ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Тарталеткада «сметанник» рецепты

0

Чәй янына җайлы һәм тиз генә тәмлүшкә әзерләргә тәкъдим итәм. Шулай ук камыр эшен яратмаучылар өчен да бик уңайлы булачак.

Әзер тарталеткада «сметанник» ясыйбыз.

15 тарталетка өчен 400 грамм кибет каймагы, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 йомырка, ванилин кирәк була.

Эчлекне яхшылап болгатырга һәм тарталеткаларга салырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада якынча 20 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова