ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Эч пошканда укый торган дога

0

«Хозур дин турында» телеграм-каналында эч пошканда, күңелдә авыр хис булганда укый торган дога чыкты.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бу доганы күп укый торган иде: «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл» .

«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».