ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2024

Мәһәр бирелмәсә, никах дөрес түгелме?

0

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында мәһәр турында аңлаталар.

Нәрсә ул мәһәр?

Мәһәр – ул егет кешенең кәләшенә биргән никах бүләге. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, күп корбаннар сарыф итмичә, ирләргә, өйләнгәндә, бүләк тапшырырга боерган.

Имам Мөслим һәм Бохари җыентыкларында килгәнчә, өйләнергә теләгән бер ир кешегә Пәйгамбәребез: «Мәһәр буларак нәрсә дә булса тап, хәтта ул әйбер тимер йөзек булса да», – дип әйткән.

Мәһәрнең күләме нинди?

Галимнәрнең барысы да, мәһәрнең максималь чиге юк, ди, ягъни ир кеше нихәтле тели – шул күләмдә мәһәр бүләге бирә ала. Әмма Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм зур булмаган мәһәр күләме хакында әйтә торган булган.

Бер хәдистә: «Иң яшы мәһәр – иң гади мәһәр», – дигән.

Мәһәр кайчан бирелә? Мәһәр никах көнендә дә, соңрак та бирелә ала.

Мәһәрнең күләме нинди булырга тиеш?

Күләменә килгәндә, мәһәр 10 дирһәм зурлыкта булырга тиеш. Бу – якынча 33,6 грамм көмеш дигән сүз (яки 4,8 грамм алтын була, чөнки хәнәфи мәзһәбе буенча, 1 грамм алтын шартлыча 7 грамм көмешкә тиң).

Мәһәрне кем билгели?

Күпме мәһәр бирү һәм сорау мәсьәләсен егет белән кыз үзләре хәл итә. Тик Расүлебезнең «иң хәерле мәһәр – авырлык китерми торган мәһәр» дигән сүзләрен истә тотарга кирәк.

Мәһәр бирелмәсә, никах дөрес түгелме? Ул никах шарты булып торамы?

Никах дөрес була, әмма никахтан соң бу мәһәр вәҗиб булып торачак.

Мәһәр бирелмәгән булса, мин аны хәзер сорап ала аламмы? Әйе, мәһәрне сорап ала аласыз, чөнки ул ир-ат өстендә вазифа буларак тора.

Ә мәһәрне сорамасам ярыймы?

Мәһәр – хатын-кызның хакы. Әмма хатын-кыз мәһәрнең күләмен аз итеп тә билгели ала, чөнки иң яхшы мәһәр – гади, ир-атка авырлык китерми торган мәһәр.