ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Белгеч бәрәңге белән ит «дуэты»ның ашказанына зыянын киметү ысулын аңлаткан

0

Кайбер ризыкларны бергә куллану ашказанына зыян китерә. Зыянлы «дуэтлар» турында «Газета.ру» сайты яза.

«Бәрәңге һәм ит – россиялеләрнең рационында еш очрый торган классик кушылма. Ләкин бәрәңгедә крахмал күп, ул организмда акрын үзләштерелә, ә ит аксымга бай. Крахмал һәм аксым ашказанына бер үк вакытта эләккәндә, бу ашкайнату процессында дисбаланс тудыра, ашказанына авыр була, эч күперә һәм башка симптомнар күзәтелә», – дип аңлаткан Росбиотех университетының «Гастрономия менеджменты» программасы җитәкчесе, бренд-шеф Григорий Мосин.

Белгеч аңлатканча, бәрәңге һәм итне үзләштерүне җиңеләйтү өчен ризыкка яшелчәләр өстәргә кирәк (пешкән дә ярый). Яшелчәдәге клетчатка ашкайнату процессларын нормальләштерергә һәм метаболизмны тизләтергә ярдәм итә. Бу брокколи, төсле кәбестә яки шпинат һәм башкалар булырга мөмкин.

Шулай ук сөт һәм бананның бергә булуы да ашказаны өчен әйбәт түгел. Алар смузиларда еш кына бергә кулланыла. Ашкайнатуны яхшырту өчен, смузига чиа яки җитен орлыклары кушарга кирәк. Шулай ук сыер сөтен үсемлек сөтенә алмаштыру ашказанына ярдәм итә.

Сырлы макарон тиз арада авырлык җыюга һәм кандагы шикәр белән проблемаларга китерергә мөмкин икән. Тискәре нәтиҗәләрне киметү өчен, бербөтен бөртекле оннан макароннар сайларга киңәш ителә.

Ипи белән колбасаны бергә куллану да зыянлы. Бу очракта арыш оныннан ясалган ипине куллану әйбәтрәк. Колбасаны пешкән тавык яки күркә итенә алмаштырып була.

Газлы эчемлекләр һәм майлы ризыкларны бергә куллану да ашказанына тискәре йогынты ясый. Белгеч натураль соклар, суга өстенлек бирергә киңәш итә.