ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2025

Шәгъбән ае башланды: бу айның фазыйләтләре нинди?

0

Шәгъбән ае башланды. Бу айның фазыйләтләре турында Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында аңлаталар.

Аллаһы Тәгалә һәртөрле нәрсәдән 4 төрлесенә һәм аларның арасыннан берсенә тагын да олы мәгънә биргән. Фәрештәләрдән дүртесе махсус дәрәҗәгә ия булганнар: Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил галәйһиссәләмнәр. Алар арасында тагын да дәрәҗәлесе – Җәбраил галәйһиссәләм.

Пәйгамбәрләрдән – Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд галәйһи үәссәләм. Алар арасыннан олы дәрәҗәгә ия булучысы – Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм.

Сәхәбәләрдән дүртәү: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали радыйяллааһү ганһүм. Алардан махсус дәрәҗәгә ирешкәне – Әбү Бәкер радыйяллаһү ганһү.

Мәчетләрдән – Кәгъбәтуллаһ, Пәйгамбәрнең мәчете, Әкъса, Тур тавы. Алар арасыннан дәрәҗәлесе – Кәгъбәтуллаһ.

Кичәләр арасында Аллаһ каршында аерым урын алып торучылары: Бәраәт кичәсе, Кадер кичәсе, Җомга кичәсе, Гает кичәсе. Болар арасында исә иң дәрәҗәлесе – Кадер кичәсе.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм: «Рәҗәб ае белән рамазан ае арасында шәгъбән аеның фазыйләтеннән адәмнәр гафилләр. Шәгъбән аеның унбишенче кичәсендә барча бәндәләрнең гамәлләре Аллаһы Тәгаләгә җиткереләдер. Бәс, мин дус тотармын шәгъбән аенда ураза тотып, шул ураза белән башка гамәлләрдә дә Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелекле булуда. Шуның өчен шәгъбән аенда ураза тотармын», – диде.

Әгәр бер кеше бу айда 1 көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тәнен тәмуг утына хәрам кылыр һәм оҗмахта Йосыф, Әюб пәйгамбәрләрнең савабына ирешер. Әгәр шәгъбән аеның барчасында ураза тотса, ул кешегә оҗмах ваҗиб булыр, үлем исереклеген күрмәс. Кабер караңгылыгын, Мөнкир вә Нәкир (үлгәннән соң сорау ала торган фәрештәләр) куркуын күрмәс. Аллаһы Тәгалә ул кешенең Кыямәт көнендә барча гаепләрен вә гөнаһларын онытыр, халык арасында рисвай кылмас.