«Антидепрессантларны хәзер уңга да, сулга да – барысына да билгелиләр»
Россиядә яшәүчеләр антидепрессантларны массакүләм куллана башлаган. Хәзер табиблар аларны депрессия вакытында гына түгел, ә төрле проблемалар вакытында да рөхсәт итә. «Челнинские известия» табибларның бу препаратларга мөнәсәбәтен ачыклады.
Антидепрессантларга мөнәсәбәт үзгәрә: элек россиялеләрнең күбесе аларны бик авыр хәлләрдә генә кирәк дип санап, кире какса, хәзер алар хәтта популярлаша.
Табиб-невролог Ирина Җәлилова антидепрессантлар билгеләүне хуплый. Ләкин, алар депрессиядән генә түгел, ә еш кына хроник авыртулар вакытында кирәк, дип аңлата. Препаратлар паник атакалар, посттравматик стресс тайпылышы, обсессив-компульсив тайпылыш, йокысызлык, төрле невралгияләр һәм авыртулар вакытында бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта күпләр депрессиядән интегүләрен аңламый. Невролог сүзләренчә, кешеләрнең 25-30 проценты проблемага дучар ителә, әмма проблеманы аңламый.
«Антидепрессантлар турында күп мифлар йөри, янәсе, алардан бәйлелек була. Әмма аларны хроник авырулар вакытында куллануның клиник киңәшләре бар – дәвалауның соңгы этабында куллану өчен: инде берни дә ярдәм итмәгәч, антидепрессантларга мөрәҗәгать итәргә вакыт. Кардиолог яки гастроэнтерологтан килгән пациентларны еш очратам, аларның эче, ашказаны, йөрәге авырта, һәм алар үзләренең депрессиядә икәнлекләрен аңламый. Мин борчылу шкаласы буенча бәя бирәм һәм, нәтиҗәгә карап, препарат билгелим. Һәм күрәм, ул чыннан да, ярдәм итә», – дип аңлата невролог.
Антидепрессантлар эчүгә каршы күрсәтмәләр – инсульт, кан тамырлары авырулары, өлкәннәргә йомшаграк препаратлар билгеләнә.
Еш кына нәкъ менә стресс сәламәтлек белән нинди дә булса проблемага китерә һәм киресенчә – сәламәтлек белән проблема борчылуга яки депрессиягә китерә. Даими рәвештә сәламәтлеккә зарланучы кешеләр бар. Алар кайсы гына тибибка барсалар да, аларның нәрсәдән интеккәнен беркем дә таба алмый. Ә бу симптомнар нерв системасының соматоформалы какшау билгесе булырга мөмкин.
«Даими рәвештә нәрсәдер авыртканда, эчәк-эчәклек системасы эшчәнлеге бозылганда, бертуктаусыз кычыту булганда, табиблар «бар да тәртиптә» дип әйтеп, бернинди диагноз куймаганда, антидепрессантларга мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта препаратлар тиз генә билгеләнми, башта психотерапия кирәк. Әгәр пациент 2-3 ай психологка яки психиатрга йөргән икән, яңадан борчылу һәм депрессия шкаласы буенча тикшерәбез һәм, әгәр нәтиҗә булмаса, релаксация техникасы, медитация ярдәм итми икән, антидепрессантларга мөрәҗәгать итәбез. Хроник авыру – аларны билгеләү өчен нигез. Минем янга, мәсәлән, даими рәвештә арка авыртулары белән киләләр, ә даими авырту борчулы халәткә кертә. Башта дәвалау, аннары релаксация ысуллары һәм антидепрессантлар бирәбез», – ди табиб.
Аларны ешрак хатын-кызларга билгелиләр
Акушер-гинеколог Марина Корепанова шулай ук үз пациентларына антидепрессантлар билгели һәм, гомумән, хатын-кызлар депрессиягә күбрәк бирелә, ди ул.
«Антидепрессантлар, беренче чиратта, депрессия вакытында кулланыла, ләкин башка күрсәтмәләр дә бар. Мин, акушер-гинеколог буларак, кирәк булганда, аларны пациентларга билгелим. Бу – климакс вакытында яисә бала тапканнан соң чорда булырга мөмкин. Зур булмаган дозаларда аларны хроник авырулар вакытында, мәсәлән, онкоавыру яки дәвалап булмый торган авырулар вакытында билгеләргә мөмкиннәр, чөнки алар хәлне яхшырта ала», – ди Марина Корепанова.
Ул ассызыклаганча, бу – мода түгел, кешеләр әлеге даруларның мөһимлеген торган саен күбрәк аңлый, әмма элеккечә үк мондый препаратларны хәтта табиб билгеләве буенча да күпләр кулланырга батырчылык итми.
«Элек кеше психологка йөри икән, ул – психик авыру, дигән фикер бар иде. Әмма күпләр әле һаман да антидепрессантлар эчәргә әзер түгел. Бу – бәйлелек тудырырга мөмкин дип куркалар», – ди табиб.
Кардиолог Гөлсинә Королева, үз пациентларыма антидепрессантлар билгеләмим, ди. Әгәр моның өчен күрсәтмәләр бар икән, ул неврологка җибәрә.
«Моның өчен реаль күрсәтмәләр булырга тиеш, дип саныйм, ә хәзер аларны уңга һәм сулга да – барысына да билгелиләр. Җиңелрәк препаратлар бар, андыйларын билгели алам. Ә җитди препаратларны – юк. Алар проблеманы тулысынча хәл итмиләр, дип саныйм, ә бары проблеманы вакытлыча яшерәләр генә. Симптомны бетерү генә түгел, ә авыруның сәбәбен табарга кирәк», – ди кардиолог.
Депрессиягә килгәндә исә, стратегик инициативалар агентлыгы анализы буенча, 2023 елда Россиядә якынча 15 миллион кеше тирән депрессия хәлендә булган. Бу – халыкның 10 проценты диярлек. Моның төп сәбәпләре – озак вакыт авыру, якын кешесенең үлеме, ялгызлык, гаиләдә көч куллану һәм зур кредитлар.
Гадәти начар кәефтән депрессия озакка сузылган характер белән аерыла. Әгәр ким дигәндә 2 атна дәвамында сез үзегезнең бернәрсәгә дә яраксызлыгыгызны яки гаебегезне тоясыз, бик тиз ябыгасыз яки йокысызлыктан, көчсезлектән яки, киресенчә, сәбәпсез ярсудан интегәсез, җиңел генә кабынып китәсез яки үз-үзегезне үтерү турында уйлыйсыз икән – болар барысы да депрессия симптомнары.
«Челнинские известия»дан Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде