ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2024

Җырчы Марсель Вәгыйзов: «Күпме мыскыл итәргә була тәртипле кешеләрне?»

0

Марсель Вәгыйзовка, машина кую урыны өчен түләмәгәнгә, штраф салганнар. Җырчы сүзләренчә, урын өчен ул һәрвакыт түли, ә штрафлар килә тора. Ягъни, җырчы мондый хәл белән беренче генә очрашмый. Бу хакта «Tatnews Tatar» Телеграм-каналы яза.

Парковка өчен тагын штраф килде. Мин боларны шунда вакытта 4 сәгатьлек итеп түләгән идем. Юк, малай, тагын килде штраф. Кичә инде ярты сәгать буе ызгыштым. Үзләренең хаталары бит. Болар мине урамдагы парковкада торган дип уйлаганнар. Ә чынлыкта фотода күренеп тора минем Академия урамында торганым. Кичә ярты сәгать кычкырышканнан соң «бармыйм судка, үзегезнең хатагызны үзегез төзәтегез» дидем. 7 ел эшләү дәверендә үз гаепләрен таный алмыйлар. Гафу үтенсәләр дә ярар иде.

Иң кызыгы да шунда – ул парковка өчен түләмәгән булсам, «ярар, мин гаепле» дип әйтер идем. Инде минем икенче мәртәбә шулай. Берсендә түләдем, ә алар 1-2 минут арасында штраф «чәпәп» киткәннәр. Аны инде мин үзем документларын судка җибәреп, эшләп караган идем, барыбер барып чыкмады ул. Бу юлы инде чыгырымнын чыктым. Күпме мыскыл итәргә була тәртипле кешеләрне, минәйтәм. Гаҗәп бит бу! Кемнең тагын шундый ситуациядә калганы бар, языгыз әле, – дип ах-зарын сөйләгән видеоларда Марсель.