ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Үзеңә кагылмаган нәрсәләргә кысылып йөрсәң, нәрсә була?

0

«Ал таң» мәчете телеграм-каналында чираттагы әхлак дәресе чыкты.

Үзеңә кагылмаган нәрсәне калдыр.

Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: «Кешенең үзенә кагылмаган нәрсәгә кысылмавы, исламының күркәм күрсәткече булып тора», - дигән (Тирмизи риваяте).

Чыннан да без үзебезгә бөтенләй кагылмаган нәрсәләргә борын тыгарга яратабыз. Асылда ул нәрсәләрне белү дә яки белми калу да безгә файда бирми. Әмма, нәфеснең бөтен җиргә кысыласы килә. Нәтиҗәдә кирәкмәгән нәрсәләр хакында фикер йөртүләр, сүз куертулар, хәбәр таратулар белән күпме файдалы вакытлар, күпме көчләр исраф китә.

Имам Шәфигый: «Өч нәрсә кешенең акылын арттырыр: галимнәр белән аралашу, изгеләр тирәсендә булу, үзеңә кагылмаган нәрсәләрдән ерак тору», - дигән.

Шуңа да, динебез кешегә гомерен дөньясы һәм ахирәте өчен файдалы булган шөгыльдә булырга өйрәтә.

Бүген ватсап, телеграм, ВКлар аша гына яше-карты бер файдасыз хәбәрләр, тузга язмаган яңалыклар укып, фотосурәтләр карап, аларны башкаларга таратып, үзләренең дә, башкаларның да кадерле көннәрен, гомерләрен урлыйлар.

Хәсән әлБасри: «Аллаһы бәндәсен Үзеннән ерагайтса, аңа үзенә кагылмаган файдасыз нәрсәләрдә булырга насыйп итә», - дигән.

Йә, Раббым, безне үзебезгә кагылмаган нәрсәләргә кысылып, гөнаһ җыюлардан сакла, диелә әлеге хәбәрдә.