ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Җырчы Раяз Фасыйхов акча эшләр өчен банкетларда йөрергә теләмәвен әйткән булган

0

«Шаян ТВ» каналының социаль челтәрдәге «Килде-китте шоу» тапшыруында Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов кунак булган. Ул тапшыруның алып баручысы Айгөл Борханованың сорауларына җавап бирде.

Бер интервьюда сез «10-15 елдан соң үзегезне ничек күрәсез» дигән сорауга болай дип җавап биргәнсең: «Музыканың минем тормышымда акча эшләүнең бердәнбер ысулы булуын теләмим. Акча эшләр өчен банкетлар һәм корпоратив кичәләрдә йөрисем килми. Елга бер тапкыр сольный концерт биреп, ул вакыйга булсын, һәм тамашачылар аны көтеп алсын иде». 14 ел үтте, синең бу җавабың дөресме?

– Кызганычка, «теләмәс идем»нең күбесе килеп чыкмады. Банкетларда да, корпоративларда да, концертларда да чыгыш ясыйм. Ничә ел инде сольный концерт биргәнем юк. 2025 елда концерт була. Аның сәбәпләре булды. Бераз гына сәламәтлек яклары да, рухи яктан да авыр вакытлар булды. Хәзер рәткә килеп маташам, программа өстендә эшлим.

Әгәр, үзеңне 10-15 елдан кем һәм ничек итеп күрәсең, дип сорасам?

– Бу сорауга җавап бирергә авыр шул. Ул вакытта яшь вакыт булган, уй-фикерләр икенче булгандыр инде. Кеше дә, хыялы да үзгәрә. 15 елдан соң ни буласын әйтеп булмый. Иң мөһиме: иҗатта, сәхнәдә булырга. Мин параллель рәвештә ниндидер эшләрне гел эшләп килдем, алар бер-берсенә комачау итмәде. Сәламәтлек булсын! Минем юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Бергә-бергә матур яшәргә иде. Балаларның уңышларына сөенеп яшисе килә, икесенең берсе сәхнә юлынна китмәсме, дигән хыял да бар. Без хыялланганда, сәхнәнең төшенчәсе башка иде. Хәзер сәхнәнең бәясе дә төште.