Гөлназ Асаеваның ире Вилли Ришат Төхвәтуллин булып җырлый: «Мәтрүшкәләр җыям...»
Гөлназ Асаеваның ире Вилли (чын исеме – Вильдан Шәмсетдинов) машинасына кереп утыра да Ришат Төхвәтуллин булып җырлый башлый.
«Болыннарың, чишмәләрең, елгаларың, гөлләрең синең, авылым... Мәтрүшкәләр җыям, киптерепләр куям...»
Гөлназ тынычлана алмыйча көлә. Аннары иренә ияреп «Мәтрүшкәләр»не суза.
Бу хәлгә Ришат Төхвәтуллин ни дияр инде...