән икән. Алсу бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләде.

  • «Кая югалды дигән идек» – Алсу Фаракшина тагын бер тапкыр әни булган!

«Без сине ничек озак көттек, кызым… Йөккә узсам да, алар бик тиз өзелә иде… 6-7 атналык вакытта ук… Авырга узган саен, тагын шушы хәл кабатланыр, дип курка идек. Ләкин без бирешмәдек, икенче сабыебыз турында хыялландык.

Барлык уңышсызлыклардан соң, ниһаять, җиденче тапкыр йөккә уздым. Минем иммунитет белән бәйле диагнозым бар. Йөклелек чорымны Клексан 0,4 препараты белән үткәрдем.

Кан басымым күтәрелә иде. Допегит эчтем. Йөклелек болай авыр булмады үзе. УЗИ буенча да барысы да яхшы иде. УЗИ, хәтта, бөтенесен җентекләп карый торган табибка да ошады. Ләкин ул миңа кан басымымны контрольдә тотарга кушты.

Без сине Аллаһы Тәгаләдән сорап алдык. Әлхәмдүлилләһ! Рәхмәт, Эльза Җиһангирова («Эльза заза» – мөслимә блогер). Безнең өчен изге урыннарда сораган дусларыбызга рәхмәт. Ул елда, дусларыбыз гомрә хаҗына китәр алдыннан, өйдә Коръән укыттык һәм ифтар үткәрдек. Бездән чыгып китәр алдыннан: «Без сезгә нәрсә теләргә икәнен беләбез», – диделәр. Язам һәм елыйм… Нәкъ шул елда Рамазан аенда мин балага уздым. Аллаһы Тәгалә безне ишетте. Әлхәмдүлилләһ!