ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Бисмилләһ, Әлхәмдүлилләһ, МәшаАллаһ, СөбхәнАллаһ – бу сүзләрнең кайсысын кайчан әйтергә?

0

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында кайсыбер сүзләрне куллану турында аңлаттылар.

Без бу сүзләрне еш ишетәбез, еш кына асыл мәгънәләрен аңлап бетермибез яки төгәл тәрҗемәсен белмибез. Ул сүзләрне кайчан кулланырга кирәклекне аңламыйбыз һәм кулланырга оялабыз.⠀

Әлхәмдүлилләһ

Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһыга мактау булсын». Мөселманнар бу сүзләрне Аллаһ Тәгаләгә теге яки бу игелекләр өчен рәхмәт укыганда әйтәләр.

Бисмилләһ

Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһы исеме белән». «Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим» дип укыла. Мәгънәсе: «Дөньяда да, Ахирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән».

Коръәннең күпчелек сүрәләре шушы сүзләр белән башлана. Коръән аятьләрен укыр алдыннан да шушы сүзләрне әйтергә кирәк.

Гомумән алганда, безнең теләсә кайсы эшебез, гамәлебез шушы сүзләрдән башланырга тиеш, чөнки барлык гамәлләребез дә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә ирешер өчен эшләнә.

ИншәАллаһ

Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә теләсә». Үтәлүе, булуы теләнелгән һәм көтелгән нәрсәләргә карата әйтелә.⠀

МәшаАллаһ

Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһы теләгәнчә». Берәр яхшы нәрсә турында сөйләгәндә яки мактау рәвешендә әйтелә.⠀

СөбхәнАллаһ

Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләгә бернинди кимчелекләр хас түгел». Гадәттә, искиткеч вакыйга, очрак булганда (яхшы да, яман да булырга мөмкин) әйтелә.⠀