ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гөлназ Сираева егетен күрсәтте: «Без бу мөнәсәбәтләргә озак каршы тордык...»

0

Гөлназ Сираева озак вакытлар саклаган серен чиште – язылучыларына үзенең сөйгән ярын күрсәтте.

«Бу бер күрүдән гашыйк булу түгел. Без бу мөнәсәбәтләргә озак каршы тордык. Беренче чиратта, яшь аермасы аркасында. Санлы психологияне өйрәнә башлагач, мин безнең бер-беребезгә туры килүебез – язмыш икәнне аңладым», – дип яза җырчы сөйгәне белән бергә төшкән фотоларын шәрехләп, үзенең социаль челтәрләрендә.

Фото: © социаль челтәрләр

Гөлназ белән сөйгәнен бер-берсенә охшаган дип табучылар, аларга бәхет, тигез мәхәббәт теләүчеләр бик күп. Сәхнәдәш дусларының да җырчының егетен күргәннәре булмаган, ахры. «Сөбханаллаһ, күз тимәсен. Яшь аермасы дигәндә, егет шулхәтле карт микәнни дип уйлаячаклар. Син бик яшь һәм чибәр, Гөлназ», – дип язып калдырган әлеге пар турында алып баручы Ләйлә Дәүләтова. «Ниһаять күрсәттең син аны. Сез бик матурлар», – дип, Гөлназ өчен сөенгән җырчы Рамилә Хәйретдинова.

«Бәхетле булыгыз. Теге вакытта концертта күргән сыман буламмы соң шунда», «Оп-па, менә бу көтелмәгән борылыш! Мин сезнең өчен бик шат. Бәхетле булыгыз», – дип яза калганнар да.