Өч аякта торучы бияне ничек сауганнарын күргәнегез бар идеме?
Йөк машиналарында ерак юлларга йөрүче Назим Галимов социаль челтәргә кызыклы видео куйган. «Бия сауганнарын күргәнегез бар идеме әле?» – дип сорый ул «подписчиклары»ннан.
Бер ханым башта биянең бер аягын күтәртеп, бау белән бәйләп куя. Биясе дә, савачакларын аңлап, аягын күтәрергә әзерләнә. Ягъни, сауган вакытта ат 3 аякта гына басып тора. Савучы биянең ике аягы арасыннан кулын тыгып, сөт саварга тотына. Калганы нәкъ сыер саугандагы кебек инде. Парлары бөркелеп торган сөт чиләккә чыж да чыж ага.
Халыкка әлеге күренеш бик кызыклы тоелган. Видео белән йөзгә якын кеше үз сәхифәсендә бүлешкән. «Ручной тормоз»ы яхшы моның», «Иң мөһиме – айгыр булмасын», «Әле, яши-яши, әллә ниләр күрерсең», «Бахыр малкаем, белеп, аягын күтәреп тора», «Дөя сауганнарын күргән бар, атны юк иде әле», – дип комментарийлар калдырганнар видео янында.
Ерак юлларга сәфәр йөрүче татар блогеры видеоның кайсы якларда төшерелүен генә язмаган.
Тумышы белән Саба районы Сәрдә авылыннан булган Назим Галимов инде күп еллар юлларда йөри. Зур фуралар белән илебезнең төрле почмакларына әйберләр ташый. Назим Галимов белән әңгәмәне түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин:
- Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде, дип чыгып китәм»