ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Татар радиосы» алып баручыларын әниләрен «мам» дип котлаганга тәнкыйтьләгәннәр

0

«Татар радиосы» алып баручылары, якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап, күңелгә үтәрлек видеоролик төшергән. Радиода эшләүчеләр, әниләренә шалтыратып, аларга үзләренең яратуларын белдерәләр. Әниләрнең реакцияләре дә бик кызык. Кайсысы: «Ой, кызым, елата яздың, мин дә сине яратам», – дип җавап кайтара. Икенчеләре: «Мин дә сине яратам, нәрсә булды?» – дип аптырап кала. «Радиодан берәр уен бара, ахры», – дип, барысын да аңлап алучы әниләр да була.

Видеоны караучыларга, аеруча да, Зилә Сабитованың әнисе белән сөйләшүе ошаган. Алып баручының, әнисенең тавышын ишетүгә үк, күңеле тула. «Әниләр көненә видео төшерәбез, ләкин мин сине барыбер яратам инде», – дип, дөресен әйтеп бирергә туры килә.

«Зилә, зараза, елаттың», «Нәрсә булды» дигәне бигрәк кызык», «Безнең әниләр матур сүзләргә ияләнмәгән шу-у-ул. Ешрак әйтәсе иде аларны», – дип язалар радионың сәхифәсен караучылар.

Кайбер ди-джейларның әниләренә «мам» дип эндәшүенә аптырап: «Татар радиосы алып баручылары, ни өчен «мам» соң ул? Рәхәтләндереп «әни, мин сине яратам» дип авыз тутырып әйтмисез, әниләрегезнең йөрәкләрен рәхәтләндереп. Ахырдан әйткән кыз ничек матур итеп, ихлас әйтте. Әнисенең түгел, безнең күзләргә яшьләр тулды», – дип тәнкыйть итүче дә очраган.