ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Бала мәете эченә чүпрәк тутырып биргәннәр»: ата-ана сабыйлары үлемендә гаеплеләрне эзли

0

Журналистларны хастаханәгә кертмиләр

Чиләбе. «Известия» төшерү төркемен 3нче шәһәр клиник хастаханәсеннән баш табибның шәхси карары буенча куып чыгаралар.

Дмитрий белән Еленаның баласы әлеге Чиләбе хастаханәсенең бала тудыру йортында 2,5 ел элек туган. Алар улларына Влад исемен кушканнар һәм хәтта чукындырырга да өлгергәннәр.

Бала табу яхшы гына уза. Малайны әнисеннән алалар һәм прививка ясыйлар. 5 сәгатьтән соң аның хәле начарлана.

Кечкенә Влад 8нче хастаханәдә 2 атна яши. Ә аннары вафат була.

«Без, балага реанимация гамәлләре башкарылмаган, дип уйлыйбыз. Бу – иртәнге биштә була, һәм, бәлки, алар йоклаганнардыр», – дип саный баланың әтисе.

Фото: © видеодан скриншот

Дмитрий һәм Елена Ершовлар – нибары 14 көн генә яшәп калган Владның әти-әнисе.

«Без нәрсә, баланы кибеттә сатып алдыкмы әллә? Бу бит курчак түгел!» – ди Дмитрий, ачуланып.

2 елдан артык алар үз тикшерүләрен алып баралар. Документлар белән 3 калын папка җыелган. Алар арасында медикларның ваемсызлыгын исбатлый алганнары да бар. Тик менә тикшерү ир белән хатынга бу мәгълүматларны эфирда яңгыратуны тыйган.

«Без җинаять эше буенча мәгълүматны таратмау турындагы документка кул куйдык. Безгә тикшерүче тарафыннан басым ясалды. Башта мин шәхсән бернәрсәгә дә кул куймаячагымны әйттем, ләкин тикшерүче: «Әгәр сез кул куймасагыз, без сезне җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булачакбыз», – дип әйтте», – ди баланың әтисе.

Ершовларның Елена йөкле вакытта күзәтелеп торган медүзәккә дә сораулары аз түгел. Ул – «Полимедика» ҖЧҖ. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшли. Ягъни ОМС кысаларында күрсәткән хезмәтләре өчен төбәк бюджетыннан акча ала.

Медицина учреждениесе җитәкчесе Роман Сәфәров Елена белән Дмитрийны танымавын әйтә. Барысын да хәтерләү мөмкин түгел, ди.

Тикшерү эшнең нечкәлекләрен күрсәтми

«Известия» мәгълүматлары буенча, җинаять эшендә Ершовларның балаларын карауда хокук бозулар булуын раслаучы документлар бар. Тиешле анализлар вакытында билгеләнмәгән һәм УЗИ нәтиҗәләре дөрес итеп каралмаган.

Фото: © видеодан скриншот

Әмма клиника хезмәткәрләре җинаять эшендә гомумән күренми. Ә медүзәк шул ук дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында эшләвен дәвам итә. Узган елгы акча әйләнеше – 500 миллион сумнан артык.

«Безнең илдә дәүләт-шәхси партнерлыгы, үз потенциалына карамастан, югары коррупция куркынычы белән бәйле. Бу, беренче чиратта, карарлар кабул итү процессының үтәкүренмәле булмавы һәм шактый финанс агымнары белән бәйле», – дип саный юрист Сергей Карпычев.

Атна саен, ай саен Дмитрий һәм Елена балалары ни өчен үлгән дигән сорауга җавап эзли. Алар Владка авыр диагнозлар куелуы турында берсе икенчесеннән куркынычрак булган тәфсилле хисаплар укый.

«Гаепләрен яшерүләре ачыктан-ачык, җаваплылык алырга теләмиләр. Әгәр дә җинаять эше элегрәк кузгатылган булса, күпләр, бәлки, үз вазифаларын югалткан булырлар иде», – ди элеккеге тикшерүче, җинаять эшләре буенча адвокат Максим Калинов.

Гаилә бар җирдә дә сүз куешылган белмәмешкә салышу белән очраша. Дөресрәге, барысы да закон кысаларында дигән формаль җаваплар ала.

Рәсми тикшерү эшнең нечкәлекләрен күрсәтми. Кыскача позиция шундый: җинаять составы юк.

Фото: © видеодан скриншот

«Катлаулы суд экспертизалары комплексы үткәрелде, шул исәптән балага күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты бәяләнде. Аның нәтиҗәләре буенча медицина ярдәме күрсәтүдә кече яшьтәге пациентның үлеменә китергән җитешсезлекләр ачыкланмады», – дип белдерә РФ Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Вячеслав Мишкин.

Ата-анасына органнары булмаган һәм чүпрәк-чапрак тутырылган гәүдә биргәннәр

Ершовлар гаиләсе эксгумациягә ирешә. 2024 елның маенда кабат суд-медицина экспертизасы уздырыла. Эксгумация күрсәткәнчә, сабыйның эчке органнары алынган, ә гәүдәсе чүпрәк-чапрак белән тутырылган була. Мондый «ачыш» ата-ана өчен шок була, анда шулай ук медицина җинаяте составын яшерү омтылышын күрәләр.

Медицина хокукы өлкәсендәге экспертлар, мондый медицина «эксперименты» легитим дип саналырга мөмкинме, дигән сорауга җавап бирә. Әйтик, судмедэкспертиза эшендә ризалык презумпциясе принцибы эшли, ул кешенең биологик үлеменнән соң органнарын яшерен тартып алу мөмкинлеген күздә тота. Принцип донор яки аның якыннары әле исән чакта ук ризасызлык белдергән очракта гына бозылырга мөмкин. Әлеге конкрет эпизодта органнар җинаять эше кысаларында баланың үлем сәбәпләрен ачыклау өчен алына.

Шуның белән бергә мәрхүмнең (өстәвенә, баланың) гәүдәсен чүпрәк-чапрак белән тутыруның әхлакый дәрәҗәсе турында закончалыклы сорау туа. Һәм бу очракта экспертлар чынбарлык куркыныч булса да, билгеле бер тыкшынуны таләп итә, дигән фикердә килешәләр. «Московский комсомолец»ка билгеле булганча, гәүдә торышын саклап калу өчен төрле манипуляцияләр ясала: эчке органнар булмаганда, тән каркасын тутырудан алып махсус массажга кадәр.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Недочукова үлгән баланың әти-әнисенә кабат уздырылган суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча «Бернинди хокук бозулар юк» дигән җавап җибәргән.

«Барысы да билгеләнгән протоколларга туры килә» дигән сүзләр Владның әти-әнисенең хәлен җиңеләйтми. Алар күргәннәр онытылырлык күренешләр түгел.

Кыскасы, өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгында бу куркыныч тарихка күптән нокта куйганнар. «Известия»гә, закон тарафыннан саклана торган сергә сылтап, рәсми ачыклама бирүдән баш тарталар. Бу чикләүләр Влад Ершовның әти-әнисенә кагылмый. Ләкин алар белән дә беркем сөйләшергә теләми.

Тик менә Елена һәм Дмитрий өчен улларының үлеме – статистика мәгълүматлары түгел, ә инде өченче ел дәвам иткән зур кайгы.

Фото: © видеодан скриншот

Тикшерү 2,5 ел дәвам итә. Эш кабинеттан кабинетка күчә. Тик менә тикшерү үзе алга бармый. Ершовлар, тикшерү эшен махсус озакка сузалар, дип уйлый.

«Күпчелек очракта җинаять җаваплылыгына тарту срогы бездә нибары 2 ел. Ләкин бүгенге көндә эшләр бик озак бара. Экспертизалар, һәм фактик буларак бу срок беренчел тикшерү стадиясендә үк тәмамлана. Шуңа күрә медикларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү бик катлаулы», – ди медицина адвокаты Юлия Казанцева.

Ә Ершовлар 2 атна яшәп калган сабыйларын берничек тә оныта алмый. Хәзер алар кабат экспертиза нәтиҗәләрен көтә. Һәм, ниһаять, дөреслекне белербез, дип өметләнәләр.

«ren.tv» һәм «Московский комсомолец»тан тәрҗемә.