ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Үткән буыннан киләчәккә күпер»: Иске Кади авылы тарихы турында икенче китап дөнья күрде

0

«Гомер буе язасым килде»

Китап язу – Фәния апа Хәмидуллинаның чынга ашкан хыялы. Ул озак еллар иҗаттан ерак торган өлкәләрдә хезмәт куйган. Иске Кади авылында балалар бакчасы мөдире була, экономист вазифасын үти. Лаеклы ялга чыккач, күңеле язу эшенә тарта. Китап өчен мәгълүматлар туплауга 2020 елда авыл халкы күмәкләп керешә. Әлеге эштә барлыгы 27 искекадиле катнашкан, һәркем уңышлы нәтиҗә өчен үз өлешен кертә. Берничә ел тупланган материалларда 511 гаилә язмышы урын алган. Шуларның 359ы – Иске Кади авылы гаиләләре, шулай ук әлеге авыл җирле идарәсенә караган Тукай һәм Якты Тау авыллары халкы турында да язмалар урнаштырылган. Китап инде Екатеринбург, Вологда өлкәләренә, Мәскәү, Самара, Ульян, Санкт-Петербург һәм башка зур шәһәрләрдә яшәүче авылдашларга да озатылган.

Әлеге китап – авторның беренче иҗат җимеше, Фәния апа бер китап белән генә чикләнеп калмаячагын да әйтте. Киләчәктә ул үзенең туган авылы – Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы турында да китап язарга тели. Әлеге юнәлештә эш инде башланган, әлегә кирәкле мәгълүматлар туплана. Киләчәктә Шәйморза турындагы китапның да тәкъдир итү бәйрәмен күрербез дип уйлыйм.

Гомер буе язасым килде. Ләкин әтием журналистикага укырга җибәрмәде, ул – хатын-кыз эше түгел, гаиләле була алмассың, балалар үстерергә кирәк, дия-дия, мине башка юлга күндерде. Инде менә олыгайган көнемдә китап чыгарырга насыйп булды. Бу – минем генә хезмәтем түгел, минем 27 ярдәмчем булды. Кызларыма зур рәхмәт, иң зур рәхмәтем авыл халкына, үзләренең тарихларын ачып салдылар. А4 форматында 560 битлек китап булды, 1 кило да 612 граммлы. Шундый зур күләмле китап чыгардык, Аллаһка шөкер. Китап 500 экземпляр тираж белән чыкты. Бөтенесе дә Иске Кади авылы халкы акчасына бастырылды, һәрберсе булышты.

Китапны укучылар беләдер, аның буенча авыл шәҗәрәсен ясап була. Һәрберегезнең кабатланмый торган тарихы бар. Китапка 3 авыл кертелде, Тукай, Якты Тау һәм Иске Кади – 511 гаилә тарихы. Безнең авылдан чыккан 4 шагыйрәбез бар, алар турында да мәгълүмат язылды.

Бу китапны язганда, төрле хатирәләрне барларга туры килде. Үзем 14 ел Иске Кади авылында яшәдем, 44 ел элек, февральдә монда килен булып төшкән идем. Бик каты буранлы көндә «ГАЗ-51» машинасында тарттырып, Нурлаттан алып кайттылар. Балаларыбыз монда туды. Ирем Нурхамәт белән 33 ел яшәп калдык, аның киткәненә инде 10 ел, әлеге авыл зиратында җирләнгән. 3 балабыз да Иске Кади балалар тудыру йортында туды, барысы да тормышта үз юнәлешен тапты. 6 оныгым бар, бүген Казан шәһәрендә яшәп ятам, – дип сөйләде автор.

Киләчәктә китапны рус теленә тәрҗемә итәргә дә телиләр: финанс мәсьәләсе хәл ителсә, онык-оныкчыклар укый алырлык итеп, рус телле басмасын да күрербез, диеп ышанам, – дип искәртте Фәния ханым.

«Иң беренче хезмәтен иренең туган авылы халкына багышлады»

Китапның фәнни редакторы – Фәния апаның авылдашы, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Юсупова, бүгенге көндә алар туган авыллары Иске Шәйморза турында китап булдыру өстендә эшлиләр.

Китапны кулыма алгач, әлбәттә, баштан уйландым: «Эх, Фәния апа, баштан Иске Шәйморза турында язарга кирәк иде инде», – дип әйтәсе килде. Әмма Фәния апа, чын татар ханымы буларак, иң беренче хезмәтен иренең туган авылына, гади кешеләр тарихына багышлады. Фәния апа – актив кеше, алда әле безнең туган авылыбыз Иске Шәйморза турында да китапны күрербез. Хәзер ул Шәйморзаларны «атакалый», һәр көнне язып белешә – кем ничә гаиләне тапты, күпме мәгълүмат тупланды, дип. Иске Кадилеләр бәхетлеләр, аларның китаплары инде әзер.

Китапны кулга алучылар игътибар иткәндер, ул бик кызыклы структурада эшләнелгән. Монда авылның тирән тарихына тукталып торулар юк, чөнки алдагы китапта тарих инде язылган. Монда һәр нигез, һәр йорт аерым бирелгән. Һәр урам тарихы, ул урамда яшәгән кешеләр, аларның үткәне, бүгенгесе, әби-бабалары, бүгенге көндә әлеге нигезне саклаучылар турында бик кызыклы мәгълүматлар бирелә. Бик кызыклы китап, тарихи, үзенчәлекле. Кулымнан елына бик күп китаплар үтсә дә, әле мондый гаиләләргә, нигезләргә багышланган китапны күргәнем булмады, – дип сөйләде Әлфия Шәүкәт кызы.

«Бу китап – үткән буыннан киләчәк буынга күпер булсын иде»

Китапның тагын бер редакторы – Фәния апаның кызы, филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлназ Фәхретдинова. Гөлназның бала чагы Иске Кади авылында үткән, әлеге елларны ул җылы елмаю белән искә алды:

Мин – әлеге китапның эчке «кухнясыннан» булган кеше, аның ничек әзерләнүен беләм, аның һәрбер хәрефе күз алдымнан үткән. Җырларда «туган авылым урамын кабат-кабат урадым» дип җырлыйлар. Мин дә нәкъ шулай туган авылым урамнарын кат-кат урадым, 1 генә түгел, 100 мәртәбәдер. Китапта һәрбер урам, һәрбер йорт, нигезнең бөтен тарихын төгәл итеп урнаштырырга тырыштык. Китапны редакцияләгәндә, анализлаганда, авыл халкының тырышлыгына, бердәм булуына, авылны яратуларына, читкә киткәч тә, үз авылларын торгызырга тырышуларына гаҗәпләндем. Авыл шундый зур булган, хәзер авыллар, кызганыч, алай гөрләп тормый. Менә бу китап – үткән буыннан киләчәк буынга күпер булсын иде. Яшьләр әлеге китапны укысын, үзләренең гаиләләренең, нигезләренең, әби-бабаларының шушы тырышлыкларын күреп, алардан өйрәнеп, үзләре дә тәҗрибә тупласыннар иде. Әнинең ничек тырышканын, төнгә кадәр язып утыруларын күрдем, язу – бик авыр хезмәт. Бу – безнең уртак иҗат җимешебез, – диде ул.

Фото: © https://nashcheremshan.ru/ Гөлсирә Шәрифуллина

«Монда син генә түгел, әби-бабайларга хәтле бар»

Авторны котларга 82 яшен тутырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Мортазин да килгән иде. Ул – Иске Кади авылы тарихына багышланган беренче китапның авторы.

Бүген авыл халкының иң тантаналы көне дисәк тә, дөрес булыр. Без бу көнне «Фәния китап яза» дигән хәбәр чыккач, зарыгып көтәргә тотындык, «раз-два» яза да, әзер булыр кебек күз алдына китергән идек. Фәниянең авыл халкы каршында сөйкемле сөяге булды. Беренче кайтып кергән көнендә үк халык аны яратты, хөрмәт итте. Фәния үзе дә бик әрсез булды, авылның кайсы йортында кемнәр яшәгәнен генә түгел, хәтта кушаматларын да белде. Ул авылны ташлап, «мине сезне белмим, сез мине белмәгез» дип, Казанга китеп урнашмады. Дәвамлы рәвештә кайтып йөри, авыл өчен менә нинди зур эш эшләде. Беренче китап чыккач, авылда: «Мине язмаганнар, безне язмаганнар, безнең турында юк», – дигән сүзләр күп булды. Бу китапны укыган кешеләр андый сүзне әйтә алмаслар инде. Монда син генә түгел, әби-бабайларга хәтле бар. Китап чыгару ансат гына түгел ул. Әгәр дә кайбер җирләре ошамый икән, барыбыз да укый, яза белә. Ручка алып, кәгазь куярга да бөтен булган хисләреңне шунда язарга. Кояшта да тап була, ди галимнәр, ә китап бик уңышлы килеп чыккан, аны күбрәк кешеләр белсен, укысыннар иде, – дип уртаклашты ул.

Фото: © https://nashcheremshan.ru/ Гөлсирә Шәрифуллина

Кайтмаган кунак, авылдаш, Яр Чаллыда яшәүче, үзе дә каләм тибрәтүче Фәнис Нуретдинов та телефон аша үз фикерен авылдашларына җиткергән:

Авылда берәр мәет булса, китап язу чорында, читтә яшәүчеләр сорау белән Фәниянең «лично үзенә» мөрәҗәгать итә идек. Ул «Иске Кади хәбәрләре»нең «ватсап» төркеменә һәммәсен язып, кайгылар уртаклашты. Хәзер исә, китапның шул битен укыгыз, дип язгалый.

«Баштан китап басылачагына күңелем бик ышанып та бетмәде»

Китап басылып чыксын өчен 27 искекадиле аеруча зур көч куйган. Араларында төрле профессия вәкилләре, лаеклы ялда булучылар да бар. «Авыл, нәселләр тарихы үзебез өчен дә бик кызык булды», – дип уртаклаштылар алар.

Иң беренче итеп, Фәния апа безгә исемлек бүлеп бирде. Мин Яңа Урамда яшим, миңа Яңа Урамнан 32 йорт эләкте, шушы кешеләрнең адресларын, телефоннарын таптык. Барып сөйләштек, гаилә тарихларын үзебез, яки үзләре язды. Миңа инде ансатрак булды, һәрбер гаилә үз тарихын үзе язды, мин аларны туплап, Фәния апага җибәрдем. Өйләренә барып сөйләштек, кемнәрдер миңа килде, шулай эшләдек, – дип сөйләде Галия Мөксинова.

Алай авыр булды дип әйтә алмыйм, һәрбер гаиләгә аерым мөрәҗәгать иттек. Барысының да китапка керәсе килә, үзләре турында мәгълүмат күрсәтәсе килә. Шуңа күрә бик теләп сөйләделәр, – дип уртаклашты аның каләмдәше, Балтач районыннан килгән Иске Кади килене Сәрия Булатова.

Иске Кади авылы китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова авыл тарихы турында китап язылу – халыкның күптәнге хыялы икәнен искәртте.

Мин шушы китап белән кайнадым. Безнең авылның «ватсап» төркеме бар, анда – 300дән артык кеше. Фәния апа шушы төркемгә Иске Кади авылы тарихын барлап, анализлап язды. Шуннан ул: «Гаилә тарихларын язсак, ничек булыр икән», – диде. Аның фикерен күпләр хуплап алды. Ул – бик оста оештыручы, төпле, бик акыллы хатын. 1988 елда авылыбызда беренче балалар бакчасы ачылган иде, Фәния апа шунда җитәкчелек итте. Ул бөтенебезне дә белә. Ул вакытта авыл зур, балалар бик күп иде, Фәния апа барыбыз өчен дә якын. Аңа ярдәм итәргә уйладык, нишләп әле без язмаска тиеш. Без бит яза алабыз, шулай урам-урам бүлеп биргәч, язарга да бик уңайлы булды. Беркемнең дә үпкәсе калмагандыр дип уйлыйм, һәркем үз урамын язды. Баштан китап басылачагына күңелем бик ышанып та бетмәде. Бик зур хезмәт бит ул, уйлап карасаң, ис китәрлек. 3 авылның тарихын яздык бит без. Аннан соң китапханәче буларак, турыдан-туры китаплар таратырга туры килде. Фәния апа шулай ук исемлек белән җибәрде, шулай тараттык.

Кызганыч, хәзер авыл бетүгә таба шул инде, яшьләр калмый. Балаларыбыз китте, мәктәптә 35 балабыз бар әле. 11 еллык мәктәп, Аллаһка шөкер, балалар бакчасына 2 генә бала йөри. Яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, һәрбер бәйрәмнәрне бергә җыелып уздырабыз. Ялларга да авылдашлар күп кайта. Авылга яшьләр күбрәк кайтсын иде, дип телисе килә. Шул очракта гына аның киләчәге өметле була.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • Иске Кади — Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы торак авыл. Иске Кади авылы район үзәге Чирмешәннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Олы Сөлчә суына уң яктан килеп кушыла торган Сөлчә елгасы буена утырган.
  • 1898 елгы китапта Иске Кади һәм Яңа Кади авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К. П. Берстель җыентыгында Иске Кади авылында — 1980, Яңа Кадида 1488 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә: «Иске Кади авылы оешуга 400 елдан да ким түгел икән. Авылга беренче булып Кади исемле кеше нигез салган. Аны Спас районындагы Әҗмәр белән янәшәдә урнашкан элекке Гөлбагар авылыннан килгән дип әйтәләр. Кади бабайның алты малае булганлыгын сөйлиләр. Авылның аксакалы Сәлим абый Дәүләтшинның чыгышы Кади бабай нәселенә килеп тоташа, – дип сөйлиләр авыл оешу турында аксакаллар.
  • Авылда мөселманнар яшәгән. Читтән керәшеннәр дә килеп утырган. Аларны Кече аралар дип атаганнар. Аларның зираты да аерым булган. Соңрак ислам диненә күчкәннәр. Олы аралар дип мөселманнарны атаганнар. 1992 елда ачылган мәчеткә халык гыйбадәт кылырга йөри.
  • Авылның тирә-ягында тәбәнәк калкулыклар сузылып киткән, басуында Түгәрәк күл, Зәңгәр күл дип аталган күлләр бар. Ат елгасы һәм аның чишмәсе дә әлегә исән. Булат буасы ярыннан матур урманнар башлана (Урман борыны, Зур алан, Кечкенә алан, Янган таш, Таш елга урманы, Мунчала буасы урманы, Абидулла урманы һ. б.).

Танылган шәхесләр:

  • Исмәгыйль Әхмәдуллин (1927), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
  • Рәис Галиев (1955), Түбән Кама драма театры актеры. Татарстанның атказанган артисты (2009).
  • Шәһит Заһретдинов (1958 елгы)– мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча СССР чемпионы.
  • Җәмил Зәйнуллин (1946—2020), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы.