5,6 мең сум өчен - 2 ел төрмә: үги әнисе Айсылуга өйләнгән Даниилны хөкем иттеләр
«Акчаны мин аңа кире кайтардым, без инде дуслаштык»
Казанның Вахитов суды 23 яшьлек Даниил Зариповны дустының банк счетыннан акча урлауда гаепле дип таптылар. Даниил хәзер – «Ты супер!» музыка шоуы финалисты. Аннан да бигрәк, ул үги әнисенә өйләнеп, гауга чыгаручы буларак билгеле.
- Тәрбиягә алган егеткә 53 яшьтә Айсылу кияүгә чыкты: «Иң мөһиме – күңел яшь булу»
Судка Даниилдан зыян күргән дусты да килгән. Аларның үзара мөнәсәбәтләренәк караганда, алар килешкән генә түгел, кабат дуслашкан да.
Тикшерү фаразынча, Даниил Зарипов дусты белән бергә ял итә, эчәләр, аннары дустының өенә китәләр. Дусты Даниилга музыканы акыртып тыңларга рөхсәт бирми, шуңа күрә алар ачуланыша, аннары дусты аны өйдән куып чыгара. Даниил өстәлдән дустының банк картасын эләктереп чыгып китә, барларда 5,6 мең сум туздыра.
Таң алдыннан арыган Зарипов дусты янына кайта, душка керергә, киемнәрен алыштырырга рөхсәт сорый. Дусты рөхсәт бирә һәм Зариповка картасын кайдадыр югалтуы турында сөйли. Даниил дусты өчен бик борчылуын әйтә. Тикшерүчеләргә ул исерек булдым, картаны алганны искә төшермәдем ди. Даниил хәтта үзе дустына полициягә гариза язарга тәкъдим итә.
Берничә сәгатьтән банк картасы Даниил Зариповта табыла, ләкин җинаять эше инде кузгатылган була.
Инде искәртелгәнчә, Даниил Зарипов бер тапкыр танылган иде. Педагог, музыка укытучысы, Рөстәм Мингалимнең кызы 53 яшьлек Айсылу Чижевская алты баланы тәрбиягә ала. Соңрак үзенең тәрбиягә алган балаларының берсенә – 23 яшьлек Даниилга кияүгә чыга. 2023 елда булган бу туйны «Интертат» язган иде. Шушы гамәленнән соң Айсылудан тәрбиягә алган башка балаларын кире алалар.
Узган елның маенда Айсылу Чижевская-Мингалим ире Даниил белән аерылышуын әйтте. Аның әйтүенчә, 23 яшьлек ир интернетта «тыелган хезмәтләр тәкъдим» иткән (Айсылу ишарәләвенчә, үзенең тәнен саткан). Айсылу аны тыелган омтылышлардан сакларга тырышып караган, ләкин уңышсыз булган, имеш. Хатын аны иҗади яктан үстерергә теләве аркасында кияүгә чыгуын әйткән иде. Соңыннан ул үзенең бу адымын пиар дип кенә атады. Аларның яшь аермасы – 31 ел.
Айсылу аерылдык дисә дә, судта Даниил Зариповның өйләнгән икәнен әйттеләр. Мөгаен, рәсми аерылышу булмаган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Хәзер без аралашмыйбыз диярлек, бергә яшәмибез»
Прокурор ярдәмчесе Никита Муравьев Зарипов өчен гомуми режимлы колониядә 2,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын сорады. Зарипов бу җинаятьне эшләгәндә болай да шартлы срокта булган, шуңа күрә аңа реаль срок бирүне сорадылар. Даниил 3 тапкыр вак-төяк урлап һәм 1 тапкыр наркотиклар белән тотылып, шартлы рәвештә хөкем ителгән булган.
Гаепләнүченең адвокаты җәза артык кырыс, чөнки Даниил Зарипов зыянны тулысынча каплады дип аңлатырга тырыша.
«5,6 мең сум – бу гомумән административ эш кенә булырга тиеш. Бу кануннардагы бушлык. Әгәр кеше 5 мең сум «наличка» урласа, моны беренче өлеш – вак күләмдә дип карыйлар, ә банк картасыннан урласа, өченче өлеш карала, бу зур үлчәм булып санала һәм авырлык дәрәҗәсе дә арта. Моны кайчан да булса төзәтерләр дип өметләнәм, мин квалификацияне үзгәртүегезне сорыйм. Даниил тикшерү белән хезмәттәшлек иткән, барысын да таныган, күп тапкырлар гафу үтенгән һәм зыян күрүче белән татулашкан», – диде адвокаты.
Судта шулай ук шаһитларның, шул исәптән Зариповның элеккеге үги әнисе -хатыны Айсылу Чижевскаяның да күрсәтмәләрен укыдылар. Сорау алганда Айсылу хәзер ялгыз яшәвен, аерылышканнан соң Даниилның эчә башлавын әйткән.
«Даниил безнең гаиләгә килде, чит кешеләргә ул мине аның әнисе дип әйтә иде. Мин аны тәрбиягә алганчы, ул балалар йортында яши иде. Ул тулы гаиләдә туган, аның әти-әнисе турында, аларның исем-фамилияләреннән башка, миңа берни дә билгеле түгел. Аның үз әнисе 2023 елда үлгән, ул наркотиклар кабул иткән. Әтисе кайда икәнен мин белмим. Әнисе Даниил туганнан соң ук, аны әтисе һәм әбисе белән калдырып, китеп барган. 6 яшьтән 14 яшькә кадәр ул балалар йортында яшәгән, аны әбисе генә яраткан. Әтисе һәрвакыт төрмәдә булган», - дип укыды Айсылу күрсәтмәләрен Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Никита Муравьев.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Айсылу Чижевская Даниил Зариповның чыгымнарын әбисе күтәрүен әйтә. Ул аңа балалар йортына акча җибәрә торган була. Зариповның шулай ук бертуган апасы бар, ләкин ул әнисе белән үскән һәм аның белән аралашмаган.
«Даниил начар укыган, аңа хәтта аттестат бирергә теләмәгәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, ул музыка училищесына укырга керә, ләкин укырга һәм зачетлар тапшырырга теләмәгәнгә күрә, аны ташлый. Минем белән яшәгәндә Даниил иҗат белән шөгыльләнде - ул бик яхшы җырлый, сәхнәдә минем белән бергә чыгыш ясады. Миңа һәрвакыт ярдәм итте, ашарга бик тәмле пешерә. Хәзер без бергә яшәмибез, чөнки аңа Лаештан Казанга эшкә барырга ерак», - дип язган Айсылу.
Хатын Зариповның психиатр һәм наркологта исәптә торуын белгән.
«Наркологта ул наркотик матдәләр куллану аркасында учетта торды. Мин аны балалар йортыннан алганда, бу хакта белмәдем. Бу начар гадәтне мин анда барын сизмәдем. Ул аларны 18 яшьтән соң куллана башлады. Психиатр янына диспансерга мин аны үзем илтә идем. Ул мине кыш көне урамга куып чыгара иде. Хәзерге вакытта без аның белән аралашмыйбыз диярлек», – ди Чижевская сорау алуда.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Соңгы сүзендә Даниил Зарипов алкоголь һәм тыелган матдәләрне ташлавын һәм хәзер игелекле эшләр башкарырга тырышуын әйтә. Бүтән беркайчан да криминал белән шөгыльләнмәячәген вәгъдә итә һәм аңа катгый җәза бирмәүләрен сорый. Ләкин банк картасыннан акча урлаган өчен суд аны реаль срокка хөкем итте.
«Гаепле дип танырга һәм гомуми режимлы колониядә ике ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә», - диде судья.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров