ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Әлфинә Әзһәмова: «Заманында алты альбом сатып, фатир белән машина алган идем»

0

Җырчы Әлфинә Әзһәмова журналист Линар Закировның «Әйтче» проектында, «Мәскәүчә» тапшыруы кысаларында, альбомнар чыгарып, күп итеп акча эшләгәне турында искә алып сөйли.

– «Мин синең йолдызың» җыры – Оскар Усмановның җыры. Бу җыр икенче альбомымда чыккан иде. Беренче альбомым «Төнге урам» дип атала иде. Бу җырны Оскар Усманов билгеле булмаган бер җырчыга сатып бирмәкче булган. Ул җырчының акчасы булмаганмы, әллә ул ни сәбәпледер баш тартканмы, җырны ошатмаганмы… Аннары бу җырны хатын-кыз алмагач, продюсерлар миңа бирделәр. «Җырлап кара әле», – диделәр. Мин 1-2 тапкыр гына репетиция ясадым, Оскар Усмановның студиясенә бардым. Гомумән, студиядә 2 тапкыр җырларга яратмыйм. Бер тапкыр җырлыйм да кайтып китәм. Җыр шунда ук популяр булды.

Бу – мәхәббәт җыры. Мәхәббәтне үзең дә җиткерә белергә тиешсең. Халыкны ышандырырлык итеп җырларга кирәк, «мин сине яратам» дип, коры гына итеп түгел. Һәр җыр – кечкенә бер спектакль кебек. Минем репертуардагы һәр җыр – мәхәббәт җыры. Шуңа күрә дә мине «мәхәббәт җырчысы» дип атыйлар. Болай-тегеләй җырларга кирәк дип, максат та куймыйм. Минем шулай килеп чыга. Җырлагач та тыңлап карыйм – үземә ошый. Үземә ошагач, халык та ошата.

Продюсерлар бу җырны үзләре сатып алды. Минем популяр җырчы буласымны алар алдан сизгән, дип уйлыйм. Продюсерлар миннән бер тиен акча сорамады, барысын да үзләре түләде. Акча эшендә катнашмадым. Киресенчә, альбомнар чыгарган өчен, алар миңа акча түләде.

Хәзер дөньялар үзгәрде. Альбомнар чыгарган өчен зур гына гонорар түләделәр – 6 альбомга да акча түләделәр. Фатирыбыз бик бәләкәй иде. Бу альбомнарга мин шундук фатирлар сатып алдым. Өр-яңа «Honda Accord» машинасын сатып алдым. Барысын да «наличка»га. Музыкальный центрлар да юк иде, бәләкәй генә магнитофонда кассета җырлата идем. Яхшы музыкальный центрлар алдым. Чөнки альбомнар бик күп сатылды, шуңа күрә, әлбәттә, түләделәр.

Сатылган альбомнарның саны – миллионлап, диделәр. «Барс Медиа» тарихында мондый күләмдә альбомнары сатылган җырчы моңарчы булмаган, дип әйттеләр. Мин – шулкадәр күп альбом чыгарган бердәнбер җырчы. «Барс Медиа»га да акча китердем, – дип сөйли Әлфинә Әзһәмова журналист Линар Закировка.