Быел язда һәм җәйдә нинди һава торышы булачак?
Быелгы аномаль җылы кыш метеокүзәтүләр тарихында «мәртәбәле урынын» алды инде. Кайбер кешеләр салкын булмаганга куанса, калганнары исә, борчылып, термометр күрсәткечләрен күзәтә. Мондый һава торышы уңышка ничек йогынты ясаячак? Сәламәтлеккә нинди тәэсире була? Ә иң мөһиме – яздан һәм җәйдән нәрсә көтәргә? Белгечләр фикерен РИА Новости яза.
Уңышка куркыныч яныймы?
Кыш өчен гадәти булмаган мондый җылы уҗымнарга тәэсир иткән инде, хәзер экспертлар моның нәтиҗәсен исәпләү белән мәшгуль.
«Югары температуралар уҗымнарның шытуына бик ярдәм итте. Уҗым чәчүлекләрнең 80 процентка якыны, башлыча бодай һәм арпа, яхшы шытып чыккан. 20 проценты – нигездә соң чәчелә торган культуралар, алар 1-2 яфрак стадиясендә, һәм бу – минус температура булганда критик хәл булыр иде, тик көндез җылы һәм дым күп булгач, бу әлеге хәлгә оптимистик рухта карарга мөмкинлек бирә», – дип сөйләгән «РИА Новости»га ГК «Прогресс Агро» баш агрономы Александр Ендовицкий.
Әмма ул куркынычлар турында да кисәтә: язын корткычлар, төрле гөмбәчек һәм вирус инфекцияләре күпләп таралырга мөмкин.
Ә «Синергия» университетының икътисад теориясе кафедрасының өлкән укытучысы Юлия Тулупникова җитдирәк куркынычлар булуын әйтә.
«Төп куркыныч – җылы һава торышы да түгел, ә карсыз кыш аркасында явым-төшемнең җитәрлек булмавы. Кар капламы булмагач, хәтта температураның аз гына төшүе дә үсемлекләрне үтерергә мөмкин, ә табигатьнең теләсе кайсы мизгелдә кире якка борылыш алуы ихтимал, һәм шул вакытта көчле салкыннар була ала», – дип сөйләгән ул «РИА Новости»га.
Аның бәяләмәләренә караганда, уҗым чәчүлекләренең өчтән ике өлеше корылыкка дучар.
Мондый хәл 2020 елда булды инде һәм яхшы уңыш җыеп алырга комачауламады, дип искәртә белгеч.
«Глобаль җылынуны исәпкә алсак, безнең аграрийларга «еврокышларга» күнегергә туры киләчәк. Өстәвенә, безнең ил зур: әгәр Көньяк төбәкләр яхшы уңыш бирә алмаса, Үзәк федераль округ, Себер һәм башка төбәкләр «страховка» ясарга мөмкин», – дип саный Тулупникова.
Фото: © Владимир Васильев \ «Татар-информ» архивы
Сәламәтлеккә йогынты
Аномаль һава торышы кешенең хәленә дә җитди тәэсир итә, дип кисәтә невролог, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Демьяновская. Аның сүзләренчә, кеше организмы дистә еллар дәвамында билгеле бер сезонлы циклларга ияләнгән, һәм алардагы теләсә нинди тайпылыш та стресс китереп чыгара.
«Температура еш үзгәреп торганда яки аномаль һава торышы шартлары булганда, ресурслар мобилизациясе була, организмга өстәмә йөкләнеш килеп чыга. Бу процесс аркасында кеше тиз арырга, хроник авырулар кискенләшергә мөмкин», – дип сөйләгән ул.
Сәламәтлек өчен төп куркынычлар:
Иммунитетның зәгыйфьләнүе. «Нормада кышкы суыклар организмнарга салкынга яраклашырга һәм табигый физилогик чыныгу юлы белән иммунитетны ныгытырга булыша. Аномаль җылы кыш мондый яраклашу механизмнарын киметә, һәм кешеләр кисәк суытуларга яки язгы сезоннар арасына сизгеррәк була башлый».
Хроник авырулар кискенләшү. «Тверьдә уздырылган тикшеренүләргә караганда, һава температурасының һәр 10 градуска күтәрелүе көн саен өстәмә үлемгә китерә», – ди эксперт.
Психологик проблемалар. «Кышын кояш булмау серотонин һәм Д витамины бүленеп чыгуны киметә, бу – сезонлы депрессия, иммунитет зәгыйфьләнүне, хәлсезлек китереп чыгарырга мөмкин».
Респиратор авырулар арту. «Температура 0 градус чамасы булганда, респиратор вируслары таралуга оптималь шартлар килеп чыга (шул исәптән, грипп, парагрипп, коронавируслар). Карсыз, җилсез һәм җылы кышта һавада тузан, аллергеннар һәм пычраткыч матдәләр туплана. Бу –бронхиаль астма, хроник бронхит, поллиноз кебек хроник респиратор авырулары булган кешеләрнең хәлен начарландыра. Моннан тыш, кешеләргә һава торышына карап киенү дә авыррак: җылы киемдә – артык җылы булырга, ә юка киемдә салкын булырга мөмкин».
Синоптикларның 2025 елның язына булган фаразлары төрлечә, һәм алар аерыла. «Метеоновости» белгече Татьяна Позднякова «Аргументы и факты» басмасына биргән интервьюда узган еллар статистикасына таянып, башта салкын март фаразлаган. Әмма соңгы мәгълүматлар уңай температура аномалиясенә күрсәтә. Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд, яз гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин, дигән фикер белән килешә.
Премь Политехы галимнәре, куркыныч һава торышы күренешләре – бик көчле җилләр, ураганнар һәм койма яңгырлар артыр, дип фаразлый.
Бигрәк тә Россиянең көньягында аеруча куркыныч вазгыять булырга мөмкин, бу төбәкләрдә инде хәзердән үк корылык күзәтелә.
Климатолог, МЭИның энергетика буенча глобаль проблемалар лабораториясе мөдире Владимир Клименко, җәй уртача җылы булыр, дип фаразлый: кайбер кешеләр курыкканча артык салкын да, тик 2010 яки 2021 елгы кебек артык эссе дә булмаячак.